Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Кече бакча" 27.03.2026

Нәниләребез белән тәҗрибә эшчәнлекләрен башлап җибәрдек. Орлыкларны үз куллары белән утырткач, түземсезлек белән тишелеп чыкканын көтеп торалар. Аннары бик теләп тәрбияләп торалар.
-
"Гаилә мәктәбе" 24.03.2026

Киров урта мәктәбенең 9-11 класс укучылары өчен үзенчәлекле көн булды - алар Актанышның ЗАГС бүлегендә булдылар! Очрашу кысаларында психолог, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баяновна һәм Руслан хәзрәт белән әңгәмә булды. Очрашуда укучылар иң мөһим нәрсәләр турында сөйләштеләр: гаилә кыйммәтләре, ата-аналарга хөрмәт һәм чын бәхетнең ничек төзелүе. Мондый сөйләшүләр яшүсмерләргә гадәти әйберләргә яңача карарга, киләчәк турында уйланырга һәм тормышта нинди сыйфатларның чыннан да мөһим булуын аңларга ярдәм итә. Чара балаларга гаиләнең әһәмияте, якын кешеләренең роле һәм сәламәт мөнәсәбәтләр булдыруда җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итте. Руслан хәзрәткә зирәк сүзләре һәм эчкерсез әңгәмәләре өчен, ә ЗАГС хезмәткәрләренә кунакчыл булганнары өчен зур рәхмәт!
-
Кышкы сезонны ябу 24.03.2026

Бүген Актанышның «Бүләк» чаңгы базасында кышкы сезонны ябу тантанасы булды. Анда Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, районыбызның чаңгы федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов катнашты.Киров урта мәктәбенең чаңгы шуарга яратучы укучылары да уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
"Йолдызлык - Созвездие" телевизион фестивале 23.03.2026

Быел Әгерҗедә уздырылучы "Йолдызлык - Созвездие" телевизион фестивалендә Әгерҗе, Минзәлә, Менделеевск, Актаныш районнары 10-11март көннәрендә зона этабында очрашты. 2көндә 200гә якын номер каралган. Шулар арасында Киров мәктәбе укучысы Хәбирова Ләйсән дә катнашып, "Вокал-соло" номинациясендә 1урынга һәм Казан шәһәрендә уздырылучы суперфинал этабына чакыру алды.Ләйсәннең үзенә һәм аның белән көнне төнгә ялгап, бар көчен кызганмый шөгыльләнгән музыка укытучысы - Илсөя Индусовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алда да зур уңышлар телибез
-
"Илдә тынычлык булсын!" 23.03.2026

Уртанчылар төркемендә патриотик тәрбҗия буенча эшчәнлек. Әңгәмәдән соң рәсемләү мизгелләре...
-
ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очрашу 21.03.2026

Киров урта мәктәбе укучылары, Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очрашуда катнаштылар.Ләйсән Радифовна укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан бик матур, җанлы әңгәмә корды. Әңгәмә ахырында уйландыра торган кино карадык, елдан-ел юл һәлакәтләре артып тора, күпме кешеләрнең гомере өзелә... Уйланырга урын да бар бит... Замана укучыларының карашы нинди? Яшь җитмичә, правасыз руль артына утыру нәрсәгә китерә, квадроцикл, мопед һәм башка төр "кыйммәтле уенчыклар" ни өчен кызыксындыра? Нәтиҗәдә нәрсә көтәргә? Бу сорауларга балалар кино карап җавап таптылар. Юл хаталарны кичерми, шуны истән чыгармасак иде, дигән фикергә килештеләр.
-
Волейбол ярышы 21.03.2026

Көн башлангыч сыйныфларда "Күңелле стартлар", ә зур классларда - волейбол ярышы белән дәвам итте.Волейбол ярышында 1 урында 9 класс,2 урынны- 7 класс,3 урынны-6 класс укучылары яулады.Аларны чын күңелдән котлыйбыз
-
«Сәламәтлек көне» 21.03.2026

Бүген безнең мәктәптә - «Сәламәтлек көне»
Шул уңайдан барлык укучылар да чаңгы ярышында катнаштылар.Балалар чыдамлык, ихтыяр көче һәм спорт рухы күрсәтеп, чаңгыда дистанцияне үттеләр.Ярышлар нәтиҗәләре буенча төрле яшь категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнде:
Башлангыч класс кызлар арасында:
1 урын - Шаяхметова Мәрьям,2урын - Ганиева Исламия,3 урын - Шайхелмарданова Алия
Егетләр арасында
1урын - Валиуллин Әмирхан,2урын - Амиров Рәмис,3 урын - Шәйхуллин Солтан.
5-7 класс кызлары арасында:1 урын - Валиуллина Асылъяр ,2 урын - Рәшитова Мәдинә,3 урын - Камалова Аделина
Егетләр арасында:
1 урын - Сибгатуллин Альфред,2 урын - Валиуллин Артем,3 урын - Гардиев Ислам
8-11 класс кызлары арасында:,1 урын - Сибгатуллина Риана,2 урын - Миргалимова Таңсылу ,3урын - Аглямова Айсылу һәм Балахонцева Ольга
Егетләр арасында:1 урын - Самигуллин Ильвир,2урын - Бутаков Максим,3 урын - Маннанов Илназ.
Алар грамоталар белән бүләкләнделәр. Әмма чараның төп нәтиҗәсе - күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр һәм һәр катнашучы өчен актив яшәү рәвешенең мөһимлеген аңлау!Физкультура укытучысы Булат Роберт улына, тәрбия секторына һәм класс җитәкчеләренә ярыш оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен, ә барлык балаларга катнашканнары һәм күтәренке кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Әхлак дәресе 14.03.2026

Бүген мәктәптә үзенчәлекле дәрес — әхлак дәресе булды! Дәресне үзебезнең яратып өлгергән остабикәбез Усманова Тәхия Әхтәм кызы уздырды. Бөтен мәктәп коллективы актлар залында мөһим нәрсәләр турында уйланырга җыелды. Балаларның игътибар белән тыңлауларын һәм һәр сүзне сеңдерүләрен күрү күңелне нечкәртте. Бу көн балаларның күңелләрендә бары тик якты фикерләр һәм яхшы хисләр генә калдыргандыр, дип өметләнәбез.
-
Учение по гражданской обороне 14.03.2026

Сегодня в нашей школе состоялось учение по гражданской обороне. В мероприятии приняли участие:
✅педагогический коллектив школы;
✅сотрудники сельского дома культуры;
✅фельдшер сельского медицинского пункта;
✅представители сельского исполнительного комитета. Учение позволило отработать алгоритмы действий в чрезвычайных ситуациях и повысить уровень готовности всех ответственных служб. Благодарим участников за слаженную работу и ответственное отношение!










