Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Салихов Ильнар Шайхенурович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 12.10.2026

Бүгенге мөһим сөйләшү “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” темасына багышланган иде.
Хәзерге заманда интернет тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ул белем алу, эш, аралашу һәм ял итү өчен гаҗәеп мөмкинлекләр ача. Әмма виртуаль дөньяның яктылыгы белән беррәттән, аның күләгәле яклары да бар: мошенниклык, шәхси мәгълүматны урлау, кибербуллинг һәм башка куркынычлар. Сөйләшү барышында үзебезне һәм шәхси мәгълүматларны, ялган мәгълүматтан һәм алдау схемаларынан саклану чараларын тагын бер тапкыр искә төшердек. Саклану чараларын белү — цифрлы дөньяда имин яшәүнең нигезе булуын ачыкладык.
-
12.10.2026

-
Әти һәм ул — бер команда! 09.10.2026

Бүген Актаныштагы «Батыр» спорт комплексы җылылык һәм сәламәт көндәшлек рухы белән тулды! Әтиләр көне уңаеннан биредә гаилә ярышлары узды: әтиләр һәм уллары бергәләп сынауларын уздылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм бергә булганда барысын да булдыра алуларын расладылар!
Сәфәр мәктәбен бу ярышларда Салиховлар гаиләсе лаеклы рәвештә тәкъдим итте — әти Илнар һәм ул Искәндәр. Бу, укытучылык стажы 200 елдан артып киткән гаиләдә, мондый чараларда катнашу — ул спорт кына түгел, ә традицияләрне дәвам итү, бердәмлек һәм рух ныклыгы үрнәге.
Без катнашучыларыбыз белән горурланабыз! Искәндәр, син — лаеклы алмаш, ә Илнар — чын әти-остаз үрнәге.
-
Укытучылар көне: хезмәт һәм иҗат бәйрәме! 07.10.2026

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чара узды. Бу көн — җәмгыятьтәге иң гуманлы, җаваплы һәм абруйлы һөнәр ияләренең һөнәри бәйрәме, мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт куючыларны зурлау, аларга рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге. Чарада районның барлык мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.. Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — хезмәт алдынгыларына һәм төрле һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган педагогларга бүләкләр тапшыру булды. * Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы «Иң яхшы туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында II урын яулавы өчен мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Бу казаныш — Ләйлә Шәйхенур кызының туган телебезне саклау һәм үстерү өлкәсендәге югары профессионализмы, иҗади эзләнүләре һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Шулай ук бәйрәмдә Гильмуллина Чулпан Зөлфәт кызы да игътибар үзәгендә булды. Ул үзенең педагогик хезмәт юлындагы юбилеен билгеләп үтә. Аның озак еллар дәвамында мәгарифкә багышланган намуслы хезмәте истәлек бүләге белән билгеләп үтелде. Кичә матур концерт номерлары белән үрелеп барды, анда сәхнәне мәктәп укучылары һәм укытучыларның үзешчән сәнгатьтә катнашучылар коллективлары бизәде. Бәйрәм белән, кадерле укытучыларыбыз! Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, иҗади илһам һәм ныклы сәламәтлек телибез
-
Укытучылар көне: мәктәп алкышлардан гөрләгән көн! 05.10.2026

Бүген мәктәбебездә бик үзенчәлекле көн булды. Безнең талантлы укучыларыбыз укытучыларга, чын бәйрәм — якты, эмоциональ һәм бик дулкынландыргыч итеп каршы алдылар.
Укытучыларыбызның бәхеттән балкыган күзләрен күрү — балалар өчен дә, безнең барыбыз өчен дә иң зур бүләк.
Кадерле укытучыларыбыз! Һәрбер көнебез өчен, биргән белемнәрегез, ярдәмегез һәм безгә ышанганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез — мәктәбебезнең йөрәге! Бәйрәм белән сезне! -
"Сила слова. Ко Дню учителя" 05.10.2026

На этой неделе в рамках проекта «Разговоры о важном» наши ученики погрузились в удивительную тему — «Сила слова», приуроченную ко Дню учителя. Ребята с большим интересом обсуждали, как слово педагога может вдохновить на подвиги, поддержать в трудную минуту и открыть путь к знаниям. В ходе живого диалога школьники пришли к выводу, что учитель — это не просто источник информации, а наставник, чей голос остается в сердце на всю жизнь. Занятие прошло на одном дыхании: дети делились историями о своих любимых педагогах и размышляли о том, как важно бережно относиться к сказанному. Такие встречи помогают нам воспитывать чуткость и уважение к труду учителя.
-
Ветеран укытучыларыбызны котлап кайттык. 05.10.2026

Сезнең күпьеллык фидакарь хезмәтегез, бай тәҗрибәгез һәм укучыларга булган
чиксез мәхәббәтегез безнең өчен бик кыйммәт. Сез меңләгән баланы укыттыгыз,
аларны тормышка әзерләдегез, яхшы кешеләр итеп үстердегез. Сезнең хезмәтегез
— ул бөтен бер дәвер, ул — меңләгән язмыш.Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм гаилә бәхете телибез.
Укучыларыгыз сезне һәрвакыт хәтерләсен, ихтирам итсен.Бәйрәмегез мөбарәк булсын!
-
Истәлек такталары ачылды! 02.10.2026

Мәктәбебездә төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, үз бурычларын намус белән үтәгән егетләребез хөрмәтенә истәлек такталары ачылды.
Чарада район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, мәрхүмнең якыннары һәм авылдашлары катнашты.
Чечня сугышында башын салган Рәмзил Заһитов, махсус хәрби операциядә һаләк булган Закир Зиннуров, Альберт Южаков һәм Рәмдил Хәбировның исемнәре мәңгеләштерелде. Аларның кыюлыгы, Ватанга булган мәхәббәте һәм фидакарьлеге һәрвакыт үрнәк булып калачак.
-
Зачем человеку читать? 28.09.2026

28 сентября прошло занятие из цикла «Разговор о важном» в начальных классах на тему: «Зачем человеку читать? "
В ходе занятия ученики обсудили, какую роль чтение играет в жизни человека. Ребята активно делились своими любимыми книгами и жанрами, рассуждали о том, как чтение развивает воображение, речь и мышление, помогает лучше понимать себя и окружающих. Дети пришли к выводу, что лучший путь к знаниям лежит через чтение книг, а самым популярным словом занятия стала «библиотека». Занятие прошло в формате живого диалога и вызвало большой интерес у учащихся.
-
2026 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. 26.09.2026

Габдулла Тукай — татар әдәбиятының иң якты йолдызы, милли рухыбызның мәңге сүнмәс учагы. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына гашыйк итә, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.
Бөек татар шагыйренең 140 еллыгы уңаеннан китапханәдә «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» дип аталган квест-уен үткәрелде. Чара Пушкин картасы нигезендә оештырылды.
Чара барышында укучылар Габдулла Тукай иҗаты буенча биремнәр чиште, әкиятләрен һәм шигырьләрен исләренә төшерде, әсәрләре аша халкыбызның рухи байлыгына сәяхәт кылды.
Китапханәче Фирүзә апага оештырган бу истәлекле чара өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез!















