Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Салихов Ильнар Шайхенурович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Сафаровской школы
Бүгенге җыелышның төп нәтиҗәләре
Опубликовано: 15.09.2026Уку елы имин булсын! Бүгенге җыелышның төп нәтиҗәләре ????️
Бүген мәктәбебездә уку елына җитди әзерлек кысаларында бик мөһим очрашу узды. «2026/2027 уку елында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм балаларның иминлеген тәэмин итү» темасына багышланган ата-аналар җыелышында безнең белән бергә җаваплы вәкилләребез дә булды.
Алар:
???? Хәсәнова Илиза Камил кызы – полиция капитаны, Актаныш районы буенча ПДНның өлкән инспекторы.
???? Муллаяров Айзат Тәлгатович – район башкарма комитетының балигъ булмаганнар комиссиясе белгече.
???? Гайнуллина Рузалия Рузалин кызы – мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Сөйләшү барышында балаларның иминлеге, аларны мошенниклардан, төнге вакытта урамда йөрүдән һәм хокук бозулардан саклау мәсьәләләре күтәрелде.
Мәктәп директоры Салихов Илнар Шәйхенурович җыелышка йомгак ясап, ата-аналарга актив катнашканнары һәм балаларының тәрбиясенә битараф булмаганнары өчен зур рәхмәтен белдерде. «Балаларыбызның иминлеге – барыбызның да уртак бурычы. Мәктәп һәм гаилә бердәм булганда гына, без уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз», – диде ул.
Уку елы имин һәм файдалы узсын! ????
#МәктәпИминлеге #АктанышПДН #Тәрбия #20262027 #БердәмБезКөчле
К списку новостей















