Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
-
Без наркотикларсыз яшәү яклы/ Мы за жизнь без наркотиков. 02.02.2026

Безнең мәктәптә, югары сыйныф укучылары өчен, наркотиклар куллануның зыяны, наркотиклар куллану һәм тарату өчен җинаять җаваплылыгы турында фильм күрсәтелде. Фильм профилактик характерда иде, ул балаларда көчле тәэсир калдырды. Балалар тәмәке тарту, алкоголизм, наркоманиянең кеше сәламәтлегенә тәэсире белән бәйле сорауларга җаваплар ишеттеләр. Укучылар сәламәт яшәү рәвешен сайлауны, һәр кеше аңлы рәвештә һәм мөстәкыйль рәвештә ясарга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар
В нашей школе, для старшеклассников, состоялся показ фильма, о вреде употребления наркотиков, о наказании за употребление и распространение наркотиков. Фильм носил профилактический характер, произвел сильное впечатление на ребят. Ребята слышали ответы на вопросы, связанные с влиянием курения, алкоголизма, наркомании на здоровье человека. Школьники сделали вывод, что выбор в пользу здорового образа жизни каждый человек должен сделать сознательно и самостоятельно.
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары /Районный семинар для заместителей директоров по учебно-воспитательной работе. 24.01.2026

22 январь көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарларының «Шәхеснең уңышлы социальләшүе һәм гражданин-патриот булып формалашу факторы буларак мәктәп киңлеге»темасына район семинары узды. Семинарда район мәгариф идарәсе белгечләре һәм методистлары, шулай ук мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты. Семинар эшендә мәгариф идарә җитәкчесенең урынбасары Д. З. Исламова катнашты. Чара мәктәп буенча экскурсиядән башланды, мәктәбебез укучылары мәктәпнең туган якны өйрәнү музее буйлап экскурсия үткәрделәр Шулай ук балалар иҗаты күргәзмәсе белән таныштырдылар. Семинарда катнашучылар балалар бакчасында «Балачак-бәхет иле " исемле чара карадылар. Семинарның практик өлешендә предмет укытучыларының ачык дәресләре тәкъдим ителде: «Җимешләр һәм аларның классификациясе» (Харисова И. М..), "Технологик карта буенча конструктив материаллардан эшләнгән әйберләр" (Фәттахова Л. Д.), «Виет теоремасы» (Фәрдиева Л. Р.), "СПП с придаточными обстоятельственными. Придаточные причины»(Сөләйманова А. Н.); класстан тыш чара: Г. Камалның «Беренче театр» пьесасыннан өзек. (Вазетдинова Т. М., Кирамова И. Д.), Семинарның темасы буенча мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары Хәбирова Г. Д., Нуруллин Р. З., Фазлыева Л. М., Муллаянова К. Ф. чыгыш ясадылар. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Вазетдинова Т. М. «Үзебезне үзебез өчен саклыйк» дигән психологик тренинг үткәрде. Семинар мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Д. З. Исламова чыгышы белән тәмамланды. Ул семинарны оештырган өчен Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең идарә итү командасына рәхмәт белдерде, семинарның эчтәлекле булуын, аның бик күп файдалы мәгълүмат бирүен билгеләп үтте.
22 января в МБОУ«Бугадинская ООШ» состоялся районный семинар заместителей директоров школ по учебно-воспитательной работе по теме «Школьное пространство как фактор успешной социализации и гражданско-патриотического становления личности». На семинаре присутствовали специалисты и методисты из районного управления образования, а так же заместители директоров школ по УВР. В работе семинара участвовала заместитель начальника «Управление образования» Исламова Д. З. Мероприятие началось с экскурсии по школе, учащиеся нашей школы провели экскурсию по школьному краеведческому музею. Также познакомились с выставкой детского творчества. Участники семинара посетили мероприятие в детском саду «Балачак – бәхет иле». В практической части семинара были представлены открытые уроки учителей предметников: «Плоды и их классификация» (Харисова И. М.), «Изделия из конструктивных материалов по технологической карте» (Фаттахова Л. Д.), «Теорема Виета» (Фардиева Л. Р.), «СПП с придаточными обстоятельственными. Придаточные причины»(Сулайманова А. Н.); внеклассное мероприятие: Пьеса Г. Камала «Первый театр» (Вазетдинова Т. М., Кирамова И. Д.), По теме семинара выступили заместители директоров школ по учебно-воспитательной работе Хабирова Г. Д., Нуруллин Р. З., Фазлыева Л. М., Муллаянова К. Ф. Заместитель директора УВР «Бугадинской ООШ» Вазетдинова Т. М. провела психологический тренинг «Сохраним себя для себя». Семинар завершился выступлением заместителя начальника управления образования Исламовой Д. З.. Она поблагодарила за организацию семинара управленческую команду МБОУ «Бугадинская ООШ», отметила, что семинар был очень насыщенный, он дал много полезной информации.
-
«Тукайны бергәләп укыйбыз! " Республика акциясе»/ Республиканская акция «Читаем Тукая вместе!» 23.01.2026

8 гыйнвардан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы киң колачлы «Тукайны бергәләп укыйбыз " проектына старт бирә. Акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган. Бу акциягә безнең мәктәп китапханәсе дә кушылды. Проектның төп форматы-атналык "Тукай пәнҗешәмбеләре". Проект татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатының төрле буын укучылары өчен яңа якларын да ача. 2026 елның 22 гыйнварында безнең мәктәп китапханәсе проект кысаларында Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланган чара үткәрде. Катнашучылар шагыйрьнең "Ай белән Кояш".шигырен кычкырып укыдылар.
С 8 января Министерство культуры Республики Татарстан даёт старт масштабному республиканскому проекту «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе». Акция приурочена к 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
Наша школьная библиотеки присоединилась к этой акции. Ключевой формат проекта – еженедельные «Тукаевские четверги» («Һәр кичатнада Тукай турында»). Проект не только сохраняет память о классике татарской литературы, но и открывает новые грани его творчества для современных читателей разных поколений. 22 января 2026 года в рамках проекта наша библиотека провела мероприятие, посвященное чтению и изучению поэтического наследия Тукая. Участники вслух прочитали стихотворение поэта.«Ай һәм Кояш».













