Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
“Знатоки природы” интеллектуаль уенында “Маҗара эзләүчеләр” номинациясендә җиңүгә ирештек 22.12.2018

21 нче декабрь көнне 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә волонтерлар елына багышланган регионара “Знатоки природы” интеллектуаль уены булды. Бу уенда мәктәбебезнең 7-8 нче сыйныф укучылары Кашапов Салават, Хасаншин Алмаз, Варин Фидан уңышлы чыгыш ясадылар. Алар “Маҗара эзләүчеләр” номинациясендә җиңүгә ирештеләр. Укытучылары - биология, география укытучысы Рахимова А.Т. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Чиреклек контроль эшләр 20.12.2018

Уку елының икенче чиреге ахырына якынлашты. Узган атнада 4 класс укучылары контроль эшләр эшләсә, бу атнада 5-9 класс укучылары чиреклек контроль эшләр эшлиләр.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара 20.12.2018

2 нче чирек төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Мәктәптә "урак өсте". Шулай булуга да карамастан, укучылар ныклап Яңа Ел бәйрәмен көтәләр: класс-кабинетларны бизиләр, яңа җырлар өйрәнәләр, "Кышкы әкият" тамашасына әзерләнәләр.
-
Мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен район семинары 18.12.2018

18 нче декабрь көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен район семинары уздырылды. Семинарда “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дип аталган тема астында әтиләр советының еллык утырышы оештырылды. Алар тарафыннан семинарда катнашучыларга мастер-класслар күрсәтелде. Семинарда мәктәбебез директоры Файрушина Г.Г. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Д.Т. катнаштылар.
-
Мәктәбебез коллективы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын тамаша кылды 17.12.2018

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле — Татарстанның Актаныш районы үзәге Актанышта урнашкан мәдәният оешмасы, Татарстан Республикасының автономияле дәүләт учреждениесе «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле. Бүген – 17 декабрьдә данлыклы, бай тарихлы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш сәхнәсендә – район мәдәният йортында имтихан тотты. Безнең коллектив та әлеге концертны тамаша кылды.
-
Лекции для директоров школ и их заместиетей 16.12.2018

Сегодня - 16 декабря на базе технологического техникума для директоров школ и заведующих детских садов Актанышского района читает лекции на темы «Цифровая трансформация школы» и «Управление школой на основе данных» директор центра развития лидерства в образовании Высшей школы экономики, кандидат психологических наук, доцент Павела Сергоманов из Москвы.
-
“Педагогик дебют” бәйгесенең 1 нче туры уздырылды 15.12.2018

13 -14 нче декабрь көнне Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбендә “Ел укытучысы – 2019” бәйгесе кысаларында яшь укытучылар арасында оештырылган “Педагогик дебют” бәйгесенең 1 нче туры уздырылды. Анда безнең мәктәптән рус теле һәм татар теле укытучылары Нагимова З.У. һәм Рахматуллина Э.Д. катнаштылар. Алар ачык дәрес белән ачык чара күрсәттеләр. Аннары бәйгедә катнашучылар үткәрелгән дәрес һәм чараларына үзанализ бирделәр, жюри рәисләре белән әңгәмә кордылар.
-
О проведении Республиканского родительского интернет-собрания 14.12.2018

Во исполнение плана работы Министерства образования и науки Республики Татарстан 14.12.2018 с 16.00 до 17.30 состоится Республиканское родительское интернет-собрание «Этика педагогических отношений».
-
Аудиокниги из Татарского книжного издательства 13.12.2018

Татарское книжное издательство приступило к реализации грандиозного литературного проекта – создание аудиокниг.
-
Тәрбия эше буенча директор урынбасары семинарда булып кайтты 13.12.2018

12 нче декабрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Шәхеснең иҗади үсешен тәэмин итүдә дәрес, класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшенең бердәмлеге” темасы астында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен семинар уздырылды. Биредә безнең мәктәптән тәрбия эше буенча директор урынбасары Мусина Д.Т. катнашты.













