Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Зур мастер-класс!/Мастер- класс для всех! 16.01.2019

Актанышта һәр ел саен еллык нәтиҗәләр буенча алдынгыларны зурлап хөрмәтләү танатанасы оештырыла.Бу күркәм бәйрәмгә хәзерлек аеруча игътибар үзәгендә була.Балалар иҗат үзәге коллективы да үзләре алдына куелган бурычны зур тырышлык белән башкарды. Күләмле кул хезмәте сораган бизәү эше коллектив өчен мастер-класска әйләнде.Күмәк күтәрсә-күлне күчерә.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем ! 11.01.2019
Газизов Инсаф принял участие в I Республиканском интернет-фестивале музыкально-поэтического творчества "Монлы сузем" и награжден дипломом участника конкурса.Балалар иҗат үзәгенең “Нәфис сүз” түгәрәгенә йөрүче Газизов Инсаф “Моңлы сүзем” әдәби -музыкаль интернет бәйгедә катнашып, Диплом белән бүләкләнде.Педагог - Газизова Ләйсән Фидәис кызы. -
Чыршы бәйрәме/Прощаемся с елкой 11.01.2019
Балалар иҗат үзәгендә күңелле чара - Чыршы озату бәйрәме үтте. Түгәрәкләрдә шөгыльләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бик мавыктыргыч бәйрәм булды.Матур маскалар кигән педагоглар мультфильмнан яңа гына балалар янына килгән серлелек, әкияти халәт тудырдылар.Бизәлгән чыршы янында кызыклы уеннар,ярышлар,җырлар,биюләр тынып тормады.Бәйрәмдә күчтәнәчләр дә өләшенде.Яңа ел каникулларыннан соң оештырылган бу әкияти тамаша балаларга да,кунакка килгән әти-әниләргә дә бик ошады.В ЦДТ дети прощались с новогодней елкой. -
Безнең педагог эш тәҗрибәсе белән уртаклаша!/Наш педагог в Пекине! 09.01.2019

Актаныш Балалар иҗат үзәге педагогы Муллахметова И.М. 27.12.2018 ел-07.01.2019 ел вакыт аралыгында Кытайның Пекин шәһәрендә булып кайтты.Эшлекле сәфәрдә инглиз телен балалар бакчасында өйрәтү буенча эш тәҗрибәсен өйрәнде. Мастер-класс күрсәтеп,үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.Хезмәттәшебезгә "Әфәрин!"дип әйтәсе, киләчәктә дә уңышлар телисе килә.
-
Наши победители-наши активисты/Безнең җиңүчеләребез! 07.01.2019
2019 елның 5 январь көнендә мәгариф хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары оештырылды.Ярышлар дүрт төр буенча барды.Өстәмә белем бирү педагоглары Ләйсән Газизова өстәл тенисы буенча 2 урын, йөзү ярышында Әлфия Фатыхова 2 урын яуладылар.Ә “Иң өлкән ярышта катнашучы” исемен Мухамадиев Д.С . яулады.Барыгызны да җиңүләрегез белән котлыйбыз!Соревнования среди работников образования проводятся во время зимних каникул. 5 января 2019 г. педагоги дополнительного образования ЦДТ активно участвовали на этих соревнованиях. -
Җиңүче көрәшчеләребез!/Наши борцы-победители! 07.01.2019
6 нчы январьда Актанышта татарча көрәш буенча Кыш бабай бүләкләре өчен ярыш үтте. Уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз:1 урын - Марданов Ришат, Шәмсиев Илназ, Нургалиев Айзат, Загиров Булат,Хабетдинов Салават;2 урын - Гилемов Салават,Хафизов Ильяс;3 урын - Имамов Айвар,Рузибоев Дамир.Булдырдыгыз, егетлэр!Тренер - Садри Энис. -
Поздравляем с победой!/Җиңү белән котлыйбыз! 06.01.2019
Мәгариф хезмәткәрләренең спартакидасы Яңа ел бәйрәме көннәренә туры килсә дә,сәламәт яшәү рәвеше- алгы планда.Димәк,ял итү дә хәрәкәт белән бәйле. Спаратакида быел бераз үзгәрәк таләпләр белән оештырылган иде.Төп игътибар - шәхси нәтиҗәләр.Балалар иҗат үзәге педагоглары да ярышта уңышлы чыгыш ясадылар.Җитәкчебез Хуҗин Ильнур Таир улы чаңгыда узышуда,йөзү ярышында өченче һәм икенче урыннарны яулады.Спартакида среди педагогических работников стала традицией в период новогодних каникул. 5 января 2019г. на базе "Буляк"соревнования начались с лыжных гонок.Директор ЦДТ Хузин И.Т. занял призовое третье место, по плаванию второе место.Поздравляем с победой! -
Бәйрәмдә балалар/Представление детям- инвалидам и с ОВЗ 05.01.2019

Балалар иҗат үзәгендә чыршы бәйрәмнәре дәвам итә.Бүген бездә кунакта сәламәтлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар.Район буенча 96 бала исәптә тора.Бәйрәмгә балалар әти-әниләре беләнбеогә килгәннәр.Район Башкарма комитет җитәкчесе И.Ш.Бариев барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде.Шулай ук бүгенге чарада Социаль яклау бүлеге коллективы (җитәкчесе Л.Ф.Бариева),волонтерлар да балаларның бәйрәмен оештыруда зур булышлык күрсәттеләр.
-
Бәйрәм кичләрендә балалар белән!/Вместе с детьми! 03.01.2019

Яңа ел бәйрәмнәре балалар өчен аеруча серле дә,мавыктыргыч та булып тора.Үзәктә урнашкан бизәлгән чыршыкай көндез генә түгел,кич тә балаларны үзе янында "туплый".Кичке уеннарны балалар белән оештырырга Балалар иҗат үзәге педагоглары әзерләнеп килделәр.Төрле кышкы уен-ярышлар, чанада шуу, түгәрәктә җырлы-биюләр,маскалар чыгышы-бу кичне аеруча истә калырлык итте.Ярышларда катнашучы балалар бүләкләргә дә ия булдылар.
-
"Әкияти ярминкә" үзенә дәшә!/"Сказочная ярмарка" 30.12.2018
30 декабрь көнне Актанышның район үзәгендә “Әкияти ярминкә” оештырылды.Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Актаныш ял итү паркларын кышкы тылсымлы,әкияти шәһәрчеккә әйләндерү;халыкның ялын мәгънәле,кызыклы итеп оештыру;кул эше осталарын барлау һәм аларның иҗатын тәкъдим итүне максат итеп куйган чара иде.Балалар иҗат үзәге коллективы да бу ярминкәгә тулы әзерлек белән катнашты.Аеруча Ак аю белән фотосессия мавыктыргыч булды.









