Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
| E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 536 |
| У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Конкурслар... 20.02.2025

И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе базасында "ИЛҺАМ НУРЫ-СВЕТ ВДОХНОВЕНИЯ" яшь рәссамчыларның ачык республика бәйгесе булып узды. Анда Такталачык рәсем бүлегеннән
ЧУЛПАН ГАЙСИНА һәм АЙНАЗ САФУАНОВ лаекле II ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМнар белән бүләкләнделәр! Укытучылары Ильмира Валиева. КОТЛЫЙБЫЗ! -
Халык уен кораллары концерты 19.02.2025

18 февраль көнне "Яшьлек"мәдәни үзәгенең матур залында сәнгать мәктәбе өлкән буын ветераннарыбыз, махсус операциядә катнашкан ир-егетлэребезнең гаиләләре, башкалабыз Казаннан килгән хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, килгән һәрбер кунакны кайнар сәламләп үзенә җыйды.
-
Күргәзмә "Карлы палитра" 18.02.2025

17-28 февраль көннәрендә, АКТАНЫШ ТУГАН ЯК МУЗЕЕ сәнгать мәктәбенең АЙРАТ ИЗИЛ улы САРВАРОВ җитәкчелегендәге рәсем бүлеге укучылары тарафыннан оештырылган "КАРЛЫ ПАЛИТРА" исеме астында күргәзмәсе белән рәсем сәнгатен сөючеләрен үзенә чакыра. Әйтергә кирәк,күргәзмә бик зәвыклы кышкы пейзаж күренешләрен тәсвирлаган эшләр белән оештырылган.
-
Конкурслар... 17.02.2025

16 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә «ЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСТАНА» VIII Халыкара сәнгать фестиваль-конкурсында "Шатлык" бию ансамбле ике номинанациядә чыгыш ясап, икесендә дә 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар! Ансамбльнең җитәкчесе Айзирәк Локманова. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Мастер-класс 13.02.2025

12 февраль көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында вокал бүлеге укытучыбыз, "Тамчы" үрнәк вокал ансамбле җитәкчесе Мостафина Лилия Реваль кызы "Работа над строем в вокальных партиях и постановка концертного номера" темасына мастер класс үткәрде.
-
Конкурслар... 13.02.2025

12 февраль көнне Актаныш сәнгать мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан Герое елына багышланган "Былбыл" яшь вокалистларның II гомуммәктәп конкурсы гөрләп узды.
-
Класс сәгате 12.02.2025

11 февраль көнне рәсем бүлеге укытучысы Айрат Сарваров укучылары белән "Тормышың синең кулда" дигән класс сәгате үткәрде.
-
Конкурслар... 07.02.2025

6 февраль көнне үрнәк вокал ансамбльләребез Тамчы", Умырзая" Рухият фондының Әлмәт шәһәрендә "Сандугач сайрар илем" XXVIII балалар иҗаты фестиваленең "Вокал ансабльләр" номинациясендә катнашып. " лаеклы 1 нче дәрәҗә лауреатлар исемен алып кайттылар! Җитәкчеләре - Лилия Мостафина, Разида Хаҗиева.
-
Батырлар даны мәңгелек 07.02.2025

Шундый тема астында, Альбина Идрис кызы Хөсәенова житәкчелегендәге театр сәнгате бүлеге укучылары һәр елдагыча Актаныш радиосында өйрәнгән шигырьләрен укыдылар. Балалар хәрби-патриотик айлык кысаларында сугыш, җиңүгә багышланган шигырьләрен тәкъдим иттеләр.
-
Конкурслар... 27.01.2025

26 январь көнне Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның "Беренче адымнар" республика фестиваль-конкурсында биючеләребез бик уңышлы чыгыш ясадылар."Шатлык" бию ансамбле ике номинациядә катнашып, 1 нче дәрәҗә, 3 нче дәрәҗә лауреат, "Алмалары-чияләре" ансамбле 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар. Ялгыз биючеләребез Шайхеразиева Айзилә, Хәбибуллина Риана 1 нче дәрәҗә, Вагизова Карина, Шәрипова Ясминә 2 нче дәрәҗә лауреат, Хәбибуллина Зәлия, Аглямов Айнур 3 нче дәрәҗә лауреатлар. Парлы биючеләр Саетов Әмир, Шәрипова Ясминә 1 нче дәрәҗә лауреат, Зәкиев Раяз, Нургалиева Азалия 3 нче дәрәҗә лауреатлар! Укытучылары Айзирәк Локманова, Гөлнара Зайцева, Ленара Шәрипова. КОТЛЫЙБЫЗ!













