Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2023

26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы.Шагыйрь калдырган иҗат мирасы - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн - Туган тел көне ул. Тукай айлыгы кысаларында, укучылар мәктәптә уздырылган конкурсларда катнаштылар, шагыйрь әсәрләренә рәсемнәр ясадылар, шигырьләрен укыдылар.
-
Макулатура җыю экологик акциясе 20.04.2023

Мәктәбебездә ел саен макулатура җыю оештырыла. Бу экологик акциядә 6 нчы сыйныф укучылары бик теләп катнашалар.
-
Полиция вәкилләре белән очрашу 20.04.2023

Бүген мәктәбебезнең "Үсеш ноктасы" үзәгендә 7-8 сыйныф укучылары белән полиция вәкилләре очрашты. Алар Алабуга шәһәрендә урнашкан Суворов училищесы белән таныштырдылар. Уку йортының тормышы турында сөйләделәр. Теләгән укучыларны укырга чакырдылар.
#профориентация #укуйорты #һөнәр
-
Экология буенча рәсем конкурсында катнашу 20.04.2023

Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары Хуҗина Ралина, Мирзаһитова Әминә республика конкурсының район этабында уздырылган экология буенча рәсем конкурсында катнашалар. Аларга уңышлар телибез.
-
Яңа Әлем мәктәбе волонтерлары хәрби операциядәге райондашыбызның әнисен шефлыкка алды 20.04.2023

Райондашыбыз Илсур Зәкиев үз теләге белән хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән батыр егетләрнең берсе. Хәзерге вакытта аның әнисе Галия апа ялгызы гына гомер кичерә. Илсур хәрби операциягә киткәнче "Башак" хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшли. Аның СВОдагы хезмәте турында гел яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Шушы көннәрдә генә утлы нокталардан ялга кайткан егетләр взвод командиры Илсур Зәкиевның ротада бик зур абруйда икәнен сөйләделәр. Вакытында Чечня сугышында катнашкан Илсурның тәҗрибәсе дә, осталыгы да җитәрлек. Ул Актаныштан килгән егетләргә генә түгел, башка солдатларга да рухи терәк һәм киңәшче, ышанычлы дус. Шундый батыр йөрәкле ул тәрбияләп үстергән Галия апа үзе дә олы хөрмәткә лаек. "Мондый аналарга ярдәм итү балаларга олы савап, бигрәк тә изге Рамазан аенда", ди сигезенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Фидания Якупова. Язманы тулысынча "Актаныш-информ" сайтында укыгыз.
-
Һәйкәл алдын чистарту 17.04.2023

Укучыларыбыз, чисталык айлыгы кысаларында, һәйкәл алдын чистартып, матурлап куйдылар.
-
Өлкәннәргә шефлык 17.04.2023

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәрдаим ялгыз әби-бабайларның хәлләрен белеп, ярдәм итәләр. Су кертү, чуп түгү, утын ташу кебек эшләр башкаралар.
-
Күңелле тәнәфес 17.04.2023

2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, мәктәптә укучыларыбыз "Рәхмәт сиңа, Укытучым!" исеме астында бәйрәм кичәсе уздырдылар. Хөрмәтле укытучыларыбыз укучылар әзерләгән төрле уеннарда катнаштылар, күңелле ял иттеләр. Кичә укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. #укытучыһәмостазелы
-
Профильная программа по математике «Математика 6++» 17.04.2023

С 3 по 16 апреля в Республиканском центре выявления и поддержки одаренных детей и молодежи в Республике Татарстан состоялась профильная программа по математике «Математика 6++». В рамках сетевого взаимодействия с Университетом талантов, двое учащихся нашей школы - ученики 5 и 7 класса, призеры муниципального этапа Всероссийской олимпиады по математике, обучались на данной профильной программе.
-
Ветеран укытучы Вәзилә Чинаеваның "Гөлләр калды күңелдә" исемле китаплары мәктәп китапханәсенә бирелде 10.04.2023

Мәктәп китапханәсенә яңа китаплар кайтты. Алар арасында ветеран укытучы Вәзилә Чинаеваның "Гөлләр калды күңелдә" исемле китабы да бар.



