Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
9 класс укучылары өчен 21.05.2018

18 май көнне, 13.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Э.Н.Фаттаховның 9 класс укучылары белән очрашуы булып узды. Әлеге чарада 9 класс укучылары, класс җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
-
Укучылар чыгыш ясый 19.05.2018

Кичә, 18 май көнне, Актаныш Балалар сәнгать мәктәбе укучылары бер еллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, үз һөнәрләрен Актаныш тамашачысы һәм әти-әниләр хозурына тәкъдим итте. Безнең мәктәп укучылары 2 бию белән чыгыш ясадылар. Хисап концертын район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары да тамаша кылды.
- Май ае яңалыклары 14.05.2018
-
Акция "Чистый обелиск" 14.05.2018

-
Чисталык айлыгы 14.05.2018

Чисталык айлыгы кысаларында мәктәп яны территориясе җыештырылып тәртипкә китерелде. Чисталык бары тик үзебездән тора.
-
Тыл ветераннары белән очрашу 14.05.2018

7 нче май көнне мәктәптә тыл ветераннары белән очрашу узды. Ветераннар үзләренең үткәннәрен сөйләделәр, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга өлкәннәрдән җаваплар алдылар. Ветераннар үзләренең матур теләкләрен әйттеләр.Очрашу чәй табыны янында тәмамланды.
-
Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика буенча эстафета 14.05.2018

4 май көнне Актанышта җәйге спорт сезонын ачу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика буенча эстафета булып узды. Күркәм традициягә әверелгән әлеге чарага район җирлегендәге мәктәпләр, гадәттәгечә, бик теләп катнашты. Ярышларның төп максатлары: укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәпләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру. Әлеге ярышта безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясады.
-
Вахит Имамов белән очрашу 14.05.2018

12 май көне мәктәбебездә язучы якташыбыз, авылдаш Вахит Имамов белән очрашу булып узды. 3 сәгатьтән артык барган очрашуда Вахит абый үзенең истәлекләре белән уртаклашты, укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 14.05.2018

-
Мультфильм ясаучылар белән очрашу 20.04.2018
Мультфильм ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы. Аны камилләштерү, заман белән бер адымда алып бару - бүгенге көн таләбе.Моннан берничә ел элек кенә оешып, хәзер инде Россиядә генә түгел, чит илдә дә танылган "Татармультфильм" оешмасы үз алдына нәкъ шушы максатны куйган. "Татармультфильм" студиясе бүген Республика районнарына чыгып, әлеге юнәшлештә саллы, нәтиҗәле хезмәт башкара.Берләшмә бүген Актаныш укучылары өчен мультфильм дигән серле дөньяның "пәрдә артын" күрсәтте. Районның һәр мәктәбеннән килгән укучылар масстер-класс дәвамында мультфильм карап хозурланган дип ялгыша күрмәгез, алар бүген үзләре аны ясау серләренә төшенде.Мультфильм ясаучылар белән оештырылган очрашу 3 сәгатькә якын дәвам итте. Хәер, шушы вакыт эчендә сәгатькә күз салучылар булдымы икән залда? Мөгаен, юктыр! Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100ел тулуга багышланган видеофильм, онытылып аралашу, рәсемнәр ясап, аларга сулыш өрү – мизгелгә тиң сихери әверелеш булды, ахры.Әлеге чарада безнен мәктәптән 7 сыйныф укучысы Гәлләмова Ләйсән катнашты. Ул Актанышның үзенчәлекле истәлекле урыны итеп паром проектын тәкъдим итте.













