Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
"Ел укытучысы" конкурсы нәтиҗәләре 28.12.2018

"Ел укытучысы" конкурсының район этабында туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Илдус кызы "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә 2 урынга ия булды.Диплом белән бүләкләнде.Аны зур җиңүе белән котлыйбыз!!!
-
Хакимият башлыгының чыршы бәйрәме! 28.12.2018

27 декабрь көнне “Бүләк” базасында мәктәп тормышында алдынгы укучылар өчен хакимият башлыгы “Чыршы бәйрәме” үткәрелде. Бу бәйрәмдә безнең мәктәптән 9 класс укучысы Галләмова Зәлия катнашты. Укучыларны исемле кубок һәм яңа ел күчтәнәче белән бүләкләделәр.
-
"Сәләтлеләр университеты" 28.12.2018

"Бүләк" базасында 26 нчы деабрьдән 28 нче декабрьгә кадәр укучылар үзләренең осталыкларын, белемнәрен ныгыттылар.Безнең мәктәптән Госманова Г.И., Галләмова З.Ф. катнашты.
-
"Яңа ел" бәйрәме 25.12.2018

25 декабрь көнне мәктәбебездә укучыларга һәм балалар бакчасында йөрүче нәниләргә “Могҗизалар илендә” исеме театральләшкән тамаша күрсәттеләр. Соңыннан кичә шигырьләр, җыр, уен- ярышлар белән дәвам итте. Укучыларга һәм кечкенә дусларыбызга бик тә ошады.
-
Эшлекле очрашу 25.12.2018

Район күләмендә "Ел укытучысы" конкурсында җиңгән укытучылар катнашында район башлыгы Э.Н.Фәттахов очрашу үткәрде.Безнең мәктәптән туган тел (татар) укытучысы А.И.Шакирова катнашты.
-
СЕМИНАР-ПРАКТИКУМ «ОСНОВЫ ПЕРВИЧНОЙ ПРОФИЛАКТИКИ ЗАВИСИМОСТЕЙ ОТ ПСИХОАКТИВНЫХ ВЕЩЕСТВ В ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ СРЕДЕ» 20.12.2018

17-19 декабря 2018 года на базе ГБУ ДО «РЦВР» Министерство образования и науки Республики Татарстан состоялся семинар-практикум «Основы первичной профилактики зависимостей от психоактивных веществ в образовательной среде». Семинар проводился в рамках реализации подпрограммы «Профилактика наркомании среди населения Республики Татарстан на 2014 – 2020 годы» государственной программы «Обеспечение общественного порядка и противодействие преступности в Республике Татарстан на 2014 – 2020 годы», утвержденной постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 16.10.2013 №764. В этом семинаре из нашей школы приняла участие УВР Хисамова А.Ф.
-
Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары семинары 12.12.2018

12 декабрь көнне мәктәптә “Шәхеснең иҗади үсешен тәэмин итүдә дәрес, класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшенең бердәмлеге” темасы астында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары район семинары узды. Тәрбия сәгатьләре, ачык чара карап анализланды. Яңа ел бәйрәме, каникул чорына чаралар планы белән танышып, алдагы эшчәнлеккә бурычлар билгеләнде.
-
Мәрхәмәтлелек атналыгы 10.12.2018

Укучылар, өйдә белем алучы Гүзәлнең өендә булып, хәлен белеп кайттылар.Кулдан эшләнгән бүләкләрен бирделәр.
-
"Урок цифры-2018" 06.12.2018

Бүген, ягъни 6 нчы декабрь көнне 5-9 класс укучылары катнашында "Урок цифры-2018" гомуми дәресе үткәрелде. 5-9 нчы класс укучылары "Цифры кода" акциясендә катнашып сертификатларга ия булдылар.
-
"Туган телем - әдипләр теле" VI республика фәнни-эзләнү конференциясе 06.12.2018

5 нче декабрь көнне “Туган телем - әдипләр теле” дип исемләнгән VI республика фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты тарафыннан үткәрелде. Әлеге конференциядә безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучылары Камалов Булат һәм Исламова Зәлия, 8 нче сыйныф укучысы Госманова Гөлшат, 9 нчы сыйныф укучысы Галләмова Зәлия уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучылары:Шакиров И.Ә., Шакирова А.И., Әхмәтова З.Н.














