Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Батарейкалар җыю акциясе дәвам итә 22.03.2023

Мәктәбебездә батарейкалар җыю акциясе дәвам итә. 5 нче сыйныф укучылары Г. Шакиров, А. Фатихов, Д. Закирова, Д. Нуриманова бу акциядә теләп катнашалар.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу 21.03.2023

Яңа Әлем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Актаныш районының ЮХИДИ хезмәткәрләре, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова, инспектор Дилфат Дәвис улы Иргалин белән очраштлар. Алар укучылар белән язгы каникуллар алдыннан очрашып, файдалы һәм имин яшәеш өчен әһәмиятле чара, профилактик әңгәмә үткәрделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалды, тематик биремнәргә фикер алышу оештырылды. Матур чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
-
21 март - шигърият көне 21.03.2023

Шигърият - сүзләрнең гади сөйләмгә хас булмаган рәвештә ритмы, яңгырашы буенча билгеле бер тәртипкә китерелгән хәле. Сүзләрне шундый хәлгә китерүгә нигезләнгән нәфис әдәбиятның бер тармагы. Бүген укучыларыбыз Ленар Шәех, Ләбиб Лерон, Гамил Авзал, Эльмира Шәрифуллина, Галимҗан Гыйльманов шигырьләрен укыдылар. "Көмеш кыңгырау" газетасы, "Сабантуй" журналындагы шигырьләр белән таныштылар. Үзләре дә шигырь язып карадылар.
-
Сыерчык оялары ясау 20.03.2023

Кошлар - безнең дусларыбыз. Шул максаттан чыгып, безнең мәктәбебез укучылары сыерчык оялары ясадылар. Ясалган сыерчык оялары мәктәп бакчасындагы агачларга эленәчәк. "Без кошларны каршы алырга әзер", дип хәбәр итәләр укучыларыбыз.
-
Мәктәбебездә "Җир көне" үткәрелде 20.03.2023

20 март көнне мәктәбебездә "Җир көне" үткәрелде. Бу чарада 7 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Алар җир турында күп кенә мәгълүматлар белән таныштылар.
-
18 март - Кырымның Россиягә кушылган көне 20.03.2023

18 март - Кырымның Россиягә кушылган көне. 2014 елның 18 нче мартында Кырым рәсми төстә Россия Федерациясе составына кертелә. Бүген "Мөһим темага сөйләшү" класс сәгатьләрендә укучылар шул хакта сөйләштеләр.
-
Укучыларыбыз "Зур чакырулар" конкурсында проектларын якладылар 18.03.2023

18 март көнне "Сириус" мәгариф үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәгендә Талантлар Университеты "Зур чакырулар" Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсының республика этабын уздырды. Биредә Актаныш районыннан Яңа Әлем мәктәбе укучылары Авсахова Әлфия, Локманов Ильвир һәм Актаныш технология техникумы студенты Салихов Ильнур, үзләренең фәнни җитәкчеләре белән башкарган проект эшләрен якладылар. Нәтиҗәләрне көтәбез, уңышлар юлдаш булсын!
-
Кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыю акциясе 18.03.2023

18 март көнне мәктәбебездә кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыю оештырылды. Бу акциядә иң актив 6 нчы сыйныф укучылары булдылар.
-
Башлангыч сыйныф укучылары “Puff-the-Ball” дип исемләнгән музыкаль спектакль күрсәттеләр 16.03.2023

Инглиз теле атналыгы кысаларында 3-4 нче сыйныф укучылары (Муллахмәтова Әминә, Индаев Салих, Габдрашитова Азалия, Мирзасалихов Гомәр, Муллахмәтов Рәмис, Шәрипова Юлия) “Puff-the-Ball” дип исемләнгән музыкаль спектакль күрсәттеләр. Укучыларыбызның оста итеп уйнауларына барлык тамашачылар да сокланып карап утырдылар. Афәрин, алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Укучыларыбыз кош оялары ясауда катнашалар 15.03.2023

Туган ягыбызга канатлы дусларыбыз - кошлар кайтуны укучыларыбыз бик шатланып, зарыгып көтәләр. Алар бик тырышып кошлар турында рәсемнәр, әтиләре, дәү әтиләре белән кошларга матур-матур оялар ясыйлар. Бу чараларда 2 сыйныф укучылары бик актив.



