Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Математик кичә 30.11.2018

Математика атналыгы дәвамында 5-6 класслар арасында "Серле утрау янында диңгез сугышы" дигән кичә булып узды. Укучылар ике командага бүленеп мәсьәләләр чиштеләр, "Серле утрау"дан хәзинә эзләделәр. Күренекле математиклар тормышыннан, математика фәне тарихыннан яңа мәгълүматлар белделәр, математика фәне белән кызыксыну фикерләү сәләтен үстерүгә, дәрестән тыш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүгә чыннан да ярдәм итә икән дигән фикергә килеп таралыштылар.
-
Математика атналыгы 28.11.2018

26 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр мәктәптә математика-физика атналыгы уза. Атналык дәвамында төрле кызыклы кичәләр, конкурслар уза. Укучылар телдән иң тиз исәпләүче бәйгесендә, сканвордлар төзүдә, рәсемнәр ясап, газеталар чыгарып көч сынашалар, иң көчлеләрне ачыклыйлар.
-
Математикадан олимпиада нәтиҗәләре 24.11.2018

22 нче ноябрь көнне районда математика олимпиадасының муниципаль туры булып үтте. Безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Мирзамәхмүтов Ильяс призер, 7 класс укучысы Ямиев Динар җиңүче булдылар. Котлыйбыз!
-
Секреты дружного класса
24.11.2018
22 ноября в РДК прошёл финал муниципального этапа республиканского конкурса "Секреты дружного класса". Свой секрет дружного класса раскрыли учащиеся и родители 7 класса нашей школы и заняли II место. В рамках конкурсных мероприятий родительский комитет продемонстрировал визитную карточку, защиту проекта и выставку про свой класс. Поздравляем и желаем успехов!.
-
Математик карусель 20.11.2018

Бүген, ягъни 20 ноябрь көнне, Байсар мәктәбендә 5-6 класслар арасында "Математик карусель" конкурсы булып узды. Бәйгедә 28 мәктәптән 32 команда катнашты. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләнделәр.
-
Математика укытучылары семинары 20.11.2018

20 ноябрь көнне Байсар мәктәбендә “ФГОС нигезендә дәресне проектлау этаплары” дигән темага математика укытучыларының район семинары булып узды. Семинарда 28 укытучы катнашты. Математика укытучысы Ямиев Р.Ф. 7 класста алгебрадан ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан дәрескә анализ ясалды, район укытучыларының киңәшмәсе булды.
-
"Буду бдительным на льду и на воде" 19.11.2018

В целях профилактики и предупреждения несчастных случаев с учащимися и детьми на водных объектах, с 30 октября по 13 ноября текущего года в образовательных организациях района проводился муниципальный этап конкурса «Буду бдительным на льду и на воде». Из нашей школы участвовала ученица 1 класса Хабирянова Рузалина Рузилевна (Руководитель Муфтиева Г.А.)
-
Мәктәп яны лагере 08.11.2018

Көзге каникуллар вакытында мәктәптә укучылар өчен лагерь эшләде. Монда укучылар төрле түгәрәкләргә йөреп, спорт уеннарында катнашып вакытларын файдалы итеп үткәрделәр. Төрледән-төрле экскурсияләр дә бик күңелле узды.
-
Укучылар участок амбулаториясендә экскурсиядә 08.11.2018

"Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш." - ди врач Фазлыева Г.Н.
-
Амбарга экскурсия 08.11.2018

Бүгенге көндә икмәкне без машиналар ярдәмендә үстерәбез.Ә элекке вакытта алай булмаган. Иген игү иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган.Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң әйбәт күлмәкләрен кигән.Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Ул вакытта кәкре сабан белән җир сөргәннәр, кул белән чәчкәннәр, урак белән урганнар, кул тегермәне ярдәмендә бодайдан он тарттырганнар.Хәзер без башка заманда яшибез, әмма икмәк элеккечә үк кадерле.Ипекәйгә багышлап, шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз күп кенә әсәрләр иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Р. Миңнуллинның “Ипи булса” шигыре:
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә,
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә-
Безгә куәт өстәргә!
Ипи булса табында
Булдырам мин барын да!













