Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Театр түгәрәге 10.09.2026

Йолдыз Загидулловна җитәкчелегендә театр түгәрәге эшчәнлеге????????????
-
Тотальный диктант 08.09.2026

Бүген мәктәптә «Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты язалар! ????
Диктант 2026 елда «Халыклар Йорты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра. Диктантның партнёрлары — «Рувики» Интернет-энциклопедиясе, Россия Фәннәр академиясе Теле белеме институты һәм «Тотальный диктант» телләрне, мәдәниятләрне үстерү фонды.
Бөтенроссия диктантының текстын күренекле авар шагыйре, Дагестанның һәм күпмилләтле совет әдәбиятының чын символы булган Рәсүл Гамзатов язган. ????
Укучыларыбызның тырышлыгы һәм игътибары өчен рәхмәт! Диктантта һәрберсенең үз нәтиҗәсе булыр дип өметләнәбез, барысына да уңышлар телибез! ????
-
Линейка 07.09.2026

Атнаның беренче көне — традицион линейка белән башланып китте. Флаг күтәрелде, гимн яңгырады — традициябезне саклап, яңа атнаны күтәренке кәеф белән башладык. Үткән атнадагы уңышларны искә алдык. Алдагы атнага максатлар билгеләнде — бергәләп күбрәк нәтиҗәгә ирешербез! ????
-
"Хәерле еллар килсен!! 01.09.2026

Бүгеннән бакчабызда 3 төркем дә тулы көченә эшли башлады. Бакчабызга бүген беренче тапкыр 4 нәнине кабул итеп алдык. Хезмәттәшләргә һәм балаларга уңышлы уку еллары телибез!
-
Белем көне 01.09.2026

Бүген нинди матур көн! 1 сентябрь, Белем бәйрәме! ????
Мәктәптә тагын бер ел башлана — тагын бер бәйрәм, тагын бер 1 сентябрь — Белем бәйрәме уңаеннан мәктәбебездә тантаналы линейка үткәрелде.
Чарада укучылар, укытучылар, әти‑әниләр һәм кунаклар катнашты.
Айрым игътибар беренче сыйныф укучыларына юнәлдерелде: аларны котладылар, алар өчен матур сүзләр әйтелде.
Линейка барышында җырлар башкарылды, бәйрәм атмосферасы барлыкка килде.
Яңа уку елы барлык укучылар өчен кызыклы, уңышлы һәм файдалы булсын!
Барлык укучыларыбызга, укытучыларыбызга һәм әти‑әниләргә уңышлы уку елы телибез! ???? -
Бакчабыз -гөлбакча 19.08.2026

Җәйге чорда бакчабызда төрле яклап эшчәнлекләр алып барыла. Нәниләребезне тәрбияләү белән беррәттән бакчабызның матурлыгы да бик мөһим.
-
"Хуш,бакчам!" 31.05.2026

Бүген бакчабызда "Хушбакчам!" исеме астында бәйрәм узды. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче 4 нәниебезнемәктәпкә озаттык. Хәерле, имин юллар булсын!
-
"Җиңү тәрәзәләре" 08.05.2026

Быел да без төркемнәребездә "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылдык.Күкләребез аяз,җиребез тыныч булсын.
-
Карга боткасы 30.04.2026

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасыдыр. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Киров урта мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм төрле уеннар, җырлар белән үрелеп барылды.Тәмле ботка белән сыйландык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Оештыручыларга бик зур рәхмәт.
-
Йөгерү сезонын ачу 30.04.2026

30 апрель көнне Киров урта мәктәбе йөгерү сезонын ачып җибәрде. Йөгерештә барлык укучылар да катнашты.1.2,3 урынга ия булган укучылар мәктәп дирекциясенең грамотасына ия булдылар.










