Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Регионара семинар 17.10.2024

Заманча укытучы - ул тикшеренүче, педагог, тәрбияче. Һәм иң элек, педагогик культурасы югары булган кеше. Шундый девиз астында 16 октябрьдә «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә регионара семинар узды. Әлеге чарада мәктәбебезнең башлангыч класс укытучысы Акмалова Айзирә Хәбип кызы катнашты.
-
Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" Республикакүләм иҗат фестивале 16.10.2024

Мәктәбебезнең 6 класс укучысы, Заманова Рузия, Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" Республикакүләм иҗат фестивалендә 3 нче урын яулады.
Фәтхетдинова Нәзилә (5 кл.),Кашапова Зилә (5кл.) ,Салихов Фаил (7кл.) ,Закирова Эльвина(10 кл.) ,Имамова Энҗе (11кл.) кызыксындыру бүләгенә ия булдылар. Укытучылары Муллагалиева Голназ Кашаф кызы, котлыйбыз!!! -
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм 15.10.2024

Мәктәбебез укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм җыю акциясенә кушылды.
-
Профориентация 11.10.2024

"Россия- мои горизонты" дәресләре кысаларында профориентация юнәлеше буенча Пучы мәктәбенең 7А сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы) АРЭСта экскурсиядә булды. Укучыларга энергетиклар хезмәте турында бик тә эчтәлекле, кызыклы очрашу үткәрделәр. Укучыларга мондый дәрес бик тә ошады.
-
Район семинары 09.10.2024

Бүген Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбендә татар теле укытучыларының район семинары узды. Әлеге чарада мәктәпнең татар теле укытучысы Зарима Әзһәм кызы 7 нче класс укучылары белән, Диләрә Фидаел кызы башлангыч класс укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. “Ләйсән ”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар белән берлектә “Могҗизалы төн” исемле театр күрсәтелде. Кунаклар дәресләрне һәм сәхнә әсәрен югары бәяләде, киләчәктә дә коллективка уңышлар теләделәр. Әлеге чарада мәктәбебезнең татар теле укытучысы Галимуллина Фәния Хаҗип кызы катнашты.
-
5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне 05.10.2024

Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
Иң гүзәл кеше икәнсез.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң галим кеше икәнсез.Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез —
Сез иң гадел кеше икәнсез!Фәнис Яруллин.
-
Рәхмәт хаты 05.10.2024

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Пучы урта мәктәбе математика укытучысы Нургалиева Ландыш Сәяф кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына ия булды. Котлыйбыз!
-
1нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2024

Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.
Бәйрәм белән!
Яшәгез сез, мәңге яшь булып
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек , ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
-
Ярминкә / Ярмарка 01.10.2024

Мәктәп коллективы ярминкәдә.
Коллектив школы на ярмарке.
-
"Өлкәннәр көне" 01.10.2024

"Көмеш кыңгырау" газетасының 38нче санында мәктәбебез укучыларының Азалия Закирова(9кл.), Исламия Галиәхмәтова(9 кл.), Ильвина Сабирова(10кл.) "Өлкәннәр көне" уңаеннан шигъри юллары басылып чыкты. Укытучылары Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Афәрин! Укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз!







