Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Алтын көз" 01.10.2026

Алтын көзгә кердек. 2 нче кечкенәләр төркеме балалары көзне сурәтләргә төшердлеләр.
-
"Көзге ярминкә" 25.09.2026

Бүген бакчабызда көзге ярминкә узды. Ярминкәне оештыруда әти-әниләребез зур ярдәм күрсәттеләр. Ярдәмгә шулай ук мәдәният хезмәткәрләре дә килде. Күз явын алырлык матурлык,көзге муллыктан сыгылып торган өстәлләрр, бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр кулы белән эшләнгән кул эшләре, бакча ризыклары белән тулы иде. Күңелле көзге бәйрәмне уздыруда ярдәм иткән һәркемгә чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
"Гомуми җыелышта" 18.09.2026

Бүген бакчабызда ата-аналарның гомуми җыелышы узды. Көн тәртибендә коллектив һәм яңа ата-аналар белән якыннан танышу, яңа уку елына планнар, ата-аналар комитетын сайлау һ.б.лар иде.
-
"Хәерле еллар килсен!! 01.09.2026

Бүгеннән бакчабызда 3 төркем дә тулы көченә эшли башлады. Бакчабызга бүген беренче тапкыр 4 нәнине кабул итеп алдык. Хезмәттәшләргә һәм балаларга уңышлы уку еллары телибез!
-
Бакчабыз -гөлбакча 19.08.2026

Җәйге чорда бакчабызда төрле яклап эшчәнлекләр алып барыла. Нәниләребезне тәрбияләү белән беррәттән бакчабызның матурлыгы да бик мөһим.
-
"Хуш,бакчам!" 31.05.2026

Бүген бакчабызда "Хушбакчам!" исеме астында бәйрәм узды. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче 4 нәниебезнемәктәпкә озаттык. Хәерле, имин юллар булсын!
-
"Җиңү тәрәзәләре" 08.05.2026

Быел да без төркемнәребездә "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылдык.Күкләребез аяз,җиребез тыныч булсын.
-
Карга боткасы 30.04.2026

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасыдыр. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Киров урта мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм төрле уеннар, җырлар белән үрелеп барылды.Тәмле ботка белән сыйландык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Оештыручыларга бик зур рәхмәт.
-
Йөгерү сезонын ачу 30.04.2026

30 апрель көнне Киров урта мәктәбе йөгерү сезонын ачып җибәрде. Йөгерештә барлык укучылар да катнашты.1.2,3 урынга ия булган укучылар мәктәп дирекциясенең грамотасына ия булдылар.
-
«Замечательный вожатый» 28.04.2026

Район күләмендә үткәрелгән «Замечательный вожатый» бәйгесендә Киров урта мәктәбенең 8 нчы сыйныф укучысы Галямов Камил 3‑нче урынга ия булды!
Камилне һәм аны әзерләгән Йолдыз Загидулловнаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә югары нәтиҗәләр көтеп калабыз!










