Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Журналист, танылган язучы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу 23.05.2018

23 нче май көнне Аккүз мәдәният йортында журналист, танылган язучы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үтте.Язучы Саба районы Эзмә авылында дөньяга килгән.Гөлсинә Наил кызы үзенең иҗаты, әсәрләре турында сөйләде.Очрашу бик кызыклы үтте.
-
Россиякүләм "Китапнамә"ләр бәйгесе нәтиҗәләре 21.05.2018

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы белән үткәрелгән II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе НӘТИҖӘЛӘРЕ билгеле...
Агымдагы елны бәйгегә 5 юнәлеш буенча 77 эш кабул ителде. Иң күп китапнамәләр гуманитар фәннәр юнәлешендә кабул ителде (39 эш). Республиканың төрле районнарыннан килгән эшләр белән беррәттән Пенза, Самара өлкәләреннән дә эшләр тәкъдим ителде...
Гран-При:
Актаныш муниципаль районының «Аккүз төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы. “Күгәрчен оя корганда” китапнамәсе белән.
-
Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының еллык эшчәнлеге 19.05.2018

Кичә, 18 май көнне, Актаныш Балалар сәнгать мәктәбе укучылары бер еллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, үз һөнәрләрен Актаныш тамашачысы һәм әти-әниләр хозурына тәкъдим итте. Безнең мәктәптән “Гармония” исемендәге инструменталь ансамбль чыгыш ясады.Укучыларның рәсемнәре тәкъдим ителде.
-
19 май- Пионер туган көн! 19.05.2018

Педагог-оештыручы Шәйдуллина Л.Н. укучылар белән пионер туган көн уңаеннан, музейда экскурсиядә булдылар.
-
"Профдебюд" конкурсы 18.05.2018

17 май көнне техникумда укучыларның "Профдебюд" исемле конкурсында 9 класс укучысы Шайхразиева Нәзилә уңышлы чыгыш ясады. "Татар ашлары" һәм "Поварское дело" компетенциясендә катнашып сертификатка ия булды.
-
Гамил Афзал исемендәге төбәкара иҗат фестивале 16.05.2018

15 май көнне Гимназия бинасында Гамил Афзал исемендәге төбәкара яшь иҗатчылар бәйгесенең йомгаклау туры үтте. Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Пугачев Антон лауреат дипломына ия булды. Җитәкчесе: А.И.Шакирова.
-
Бөек Җиңүгә 73 ел!!! 10.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы митингта авыл халкы, тыл һәм хезмәт ветераннары, укучылар, укытучылар, кайткан кунаклар катнашты. «Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Килгән кунаклар авыл халкын бәйрәм белән котлады. Яуда ятып калганнар бер минут тынлык белән искә алынды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бәйрәм тантанасы балаларның шигырь, биюләре белән үрелеп барды.Бәйрәм тынычлык теләп шарлар очыру белән тәмамланды.
-
Проект эше. 07.05.2018

8 нче сыйныф укучысы Галләмова Зәлия "Хәсән Туфан иҗаты"на багышланган проект эше яклады.Җитәкчеләре: З.Н.Әхмәтова, А.И.Шакирова.
-
Тыл ветераннары белән очрашу. 07.05.2018

7 нче май көнне мәктәптә тыл ветераннары белән очрашу узды.Ветераннар үзләренең үткәннәрен сөйләделәр, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга өлкәннәрдән җаваплар алдылар.Муллаянова Зөһрә, Галиуллина Милена үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.Очрашу чәй табыны янында тәмамланды.Кичәне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.И.Шакирова, педагог-оештыручы Л.Н.Шәйдуллина уздырды.
-
Научно-практическая конференция 06.05.2018

28 апреля в Казани прошла XVI - Республиканская научно-практическая конференция школьников имени Л.Н.Толстого, на которой участвовал ученик нашей школы Пугачев Антон ( 6 класс ) Учитель: Ахметова Чулпан Инсафовна. По результатам конференции он получил сертификат за активное участие. Поздравляем с победой учащихся и их руководителей и желаем дальнейших открытий в науке и творчестве!














