Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
"Сәйяр" 23.11.2022

Гимназиябезнең “Милли җәүһәрләр” театр коллективы Миләүшә Аграпованың “Онытырга хакым юк” драмасы белән "Сәйяр" балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестиваленең Яр Чаллы шәһәрендә узган зона этабында катнашып, сертификатка ия булды. Котлыйбыз!
-
Төшке ашта 22.11.2022

Бүген башлангыч өлешендә укучыларга әзерләнгән төшке ашны 1Б сыйныфында укучы Нуриманның әнисе Айзирәк Илгиз кызы Локманова тәмләп карады. Гимназиябездә әлеге юнәлештә ата-аналарның дежур тору графигы эшләнгән. Тикшерү вакытында ата-аналар тарафыннан барлык санитар-эпидемиологик нормалар да үтәлә.
-
Республика фестивалендә 22.11.2022

Гимназиябезнең “Милли җәүһәрләр” театр коллективы Миләүшә Аграпованың “Онытырга хакым юк” драмасы белән "Сәйяр" балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестиваленең Яр Чаллы шәһәрендә узган зона этабында катнашты. Яшь артистларыбызга, җитәкчеләре – педагог оештыручылар Миләүшә Рәдис кызы Аграпова һәм Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизовага уңышлар, матур җиңүләр телибез!
-
Безнең җиңү 22.11.2022

Гимназиябез укучылары апалы-энеле Айзирәк һәм Самир Сабировлар "Бала хокук даирәсендә - 2022" видеороликлар республика бәйгесендә катнашып, җиңү яуладылар! Айзирәк һәм Самирны котлыйбыз! Алар турында бүген ТНВ каналында яңалыклар тапшыруында сөйлиячәкләр. Карамый калмагыз!
-
ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕН КАРШЫЛАП! 22.11.2022

2а сыйныфы класс җитәкчесе Сөмәя Тәлгать кызы Әниләр көненә багышланган кичәләргә беренчеләрдән булып старт бирде!
-
"Кванториум" 22.11.2022

1-2 сыйныф укучылары "Кванториум" дәресләрендә бик теләп катнашалар.
-
"Математик әкиятләр" 22.11.2022

3В сыйныфында математикадан ата-аналар арасында "Математик әкиятләр" проект конкурсы бара. Балалар, һәр дәрестә, гаиләдә бергәләп эшләгән проект эшләрен сыйныф җитәкчесе Дилара Дуглас кызы Хөббетдинова һәм укучылар алдында яклыйлар. Бүген Билалның әнисе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова укучыларга ачык дәрес күрсәтте.
-
"Сәламәтлек дәресе" 22.11.2022

Башлангыч сыйныфларда шәфкать туташы Филария Анфас кызы Шәйморатова катнашында "Сәламәтлек дәресе" узды. Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау һәм, әлбәттә, хәрәкәт! Укучылар әлеге хакта "Роспотребнадзор" тарафыннан әзерләнгән видеолар карады.
-
Атналык дүшәмбе линейкасы 21.11.2022

Яңа уку атнасы, гадәттәгечә, дүшәмбе линейкасы белән башланып китте. Тантаналы рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары кертелде. Олимпиада һәм төрле бәйгеләрдә уңышлары өчен укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
Алинәне котлыйбыз! 21.11.2022

Экология фәненнән олимпиаданың муниципаль этабында 7 сыйныф укучысы Вәлиева Алинә призер исеменә лаек булды. Афәрин! Котлыйбыз!
















