Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Һөнәри осталык буенча тәҗрибә уртаклашу 10.10.2019

Актаныш балалар иҗат үзәгенең бер төрекм педагоглары Нефтекама шәһәренә юл тоттылар.Өстәмә белем бирү өлкәсендә ут күршеләр белән тәҗрибә уртаклашу иде аларның максаты.Шәһәрнең төп өстәмә белем бирү үзәге эшчәнлеге белән танышкач, "Туган як музее"на юл тоттылар.Күршеләрнең сокланырлык эшләре күп, әлбәттә.Иҗади эшчәнлек күперләре югалмасын иде.
-
"Тату сыйныф серләре" бәйгесе Актанышта. 10.10.2019

Сара Садыкова исемендәге Актаныш мәдәният йорты гөрләп тора.Бүген биредә Актаныш кустына караган мәктәп командалары "Тату сыйныф серләре" бәйгесен дәвам итә. Актаныш 1-нче, 2-нче,гимназия,Кадет,Такталачык,Уразай,Әлем,Теләкәй мәктәпләре катнаша.Ата-аналарның мәктәп белән тыгыз элемтәсе, бердәм эшчәнлеге һәр команданың чыгышында ачык чагыла.
-
"Тату сыйныф серләре"дәвам итә. 09.10.2019

Сәфәр кустында "Тату сыйныф серләре" бәйгесе дәвам итә.Әлеге куста җиде мәктәп командасы көч сынаша.Уңышлар телибез!
-
Балалар иҗат итә. 08.10.2019

Гамәли сәнгать белән таныәтыруның алымнары күп төрле.Башлангыч сыйныф укучылары бик теләп бисер белән эшләү серләренә төшенәләр. Өстәмә белем бирү педагогы Г.И. Гарипова бу төр эшчәнлекнең нечкәлекләрен бик теләп өйрәтә.
-
"Тату сыйныф серләре"дәвам итә. 08.10.2019

"Тату сыйныф серләре" бәйгесе Тат.Суксу зонасында дәвам итә.Бүген биредә 8 мәктәп коллективы көч сынаша.Гаилә белән мәктәп арасындагы хезмәттәшлекнең тулы чагылышы аеруча ассызыклана биредә.Уңышлар барыгызга да!
-
"Секреты дружного класса" - "Тату сыйныф серләре" бәйгесе башланды 07.10.2019

"Тату сыйныфсерләре бәйгесе"зоналарда башланып китте.Пучы зонанасына караган мәктәп ата-аналар комитетлары көч сынаштылар.Барлыгы зона ярышында 5 мәктәп катнашты.Уңышлар телибез!
-
Әйләнә-тирәбез чиста булсын! 07.10.2019

Көзге чорның үз матурлыгы,үз мәшәкатьләре.Алтын-сары яфраклар агачлардан коелып бетүгә тирә-юньне чистарту башлана.Балалар иҗат үзәге коллективы өмәгә чыкты.
-
Һөнәри бәйрәм белән! 05.10.2019

Хөрмәтле педагоглар!Барыгызны да һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне белән тәбрик итәбез!Тынгысыз хезмәтегездә иҗади биеклекләр,уңышлар юлдаш булсын!Барыгызга да саулык- сәламәтлек,гаилә иминлеге телибез!
-
"Культурный дневник школьника" -"Укучының мәдәни көндәлеге"проекты кысаларында.
02.10.2019
Актаныш балалар иҗат үзәге 1 нче октябрь көнне "Укучының мәдәни көндәлеге" пректы кысаларында кунаклар кабул итте."Халык мәдәнияте" дип билгеләнгән юнәлештә өстәмә белем бирү педагоглары эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Анварова Г.Ф., Шарипова И.З., Мухамадиев Д.С.,Зарипова Р.К.,Султанова А.И. ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр.Ютазы,Азнакай районыннан килгән педагоглар һәм укучылар күргәзмә белән таныштылар.Балалар иҗат үзәге белән таныштыруны Галиева А.Х. бик мавыктыргыч итеп оештырды. Актаныш белән танышу "Туган як" музеена экскурсия белән дәвам итте.
-
"Тылсымлы куллар" белән хезмәттәшлек 01.10.2019

Актаныш балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Фазуллина Гөлшат Хавил кызының "Сөмбелә" - дәрестән тыш чара эшкәтмәсе "Тылсымлы куллар" балалар журналында басылып чыкты.Иҗади эшләре белән һәрвакыт тәҗрибә уртаклашып баручы педагогыбызга дәвамлы хезмәттәшлек телибез.









