Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Салихов Ильнар Шайхенурович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
-
Укытучылар көне: хезмәт һәм иҗат бәйрәме! 07.10.2026

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чара узды. Бу көн — җәмгыятьтәге иң гуманлы, җаваплы һәм абруйлы һөнәр ияләренең һөнәри бәйрәме, мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт куючыларны зурлау, аларга рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге. Чарада районның барлык мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.. Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — хезмәт алдынгыларына һәм төрле һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган педагогларга бүләкләр тапшыру булды. * Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы «Иң яхшы туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында II урын яулавы өчен мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Бу казаныш — Ләйлә Шәйхенур кызының туган телебезне саклау һәм үстерү өлкәсендәге югары профессионализмы, иҗади эзләнүләре һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Шулай ук бәйрәмдә Гильмуллина Чулпан Зөлфәт кызы да игътибар үзәгендә булды. Ул үзенең педагогик хезмәт юлындагы юбилеен билгеләп үтә. Аның озак еллар дәвамында мәгарифкә багышланган намуслы хезмәте истәлек бүләге белән билгеләп үтелде. Кичә матур концерт номерлары белән үрелеп барды, анда сәхнәне мәктәп укучылары һәм укытучыларның үзешчән сәнгатьтә катнашучылар коллективлары бизәде. Бәйрәм белән, кадерле укытучыларыбыз! Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, иҗади илһам һәм ныклы сәламәтлек телибез
-
Укытучылар көне: мәктәп алкышлардан гөрләгән көн! 05.10.2026

Бүген мәктәбебездә бик үзенчәлекле көн булды. Безнең талантлы укучыларыбыз укытучыларга, чын бәйрәм — якты, эмоциональ һәм бик дулкынландыргыч итеп каршы алдылар.
Укытучыларыбызның бәхеттән балкыган күзләрен күрү — балалар өчен дә, безнең барыбыз өчен дә иң зур бүләк.
Кадерле укытучыларыбыз! Һәрбер көнебез өчен, биргән белемнәрегез, ярдәмегез һәм безгә ышанганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез — мәктәбебезнең йөрәге! Бәйрәм белән сезне! -
Ветеран укытучыларыбызны котлап кайттык. 05.10.2026

Сезнең күпьеллык фидакарь хезмәтегез, бай тәҗрибәгез һәм укучыларга булган
чиксез мәхәббәтегез безнең өчен бик кыйммәт. Сез меңләгән баланы укыттыгыз,
аларны тормышка әзерләдегез, яхшы кешеләр итеп үстердегез. Сезнең хезмәтегез
— ул бөтен бер дәвер, ул — меңләгән язмыш.Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм гаилә бәхете телибез.
Укучыларыгыз сезне һәрвакыт хәтерләсен, ихтирам итсен.Бәйрәмегез мөбарәк булсын!















