Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
| E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 536 |
| У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Күңелле очрашу 22.01.2025

21 январь көнне театр бүлеге укучылары укытучылары Альбина Хөсәенова белән берлектә, С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының, Ильяс Закиров иҗат иткән һәм сәхнәгә куйган, "Әни" мелодрамасын тамаша кылдылар.Төрле тәрбия алган балаларның язмышы, әниләре белән үзара булган мөнәсәбәте сурәләнгән әлеге спектакль һәркемнең күңел түренә үтеп кереп иң нечкә кылларын да тибрәтте.
Спектакльдән соң артистлар белән очрашып әсәр иҗат итү образ өстендә эшләү буенча кызыксындырган сорауларына җавап та алдылар. Актёр эшчәнлеге өчен бик мөһим булган игътибар буенча, профессиональ артистлардан мастер-класс үттеләр. Балаларда бу очрашу театр сәнгатенә булган мәхәббәтне тагын да ныгыткандыр дип ышанасы килә. -
Конкурслар... 20.01.2025

21 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган «Колибри» сәнгати иҗатның ачык республика фестиваль-конкурсында катнашып, кул-гамәли сәнгате бүлеге укытучысы Ләйлә Ренарт кызы Галимова үзенең укучылары:
Аделя Басырова, Айзилә Шәймарданова, Руфина Гафурова I Лауреат исемен яуладылар.КОТЛЫЙБЫЗ! -
Конкурслар... 24.12.2024

"Безнең җиңүләр!” Безнең талантлы балаларыбыз «Тамчы» үрнәк вокаль ансамбле казанышлары белән кабат сөендерәләр! Яшь талантлар республика конкурсында алар диплом белән бүләкләнделәр "Вокаль иҗат" номинациясендә I дәрәҗә лауреат (7-9 яшьлекләр төркеме) Яшь вокалистларны һәм аларның укытучысы Лилия Ревалевна Мостафинаны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, илһам һәм яңа казанышлар баскычы буенча иминлек телибез!
-
Конкурслар... 24.12.2024

Якташыбыз, шагыйрә, язучы, мөгаллимә Дибәҗә Каюмованың тууына 90ел тулу уңаеннан, Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары бәйгесендә, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең театр сәнгате бүлеге укучылары һәм укытучылары катнашып җиңү яуладылар.
Алия Габдрахманова -2 дәрәҗә, Лилия Әхмәтдинова-2 дәрәҗә, Ильвина Насыйрова -1 дәрәҗә, укытучылары Альбина Идрис кызы Хөсәенова-1 дәрәҗә лауреат дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Жиңүчеләребезне котлыйбыз! -
Конкурслар... 23.12.2024

Бүген ТР Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов укучыларыбызга-«Гадел яшәргә кирәк! " коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабында катнашучыларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Менә алар безнең талантлар: Галимуллина Язилә, җитәкчесе Сарваров Айрат Изилевич, «Плакат» номинациясендә 1 урын . Нургалиева Айзилә, җитәкчесе Нуруллин Рушат Фирдәвис улы, «Плакат» номинациясендә 2 урын. Яшь рәссамнарыбызны һәм аларның педагогларын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Зачетлар... 20.12.2024

Хоровое пение - Мостафина Лилия классында зачет үтте.
-
Зачетлар дәвам итә... 20.12.2024

Вокал бүлеге Мостафина Лилия классында бик матур зачет үтте.
-
Зачетлар дәвам итә... 20.12.2024

Яңа Әлем авылы бию бүлегендә бик эчтәлекле зачет үтте.
-
Зачетлар дәвам итә... 20.12.2024

Вокал бүлеге Исламова Сирина классында да зачет үтте.
-
Зачетлар дәвам итә... 20.12.2024

Вокал бүлеге Чекалина Гүзәлия классында зачет үткәрелде.













