Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
1 октябрь-Өлкәннәр көне! 02.10.2018

Мәктәбебез волонтерлары өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, ярдәм итеп, кулдан эшләнгән открыткаларны бүләк иттеләр.Өлкәннәребез бик сөенеп калдылар.
-
Ярминкә 01.10.2018

30 нчы сентябрь көнне районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкә узды.Ярминкәдә безнең мәктәп коллективы да актив катнашты.
-
Физика атналыгы 27.09.2018

24.09.18-29.09.18 көннәрендә мәктәп күләмендә физика атналыгы дип игълан ителде. Атналык кысаларында 8-9 класс укучылары катнашында "Физик КВН" һәм 8 нче класста ачык дәрес үткәрелде. Атналыкны физика укытучысы Р.С.Гареев үткәрде.
-
Гриппка каршы прививка 21.09.2018

Мәктәптә укучыларга гриппка каршы прививка ясатылды.
-
"Игътибар-балалар!" 05.09.2018

Мәктәптә 27 августтан 9 сентябрьгә кадәр уздырылучы "Игътибар-балалар!"акциясе барышында, "Юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалаучы" Актаныш районы бүлек җитәкчесе Сәетова Рәсимә Заһит кызы һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче муниципаль хезмәткәр Багавиева Динара Алмаз кызы белән очрашу булды.
-
Белем бәйрәме! 01.09.2018

1 нче сентябрь - белем бәйрәме, беренче кыңгырау бәйрәме. Бүген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган яңа уку елы башланды. Кадерле укучылар, зур ихтирамга лаек булган укытучылар, әти-әниләр! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, укуыгызда, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, уңышлар гына алып килсен.
-
Яңа уку елына әзер! 31.08.2018

Мәктәп яңа уку елына әзер!
-
Котлыйбыз! 29.08.2018

Башлангыч класслар укытучысы Хисамова Айсылу Фәрит кызы районның мәгариф идарәсенең Мактау грамотасына ия булды.Айсылу Фәрит кызын котлыйбыз!
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе 23.08.2018

Бүген, ягъни 23 нче август көнне "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында коллектив тарафыннан җыелган акчалата ярдәм үзебезнең мәктәптә белем алучы ике укучыга тапшырылды.
-
Авиошоу 17.08.2018

Актанышта техник иҗатны үз итүчеләр Авиашоуга бик зур дулкынлану белән әзерләнделәр. Техник модельләштерү белән максатчан шөгыльләнүче остазлар да, укучылар да үзләре ясаган модельләрне кат-кат күздән кичерде, яңартты, яңа детальләр өстәде – камилләштерде. Авиашоу кысаларында алар үз күргәзмәлекләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар да, Актанышта беренче тапкыр уздырылган Авиашоу кысаларында, авиамодельләштерү бәйгесендә, үзләре ясаган ракета белән катнаштылар. Җитәкчеләре:Шакиров И.Ә., Җәмилов Р.Ф.














