Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
| E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 536 |
| У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Әниләр бәйрәме хөрмәтенә 29.11.2024

29 ноябрь көнне Яңа Әлем бүлеге бию классында Әниләр бәйрәме хөрмәтенә укытучы Ленара Фәвәдисовна Әниләргә ачык дәрес күрсәтте.
-
Күңел җылым сиңа, Әнием! 27.11.2024

Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары Әниләр көне уңаеннан,26 ноябрьдә,Ә.Афзалова ис.район мәдәният йортында бик матур концерт тамашасын тәкъдим иттеләр.
-
Радиода кунакта 26.11.2024

25 ноябрь - гармунчылар көне. Шул уңайдан, Актаныш радиосында Яңа Әлем бүлегенең баян классы укучылары укытучылары Флүн Камалов белән кунакта булдылар, кызыклы әңгәмә оештырдылар.
-
Конкурслар... 25.11.2024

Яр Чаллы шәһәрендә узган "Бәхет йолдызы" милли татар сәнгате республика фестиваль-бәйгесендә мәктәбебезнең театр бүлеге укучысы Габдрахманова Алия "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә Гран-Прига лаек булды! Укытучысы Альбина Хөсәенова. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 25.11.2024

23 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "Бәхет йолдызы" милли татар сәнгате республика фестиваль-конкурсында мәктәбебезнең Киров бүлеге вокал классы укучысы Ләйсән Хабирова 1 нче дәрәҗә лауреат булды. Укытучысы Загитова Илсөя Индус кызы. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Бию атналыгы... 21.11.2024

21 ноябрь көнне бию атналыгын дәвам итеп, Яңа Әлем бүлеге укытучысы Ленара Фавадисовна ачык дәрес күрсәтте.
-
Бию атналыгы 20.11.2024

Бию атналыгын 19 ноябрь көнне ачык дәрес белән укытучыбыз Айзирәк Илгизовна дәвам итте.
-
Бию атналыгы 19.11.2024

18 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Актаныш сәнгать мәктәбендә бию атналыгы узды. 18 ноябрь көнне бу атналыкны укытучыбыз Гөлнара Фаатовна ачык дәрес белән башлап җибәрде.
-
Пианистлар көне 16.11.2024

16 ноябрь көнне, пианистлар көне уңаеннан, фортепиано бүлеге укытучылары Актаныш радиосы хезмәткәрләре белән очраштылар.
-
Театрда кунакта 11.11.2024

Актаныш балалар сәнгать мәктәбе театр бүлеге укучылары М. Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында сәяхәттә. 2024 елның 27нче мартында (халыкара театр көнендә), Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры үткәргән балалар һәм яшүсмерләр арасында I республикакүләм "Заман кыңгыравы" театраль бәйгесендә җиңү яулап, Актаныш балалар сәнгать мәктәбе театр бүлеге укучылары М. Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрына билетлар белән бүләкләнгән иделәр. 10 ноябрь көнне Людвиг Минкусның "Дон Кихот" балетын тамаша кылып, Опера һәм балет театры белән танышып кайттылар. Шушы сәяхәтне оештыруда зур өлеш керткән җитәкчелеккә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.













