Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Экологик юнәлеш буенча эшчәнлек 06.04.2024

Көннәр җылынгач мәктәптә экологик юнәлеш буенча эшчәнлек башланды. Укучылар технология дәресендә мәктәп яны территориясен җыештырырга чыктылар. Фотода 6 класс укучылары.
-
"Живая классика" 05.04.2024

Поздравляем призёров ученицу 11 класса Галиеву Алину (руководитель Шарифуллина А.В.) и ученика 5 класса Велиханова Тимура (руководитель Хоснетдинова Р.Р.) районного этапа Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика".
-
Рәхим итегез, канатлы дуслар! 05.04.2024

Табигатьтә яз хакимлек итә. Кошлар туган якларына очып кайта. Мәктәбебезнең 6 класс укучылары, яңа кош оялары ясап, кошларны каршылады.
-
Фестиваль-бәйге 04.04.2024

Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Кот в сопагах" әкиятен инглиз телендә сәхнәләштереп районда узган театр коллективлары фестиваль-бәйгесендә катнаштылар. Укучылар бик матур чыгыш ясады! Афәрин! Җитәкчеләре: Резеда Заһир кызы һәм Ралина Хәмзәнур кызы.
-
Участие в вебинаре 03.04.2024

Педагог- библиотекарь нашей школы, Фазуллина Гульшат Хавиловна, приняла участие в вебинаре на тему: "Обновление ФП учебников. Что необходимо учесть школе при формировании заказа учебников?" и получила сертификат.
-
Парламент дәресе -2024 29.03.2024

Парламент дәресе – 2024 кысаларында республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. 8А классы укучысы Сафина Айгөл «Без- Россия гражданнары» номинациясендә 1 нче урын (җитәкчесе Г.Ә. Шәрипова ), дәресләрнең методик эшләнмәләре һәм дәрестән тыш чаралар конкурсы номинациясендә Сарварова Чулпан Мирзашәрип кызы 2 урынны алды. Котлыйбыз! Афәрин!
-
VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе 28.03.2024

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе узды. Әлеге чарада Актаныш районы данын яклап мәктәбебезнең 9нчы класс укучысы Ләйлә Нуриева катнашты.Бәйге нәтиҗәләре буенча Ләйлә дипломант исеменә лаек булды.Ләйләне уңышлары белән котлыйбыз,афәрин !!!
-
Семинарда катнашу 28.03.2024

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева 2024 нче елның 22 мартында "Казан федераль университеты" тарафыннан оештырылган "Күпмилләтле мөхиттә туган телне һәм әдәбиятны укыту алымнары" дип исемләнгән семинарда катнашып, сертификатка ия булды.
-
«Көмеш кыңгырау» газетасында укучылар иҗаты 25.03.2024

«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2024 нче елның 23 март көнне басылып чыккан 11 номерлы санында мәктәпнең 2 нче класс укучылары Ибрагимова Айсылуның «Март» һәм Макарова Аделинаның "Түзми" дип аталган шигырьләре басылып чыкты.
-
Спорт яңалыклары 23.03.2024

Билбау көрәше буенча 22нче март көнне Минзәлә шәһәрендә узган районара ярышта Пучы командасы 2 нче урынны яулады. Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Шәмсиев Ильяс, Салихов Фаяз, Кашапов Айрат - 1 урын,
Шәйхетдинов Сәид, Хөснетдинов Рөстәм, Ибатуллин Раяз - 2 урын,
Салихов Рамазан, Гарфиев Данил, Рузибоев Тимур - 3 урын,
Остазлары - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. Җиңүчеләребезне котлыйбыз, аларга киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз.







