Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
«Татар егете, татар кызы – 2026» район бәйгесе узды/ Прошел районный конкурс “Татар егете, Татар кызы – 2026" 01.06.2026

Татар кызы, татар егете..... Нинди тирән мәгънә салынган бу сүзләргә. Алар – татар халкының йөзек кашы, намусы, милләтебезнең дәвамчылары булырга тиеш. Кызларыбызның, егетләребезнең милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан “Татар кызы, татар егете – 2026” район бәйгесе узган иде. Анда ел саен мәктәбебез укучылары теләп катнаша. 6 сыйныф укучысы Әдилә Арсланова, 4 сыйныф укучысы Әминә Идрисова әлеге бәйгедә катнаштылар. ( Укытучылары Инзилә Кирамова, Миләүшә Ахмадуллина)Әдилә Арсланова 2 урынга лаек булды. Укытучысы : Инзилә Кирамова. Котлыйбыз! Алгаитаба да җиңүләр телибез!
Татарская девушка, татарский юноша..... Какой глубокий смысл вложен в эти слова. Они должны быть олицетворением татарского народа, его чести, быть продолжателями нашей нации. С целью сохранения национального облика наших дочерей, юношей, возрождения традиций и обычаев, формирования уважительного отношения к нашему языку, воспитания в вере детей, проявления в семьях благородных качеств нашего народа был проведен районный конкурс “Татар кызы, Татар егете – 2026”. Ежегодно в нем принимают участие учащиеся нашей школы. Ученица 6 класса Адиля Арсланова, ученица 4 класса Амина Идрисова приняла участие в конкурсе(Руководители Инзиля Кирамова, Миляуша Ахмадуллина) Адиля Арсланова заняла 2 место. Руководитель: Инзиля Кирамова. Поздравляем! Желаем дальнейших побед!
-
Журналистикага бер адым./ Шаг в журналистику. 30.05.2026

Яза белә торган сәләтле, каләмле укучыларны барлау йөзеннән ”Мансур Шиһапов исемендәге яшь каләмчеләрнең иҗади конкурсы-2026 ”Россиякүләм бәйгесе игълан ителгән ителгән иде. Фикерли белеп, шул фикерне каләмең аша кешеләргә җиткерү зур осталык сорый. Ә менә мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Дилбәр Сабирова шушы конкурста катнашып, 3 урынга лаек булды. Диплом белән бүләкләнде. Дилбәребез шулай ук республикакүләм Гамил Афзал исемендәге “Яшьләр каләме” иҗат бәйгесенең чәчмә әсәр номинациясендә кызыксындыру бүләгенә дә ия булды. Укытучысы Айгөл Сөләйманова. Котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Для выявления талантливых, умеющих писать учеников был объявлен Всероссийский конкурс ”Творческий конкурс юных писателей имени Мансура Шигапова-2026”. Умение мыслить и донести эту мысль до людей требует большого мастерства. А вот ученица 9 класса нашей школы Дильбар Сабирова приняла участие в этом конкурсе и заняла 3 место. Награждена Дипломом. Дильбар также стала обладателем поощрительного приза республиканского творческого конкурса имени Гамила Афзала “Молодежное перо” в номинации прозаическое произведение. Руководитель Айгуль Сулайманова. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Май ае мәктәбебез укучыларына зур җиңүләр алып килде./ Май месяц принес нашим школьникам большие победы. 30.05.2026

Татарча көрәш буенча шагыйрь Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган районара ярышларда җиңүгә омтылыш номинациясендә Искәндәр Нурлыев бүләкләнде. Тренеры Илфир Анваров. «Глобальләшү - хәзерге дөньяның чынбарлыгы» исемле XX төбәкара фәнни – гамәли конференциясендә катнашучы (Математика секциясе) Арсланова Жасмин 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе Ләйлә Фәрдиева. «Глобальләшү - хәзерге дөньяның чынбарлыгы» XX төбәкара фәнни – гамәли конференциясендә катнашучы (Рус филологиясе секциясе) Ралина Галиева лауреат дипломы белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе - Айгөл Сөләйманова. «Какуро» ачык Россия математик интернет–конкурсында катнашучы Ралина Галиева 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Ләйлә Фәрдиева. «Фәнгә адым» төбәкара фәнни-мәгариф конференциясендә актив катнашып, 9 класс укучысы Алия Гиндуллина Сертификат белән бүләкләнде. Җитәкчесе Тәнзилә Вәзетдинова. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
За победу на межрайонных соревнованиях по татарской борьбе, посвященных 140-летию со дня рождения поэта Габдуллы Тукая, был награжден Искандер Нурлыев. Тренер Илфир Анваров. Участница XX Межрегиональной научно-практической конференции «Глобализация – реальность современного мира». Секция Математика Арсланова Жасмин награждена Дипломом 3 степени. Научный руководитель Лайля Фардиева. Участница XX Межрегиональной научно-практической конференции «Глобализация – реальность современного мира». Секция Русская филология Ралина Галиева награждена Дипломом лауреата. Научный руководитель Айгуль Сулайманова. Участница Открытого Российского математического интернет–конкурса «Какуро» Ралина Галиева награждена Дипломом 1 степени. Руководитель: Лайля Фардиева. Стала активным участником Межрегиональной научно-образовательной конференции «Шаг в науку» и награждена Сертификатом ученик 9 класса Алия Гиндуллина. Руководитель Танзиля Вазетдинова. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Соңгы кыңгырау!/ Последний звонок! 28.05.2026

Әле кайчан гына 1 нче сыйныфка кергән идегез, 9 нче сыйныф әллә кайдагы ерак бер офык булып күренгәндер. Менә соңгы кыңгырау чыңлый, 9 ел сизелми дә үтеп киткән. 26 май көнне Богады мәктәбенең 8 укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бәйрәм тантанасын 9 ларның сыйныф җитәкчесе Айгөл Сөләйманова ачып җибәрде. Бәйрәм белән мәктәп директоры Васил Салихов, авыл җирлеге башлыгы Рания Ахметова котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткезделәр. Васил Максут улы, мәктәпнең физкультура укытучысы, егетләрне көрәш сөрләренә төшендерүче остазлары Илфир Анваров исеменнән, спорт мәктәбен тәмамлаучыларга таныклык тапшырып, үзенең изге теләкләрен әйтте. Шулай ук ветеран укытучыларның, әти-әниләрнең дә әйткән теләкләре үтемле булды. Соңыннан сүзне 9 сыйныф укучылары алып мәктәп һәм укытучылар белән саубуллаштылар, чәчәк букетлары тапшырдылар. 9 сыйныф укучылары! Сезне яңа сынаулар көтә, курыкмагыз, алга барыгыз, һәм сезнең теләкләрегез тормышка ашсын. Аларга уңышлар теләп калабыз!
Когда вы только что поступили в 1-й класс, 9-й класс казался далеким горизонтом. Вот звонит последний звонок, 9 лет прошло незаметно. 26 мая для 8 учеников Бугадинской школы прозвенел последний звонок. Торжественное мероприятие открыла классный руководитель 9 класса Айгуль Сулайманова. С праздником поздравили директор школы Васил Салихов, глава сельского поселения Рания Ахметова. Васил Максутович, от имени учителя физкультуры школы, наставника ребят Ильфира Анварова, вручил выпускникам спортшколы удостоверение и пожелал им всего наилучшего. Также ребята были искренне тронуты пожеланиями учителей-ветеранов, родителей. Затем слово взяли ученики 9 класса, попрощались со школой и учителями, вручили букеты цветов. Ученики 9 класса! Вас ждут новые испытания, не бойтесь, двигайтесь вперед, и пусть ваши желания сбудутся. Желаем Вам успехов!
-
Актанышка экскурсия. 21.05.2026

Уку елы тәмамланып килгән көннәрдә Богады мәктәбенең 2-5 класс укучылары бүгенгесен истә калырлык, файдалы итеп уздырдылар - Актанышта экскурсиядә булдылар. Бар табигатьнең яшелгә төренеп, агачларның чәчәк аткан вакытында Парк, уен мәйданчыларын күзәттеләр.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә кунак булдылар. Бүлек хезмәткәрләре Мингазова Фәйрүзә Марсель кызы, Исламова Ильмира Шамил кызы, Саетгараева Лотфия Хәбибьян кызы ачык йөз белән каршы алдылар, эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Балалар архивта нинди документлар саклана,кемнәр кайчан мөрәҗәгать итә ала кебек сорауларга җавап таптылыр. 69 ел элек язылган документны балалар хәзерге кәгазь белән чагыштырып та карадылар. Архивта укучылар катнашында нинди конкурслар үткәнен дә белделәр. Кечкенә, әмма кызыклы музей почмагы белән дә таныштылар. Фәйрүзә Марсель кызы мондый очрашулар күбрәк булсын иде дигән теләген белдерде.
“Туган якны өйрәнү” музееның да кайчан гына килсәң дә ишекләре һәрчак ачык. Экскурсиянең киләсе тукталышы – биредә. Хезмәт куючы һәркем ачык йөз белән каршы алды. Чиста, бай музей бүлекләре буенча , экскурсовод Алеся эчтәлекле, файдалы материаллар җиткерде, яңалыклар белән таныштырды. Экспонатлар шулкадәр күп барысын да өйрәнеп бетеп булмый, тематик дәресләрне дә биредә уздыру өчен без сезне көтеп калабыз дип озаттылар кызлар. Бүгенге сәяхәт күңелле булды.
-
Куркынычсызлык дәресе узды/ Прошел урок безопасности 21.05.2026

Һәр язгы сезон бертөрле башлана: бераз җылыну һәм кар эрү белән, Татарстан юлларында балалар һәм яшүсмерләр питбайкларда, квадроциклларда һәм башка шундый транспорт төрләрендә күренә башлый. Һәм шунда ук диярлек балалар белән юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат барлыкка килә. 20 май көнне Богады мәктәбендә квадроцикллар белән идарә иткәндә бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, «Юлдан тыш мототранспорт чаралары» дигән темага куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Укучылар куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү һәм юлдан тыш мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләр, саклану чараларын куллану һәм эксплуатация кагыйдәләрен бозганда кулланылган җәза чаралары белән таныштылар. Соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар катнашындагы фаҗигага китергән вакыйгалар статистикасы китерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде. Мототехниканы имин эксплуатацияләү буенча әзерләнгән видеоролик күрсәтелде. Мәктәбебездә җәйге каникул алдыннан укучылар өчен куркынычсызлык техникасы буенча мәҗбүри инструктаж үткәрелде. Педагоглар һәм мәктәп җитәкчелеге балаларга көнкүрештә, урамда һәм җәмәгать урыннарында каникуллар һәлакәтсез узсын өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерделәр.
Каждый весенний сезон начинается одинаково: с небольшим потеплением и таянием снега на дорогах Татарстана начинают появляться дети и подростки на питбайках, квадроциклах и других подобных видах транспорта. И почти сразу появляется информация о ДТП с детьми. 20 мая с целью профилактики несчастных случаев при управлении квадроциклами в Бугадинской школе школе был проведен урок безопасности на тему «Внедорожные мототранспортные средства» Ученики ознакомились с требованиями по соблюдению техники безопасности и обязательных требований по правилам безопасной эксплуатации внедорожных мототранспортных средств, и использования средств защиты а также о мерах наказания, за нарушение правил эксплуатации. Была приведена статистика происшествий с участием квадроциклов в Республике Татарстан за последние годы, также были даны подробные ответы на интересующие вопросы. Был представлен видеоролик подготовленный по безопасной эксплуатации мототехники.
В преддверии летних каникул в нашей школе для учащихся был проведен обязательный инструктаж по технике безопасности. Педагоги и руководство школы еще раз напомнили ребятам о правилах поведения в быту, на улице и в общественных местах, чтобы каникулы прошли без происшествий.
-
Урманчылыкка ярдәм итәбез./Помогаем лесничеству. 20.05.2026

Югары Богады авылы янындагы 1,25 гектар мәйдандагы питомникта, урманнарның сакланышы өчен ел да агач үсентеләре утыртыла. Көзен урманнарда, авылларда һәм район үзәгендә юл буйларында, паркларда агач утырту эшләре башкарыла. Үсенте тишелеп чыкканчы чәчеләсе орлык озын юл үтә. Җәй көне яшь үсентеләр, ике еллык агач үсентеләре сулар сибелеп, кояш нурларының туры төшүеннән һәм җил-давылдан ышыкланып, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртелеп тәрбияләнә. Безнең Богады мәктәбе укучылары, аларны чүп үләннәреннән арындыру эшләрендә катнаштык.
В питомнике площадью 1,25 гектара у села Верхние Бугады для сохранения лесов ежегодно высаживаются саженцы деревьев. Осенью в лесах, деревнях и районном центре вдоль дорог, в парках проводятся посадочные работы. До прорастания всходов семена проходят долгий путь. Летом молодые саженцы, двулетние саженцы деревьев поливают водой, укрывают от прямых солнечных лучей и ветров, обрабатывают против вредителей и болезней. Учащиеся нашей Бугадинской школы участвовали в работах по их очистке от сорняков.
-
“Киләчәккә адым” фестиваленә йомгак ясалды/ Подведены итоги фестиваля ”Шаг в будущее". 17.05.2026

Актанышта узган зур һәм әһәмиятле чарада–“Киләчәккә адым” балалар техник иҗат фестиваленә йомгак ясау тантанасында мәктәбебез җиңүче укучылары катнашты һәм бүләкләнде. “ XXI гасыр Кулибиннары” конкурсында 9 класс укучысы Мирзагалиев Ильвир 2 урын, Һөнәри конкурслардан 9 класс укучысы Закиров Риназ “Төзүче эше”, 8 класс укучысы Галиева Ралина “Поварлык эше” компетенцияләрендә 3 урын яуладылар. “Мин Мастер” конкурсында 6 класс укучысы Нурлыев Искәндәр 1 урын, 5 класс укучысы Арсланова Жасмин, 7 класс укучылары Шулбаева Ләйсән, Арсланов Рүзәл мактаулы 3 урынга лаек булды, акчалата премия белән бүләкләнде. 2 класс укучысы Гиндуллина Әминә “Авыл хезмәтчәннәре” конкурсы җиңүчесе. (Укытучылары Фаттахова Лениза Динәвис кызы, Гимазов Нияз Фаязетдин улы). Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәбебез 1 урында. Котлыйбыз!
В торжественной церемонии подведения итогов фестиваля детского технического творчества “Шаг в будущее”, состоявшегося в Актаныше, приняли участие и были награждены учащиеся –победители. В конкурсе “Кулибины XXI века” ученик 9 класса Мирзагалиев Ильвир занял 2 место, в профессиональных конкурсах ученик 9 класса Закиров Риназв компетенции “Строительное дело“, ученица 8 класса Галиева Ралина “Поварское дело" заняли 3 место.В конкурсе "Я мастер" ученик 6 класса Нурлыев Искандер занял 1 место, ученица 5 класса Арсланова Жасмин, учащиеся 7 класса Шулбаева Лейсан, Арсланов Рузаль-почетное 3 место. Победители награждены денежными премиями.Ученица 2 класса Гиндуллина Амина-победительница конкурса “Труженники села". (Учителя Фаттахова Лениза Динависовна, Гимазов Нияз Фаязетдинович). По общему результату школа заняла 1 место. Поздравляем!
-
«Язлар алып килгән җиңү! " /»Весна принесла нам победу!» 14.05.2026

8 май көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган, «Язлар алып килгән җиңү!" дигән тантаналы митинг-концерт узды. 81 ел элек зур, авыр, фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырады, әмма кешелекнең йөрәкләрендә яралар төзәлми. Балалар, халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар, олылар белән беррәттән күптән көтелгән Җиңүне яулаган балалар, аларның Бөек Ватан сугышы елларында башкарган батырлыклары турында белделәр. Митинг барышында сугыш еллары вакыйгалары кыскача ачылды. Җиңү хакына үз гомерләрен биргәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши! " дигән әдәби композиция әзерләгәннәр.». Алар башкаруында якты, иҗади номерлар яңгырады: сугыш еллары җырлары, сугыш турында шигырьләр. Чара азагында һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салынды. Сугыш турындагы һәм Җиңүнең нинди кыйммәткә төшүе турындагы истәлекне саклап калу бик мөһим!
8 мая прошёл торжественный митинг-концерт «Язлар алып килгән җиңү!», посвящённый 81-летию со дня Победы в ВОВ. 81 лет назад отзвучали последние выстрелы большой, трудной, трагической и незабываемой Великой Отечественной войны, но не заживают раны в сердцах человеческих. Ребята узнали о тяжелых испытаниях, выпавших на плечи нашего народа, о детях, которые наравне со взрослыми ковали долгожданную победу, об их подвигах, совершенных в годы Великой Отечественной войны В ходе митинга были кратко раскрыты события военных лет. В память о тех, кто отдал свои жизни во имя Победы, была объявлена минута молчания. Ребята Бугадинской ООШ подготовили литературную композицию «Победа в сердце каждого живет!». В их исполнении звучали яркие, творческие номера: песни военных лет, стихи о войне. В конце мероприятия были возложены венки и живые цветы к памятнику. Важно сохранить память о войне и о том, какой дорогой ценой досталась победа.
-
Без Тукай иленнән/ Мы из страны Тукая. 13.05.2026

Габдулла Тукай әсәрләре һәм иҗаты буенча Бөтенроссия рәсем конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурсның максаты-укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләренә тарту, талантлы рәссамнарны ачыклау, балаларда бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту. Мәктәбебезнең 3 класс укучылары Зәлия Ильясова, Алчачак Нәбиуллина әлеге конкурста катнашып, Лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре: Нуриева Г. Р.
Состоялся муниципальный этап Всероссийского конкурса рисунков по произведениям и творчеству Габдуллы Тукая. Цель конкурса приобщение учащихся к культурным ценностям татарского народа, выявления талантливых художников, формирования у детей интереса к творчеству великого татарского поэта Г.Тукая. Ученики 3 класса нашей школы Залия Ильясова, Алчачак Набиуллина участвовали в этом конкурсе и были награждены Дипломами лауреата. Руководитель : Нуриева Г. Р.













