Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Тукай -бөек шәхес!" 27.04.2026

Бүген Габдулла Тукай иҗатына багышлап тәкъдим ителгән күргәзмәгә йомгак ясалды. Күргәзмәгә үзләренең кул эшләрен тәкъдим иткән барлык әти-әниләргә дә зур рәхмәт!
-
"Тәрбияче сөйләме" 24.04.2026

Бүген бакчабызда район күләм чара узды. "Тәрбияче сөйләме балалар сөйләме үсешендә төп чыганак" исеме астында узган рус теле тәрбиячеләренең район методик утырышында кечкенәләр төркемендә "Песидә кунакта" исеме астында ана теленнән белем бирү эшчәнлеге, уртанчылар төркемендә "Спасение мышонка" исемнәре астында рус теленнән белем бирү эшчәнлеге узса, зурлар төркемендә "Идел буе халыклары хәзинәсе" исеме астында күңел ачу чарасы узды.
-
"Татар кызы, татар малае" 21.04.2026

Район күләмендә узган "Татар кызы, татар малае" бәйгесендә бакчабыздан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Зилия Сираева катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Әфәрин Зилиябез .Киләчәктә дә сиңа зур уңышлар телибез!
-
"Тәмле юл билгесе" 10.04.2026

Бүген "Тылсым" балалар бакчасынд мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юлда йөрү квгыйдәләренә өйрәтүне ныгыту максатыннан, район күләмендә игълан ителгән, "Тәмле юл билгесе" бәйгесе узды. Бәйгедә мәктәпкә әзерлек төркеменнән Сираева Зилия Разим кызы һәм әнисе Сираева Назлыгөл Хатмулла кызы катнаштылар. Алар бу бәйгедә тәмле, хуш исле икмәкне тәкъдим иттеләр. Зилиябез "Иң мөһим юл бәйгесендә" җиңүче булды бүләкләр белән кайтты. Безнең өчен иң мөһиме- нәниләребезнең өйрәнгән юл йөрү кагыйдәләрен тормышта дөрес итеп итеп куллана бклүе.
-
"Канатлы дуслар" 08.04.2026

Кабат җиргә язлар килде. Кабат канатлы дусларны каршы алдык. бу максаттан бакчабызда төрле эшчәнлекләр алып барыла. Бу атнада зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә "Канатлы дуслар" исеме астында уен-викторина узды. максат: кошларның тормышы белән якыннан танышу.
-
Канатлы дусларга бүләк" 04.04.2026

Бүген нәниләребез белән "Канатлы дуслврга бүләк" исеме астында бәйрәм иртәсе узды. Максат: Кошлар белән якыннан танышуны дәвам итү, кошларга карата мәрхәимәтлелек, җылы караш тәрбияләү. Бездә кышлаучы һәм җвлы якка китүче кошларны аеруны ныгыту.
Фаррахова Аида Нияз кызы абыйсы ясап биргән сыерчык оясын бакчабызга бүләк итеп бирде. Аидабызның абыйсы Роланга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Бакчада бер көн 03.04.2026

Бакчада гадәти бер көн. Кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге. Яшелчәләрнең организмга файдасы буенча балалар белән әңгәмә вакыты. Максат: балаларның яшелчәләрне аера өйрәнүләрен ныгыту, яшелчәләрнең организмга файдасы хакында башлангыч белем бирү.
-
"Кече бакча" 27.03.2026

Нәниләребез белән тәҗрибә эшчәнлекләрен башлап җибәрдек. Орлыкларны үз куллары белән утырткач, түземсезлек белән тишелеп чыкканын көтеп торалар. Аннары бик теләп тәрбияләп торалар.
-
"Гаилә мәктәбе" 24.03.2026

Киров урта мәктәбенең 9-11 класс укучылары өчен үзенчәлекле көн булды - алар Актанышның ЗАГС бүлегендә булдылар! Очрашу кысаларында психолог, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баяновна һәм Руслан хәзрәт белән әңгәмә булды. Очрашуда укучылар иң мөһим нәрсәләр турында сөйләштеләр: гаилә кыйммәтләре, ата-аналарга хөрмәт һәм чын бәхетнең ничек төзелүе. Мондый сөйләшүләр яшүсмерләргә гадәти әйберләргә яңача карарга, киләчәк турында уйланырга һәм тормышта нинди сыйфатларның чыннан да мөһим булуын аңларга ярдәм итә. Чара балаларга гаиләнең әһәмияте, якын кешеләренең роле һәм сәламәт мөнәсәбәтләр булдыруда җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итте. Руслан хәзрәткә зирәк сүзләре һәм эчкерсез әңгәмәләре өчен, ә ЗАГС хезмәткәрләренә кунакчыл булганнары өчен зур рәхмәт!
-
Кышкы сезонны ябу 24.03.2026

Бүген Актанышның «Бүләк» чаңгы базасында кышкы сезонны ябу тантанасы булды. Анда Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, районыбызның чаңгы федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов катнашты.Киров урта мәктәбенең чаңгы шуарга яратучы укучылары да уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.










