Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ярыш нәтиҗәләре 17.08.2018

Авиошоу ярышында безнең укучылар мактаулы 3 урынга ия булдылар.Молодцы!
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының август киңәшмәсе 09.08.2018

9 нчы август көнне “Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе” базасында тәрбия эше буенча директор урыынбасарларының чираттагы семинары узды. Монда мөгаллимнәребез тәҗрибә уртаклаштылар, чыгышлар ясадылыр, алдагы уку елына эш планлаштырдылар. Тәрбия өлкәсенә кагылышлы проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Семинарда безнең мәктәптән А.И.Шакирова катнашты. Авыр һәм җаваплы эшләрендә аларга уңышлар телик.
-
Сыйныф җитәкчеләренең август киңәшмәсе 06.08.2018

6 август көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында сыйныф җитәкчеләренең август киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында узган уку елындагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, яңа уку елына максат һәм бурычлар куелды. Чарада безнең мәктәптән сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә җитәкчесе Исламова А.Ф.. һәм 1, 3 нче сыйныфлар җитәкчесе Хисамова А.Ф. катнашты.
-
Саубул, лагерь!!! 21.06.2018

Укучылар бүген лагерь белән саубуллашты.
-
Лагерьда Сабантуй 20.06.2018

Лагерьда гөрләп Сабантуй бәйрәме үтте.Укучылар төрледән-төрле уеннарда актив катнаштылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
12 июнь 12.06.2018

Бәйрәм белән!!!
-
Исәнме, лагерь! 01.06.2018

1 июнь - балаларны яклау көне һәм мәктәбебездә "Ялкын" ял һәм сәламәтләндерү лагере узенең ишекләрен ачты. Бүген 15 укучы мәктәп яны лагеренда ял итә. Әйдәман апалары белән отрядларга бүленделәр. Ашханәдә пешекче апалары тәмледән-тәмле ризыклар әзерлиләр.Укучыларга күңелле яллар телибез.
-
Сабантуй-2018 31.05.2018

Мәктәптә гөрләп Сабантуй бәйрәме үтте.Укучылар төрле уеннарда катнашып, бүләкләр алдылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2018

24 май көнне мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.Бәйрәм белән котларга район мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту методик эшчәнлек буенча урынбасары Имамова Роза Әсгать кызы килде.Ул үзенең изге теләкләрен чыгарылыш класс укучыларына җиткерде.Мәктәп директоры бәйрәм белән котлады, алдынгы укучыларга, укытучыларга диплом, истәлек бүләкләре тапшырды.Ата-аналар укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйттеләр, укучыларга ак юл теләделәр.Бәйрәм кичәсе ветеран укытучылар белән чәй табыны артында дәвам итте.
-
Бәйге нәтиҗәләре 25.05.2018

Район мәгариф бүлеге планы нигезендә күпкырлы сәләтле, зыялы татар балаларын барлау, аларны үз яшьтәшләре арасында республикакүләм таныту, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, башлангыч класс укучылары арасында“Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде. Бәйгедә 1 класс укучысы Шәйдуллин Рәсимҗан ( укытучыcы: Э.Ф.Гарипова), 2 класс укучысы Әхмәтов Данис, 4 класс укучысы Ихсанова Айгөл катнаштылар.Ихсанова Айгөл 1 урынга лаек булды. Җитәкчесе: А.Ф.Хисамова.














