Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | Baysarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Эшлекле очрашу 29.12.2018

"Ел укытучысы" конкурсында җиңгән укытучылар белән район башлыгы Э.Н.Фәттахов белән очрашу үткәрелде. Безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Мурзина Э.Д. үз номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Хакимият башлыгының чыршы бәйрәме! 29.12.2018

27 декабрь көнне “Бүләк” базасында мәктәп тормышында алдынгы укучылар өчен хакимият башлыгы “Чыршы бәйрәме” үткәрелде. Бу бәйрәмдә безнең мәктәптән 9 класс укучысы Хәйриева Эльза һәм 8 класс укучысы Гәлләмова Ләйсән катнаштылар. Укучыларны исемле кубок һәм яңа ел күчтәнәче белән бүләкләделәр.
-
Актанышта “Ел укытучысы – 2019” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр 29.12.2018

“Инглиз теле укытучысы” номинациясе муниципаль этабы җиңүчеләре:
3 урын – Хуҗина Илсөяр Дилфас кызы – Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын – Солтанова Ләйсән Илсур кызы–Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе;
1 урын – Мурзина Эльвира Даннур кызы – Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе. -
Педагогик киңәшмә 29.12.2018

Бүген мәктәптә чираттагы педагогик киңәшмә булып узды. 2018-2019 нчы уку елының беренче яртыеллыгына йомгак ясалды.
-
Яңа ел белән! 29.12.2018

Дуслар! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!
-
"Урок цифры" 07.12.2018

«Урок цифры» — всероссийская образовательная акция, в рамках которой школьники с 1 по 11 класс смогут в игровой форме познакомиться с основами программирования и погрузиться в увлекательный мир цифровых технологий.
«Урок цифры» проходит по всей стране с 3 по 9 декабря 2018 г. Уроки идут в каждой школе во всех учебных параллелях с 1 по 11 класс. Акция посвящена Дню информатики в России и представляет собой цикл необычных уроков информатики с практической тренировкой навыков программирования. Уроки планируется проводить раз в месяц с февраля по май 2019 г. Каждый из них будет посвящен определенной теме и направлен на развитие цифровых знаний и навыков по направлению «Кадры и образование» в рамках национальной программы «Цифровая экономика Российской Федерации». В нашей школе на данном уроке участвовали 23 ученика.
-
Туган телем – әдипләр теле 06.12.2018

5 нче декабрь көнне Гумнитар гимназия – интернат базасында бакчачы, агроном, педагог, икътисадчы, галим, язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, геодезист, топограф Фарсель Зиатдиновка багышланган “Туган телем – әдипләр теле” исемле VI Республика фәнни – гамәли конференция уздырылды. Безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Галләмова Ләйсән “Фарсель Зиятдинов иҗатында экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләре” дигән темага чыгыш ясады һәм мактаулы 2 нче урынга ия булды. (Әзерләгән укытучы – Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы) Котлыйбыз!
-
Чаңгы ярышы 03.12.2018

1 декабрь көнне Актанышның “Бүләк” чаңгы тарссасында кышкы спорт сезонын ачу тантанасы булып узды. Бирегә район мәктәпләреннән чаңгы спортын үз итүче 166 укучы җыелды. Безнең мәктәп командасы да матур гына чыгыш ясап кайтты. Физкультура укытучысы Кәлимуллина Гөлнара Рафик кызы хатын-кызлар арасында 2 урын яулады. Чаңгы ярышында җиңүчеләргә грамота һәм медальләр тапшырылды. Котлыйбыз!
-
Математик көч сынашу 30.11.2018

Физик мәгълүматларны укучы үзе мөстәкыйль рәвештә аңлап,иҗади үзләштергәндә генә аларны оста һәм файдалы итеп куллана ала. Физика һәм математика акылны дисциплиналаштыра, логик фикер йөртергә өйрәтә. Шушы максатлардан чыгып 7-9 класслар арасында физика-математика буенча кичә булып узды. Төрле тәҗрибәләр үткәрелде, кызыклы сорауларга җаваплар табылды.
-
Каз өмәсе 30.11.2018

Бүген мәктәптә балаларны татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" йоласы белән таныштыру, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру максатыннан "Каз өмәсе-авыл бизәге" дигән бәйрәм уздырылды. Балалар татар халык уеннарын бик яратып уйнадылар, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр. Авыл халкы элек-электән күп көч сорый торган эшләрне ирекле рәвештә җыелышып, күмәкләшеп башкарган. Күп каз асраган гаиләләрдә каз өмәсен оештыруны тормыш үзе таләп иткән. Өмәдә барыннан да элек кызларның уңганлыгы сыналган. Булачак кайнаналар үзләренә ошаган кызларны шунда билгеләп куйганнар. Борынгы әби-бабаларыбыз казларны бик яратканнар. Күргәнебезчә, каз өмәсе авыл тормышының бер бизәге. Бу гадәтебез яшь буынга кире әйләнеп кайтыр дип ышанасы килә.













