Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Ату ярышы 04.02.2015

4 февраль көнне районда ату ярышы үтте. Әлеге ярышта безнең мәктәптән Рашитова Алия (8 кл), Гардиев Айваз (8 кл), Биктимеров Алмариз (10 кл) катнаштылар һәм 5 нче урын алып кайттылар. (Укытучылары: Шайхулмарданов Ә. В.) Афәрин, укучылар!
-
Йолдызлыкка әзерлек 04.02.2015

Мәктәптә "Созвездие - Йолдызлык 2015" конкурсына әзерлек дәвам итә.
-
Конкурс нәтиҗәләре 03.02.2015

Районда уздырылган сочинение конкурсында 4 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Азамат I урынны алды. "Батырларга мәңгелек дан!" дигән темага сочинение язды. Афәрин! (Укытучысы: Самигуллина Ф. И.)
-
Проект эшенә әзерлек 03.02.2015

Башлангыч класслар арасында эзләнүле проект эшенә материаллар җыя башладылар.
1 кл - Әйләнә - тирә
2 кл - Әйләнә - тирә
3 кл - Математика
4 кл - Татар теле фәннәре буенча.
-
Ризаэддин Фәхреддин укулары 02.02.2015

Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә XII Республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелә. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Рәшитова И. С. фәнни - эзләнү эше белән 4 нче февральдә үткәреләчәк конференциягә чакырылды. Уңышлар теләп калабыз!
-
Сочинение конкурсы 30.01.2015

30 гыйнвар көнне 3 нче класс укучысы Ганиев Нурислам, 4 нче класс укучысы Сибгатуллин Азамат сочинение конкурсының зона ярышында җиңеп, район этабына киттеләр. (Укытучылары: Гиздуллина А. Ф., Самигуллина Ф. И.) Аларга уңышлар телибез!
-
"Созвездие - Йолдызлык - 2015" 30.01.2015

Мәктәбебездә "Созвездие - Йолдызлык 2015" конкурсына әзерлек эшләре бара.
-
Сәнгатьле сөйләү конкурсы 30.01.2015

29 гыйнвар көнне мәктәптә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 1 - 4 класслар арасында шигырь, 5 - 7 класслар арасында проза әсәрләрен сәнгатьле сөйләү конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста авыл китапханәчесе Сибгатуллина Э. Ф. катнашты. Уңышлы чыгыш ясаучылар: Хузина Азилә (3 кл), Галимарданова Зилә (3 кл), Имамов Нияз (4 кл), Сибгатуллина Алисә (7 кл), Карамуллина Юлия (7 кл)
-
Хоккей ярышы 29.01.2015

29 нчы гыйнвар көнне Кировта хоккей буенча Актаныш кадет интернат һәм Киров мәктәбе командалары көч сынашты. 2 : 1 исәбе белән Киров мәктәбе командасы беренчелеккә чыкты. Афәрин, егетләр!
-
Сочинение конкурсы 27.01.2015

27 нче гыйнварь көнне Киров урта мәктәбе базасында Киров, Яхшый, Сәфәр мәктәпләренең 3, 4 класс укучылары арасында сочинение конкурсы булып узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
3 нче класслар арасында: 1 урын - Ганиев Нурислам, Киров урта мәктәбе, укытучысы: Гиздуллина А. Ф.
2 урын - Марданова Элина, Сәфәр урта мәктәбе, укытучы Фазлыева Г. И.
4 нче класслар арасында: 1 урын - Сибгатуллин Азамат, Киров урта мәктәбе, укытучы Самигуллина Ф. И.
Багаветдинова Камилә, Яхшый мәктәбе, укытучы Шайхуллина С. Р.
2 урын - Альмакаева Л, Сәфәр урта мәктәбе, укытучы Мирзагитова Ф. Р.










