Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Көзге кросс 11.10.2017

Район үзәгендә СССРның җиңел атлетика буенча спорт остазы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 нче елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Ф.Ш.Шәемов призына уздырылган кросста укучыларыбыз – Вакилов Л., Сабирова С., Муллагалиева А., Габдуллин Ф. катнашты. Вакилов Ленар 2 урынга лаек булды. Укытучылары: Нургалиев И.И.
-
Наставничество 11.10.2017

В рамках реализации программы "Наставничество молодых педагогов РТ" сегодня была организована встреча Валиевой Эльвиры Фанисовны (наставник РТ) и Атнагуловой Елены Альбертовны с молодыми педагогами Рахматуллиной Эльвирой Данифовной и Мухаметяновой Резедой Разифовной. Молодым учителям была оказана методическая помощь в их педагогической деятельности. Обсуждались трудности в преподовании и пути их решения.
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез! 07.10.2017

Мәктәптә укытучыларның һөнәри бәйрәмнәренә багышланган бәйрәм үткәрелде.Бәйрәмгә озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветераннар чакырылды. Концерт укучыларның җырлары, шигырьләре белән аралашып барды, соңыннан бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
Өлкәннәр көне 06.10.2017

Укучылар үзләренең җыр-биюләре белән Бүләк авылы өлкәннәрен дә бәйрәм белән котладылар.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләп 05.10.2017

Өлкәннәр көне уңаеннан авылның мәдәният йортында бәйрәм тантанасы уздырылды. Өлкәннәр хөрмәтенә укучылар концерт күрсәттеләр.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2017

Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт куючы хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Тормышыгызда һәм эшегездә сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын.
-
Ярминкәдә 03.10.2017

2 октябрь көнне район үзәгендә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан ярминкә оештырылды. Безнең мәктәп коллективы бу чарада актив катнашып, район халкына бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән кайнатмалар тәкъдим итте.
-
Өлкәннәр ункөнлеге 01.10.2017

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан укучылар белән әңгәмәләр уздырылды, чаралар планы төзелде.
-
Укытучылар көне белән! 28.09.2017

Республикада беренчеләрдән булып безнең районда 28 сентябрь көнне мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү тантанасы уздырылды. Бәйрәм чарасы район мәдәният йортында оештырылды.Бәйрәм чарасында районның иң яхшы укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр белән тәбрикләнделәр. Бүләкләнү мизгелләреннән соң районыбыз укытучыларына, аларны бәйрәмнәре белән котлап, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз концерт программасын тәкъдим итте. Мондый үзенчәлекле бүләкне мөгаллимнәребезгә район хакимияте ясады.
-
Гриппка каршы прививка 27.09.2017

Укучылар һәм укытучылар гриппка каршы прививка ясаттылар.













