Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и13 воспитанников / 39 укучы һәм 13 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2024

22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе.1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар - мар итүнең 79 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә “Хәтер һәм кайгы көне” буларак ел саен билгеләп үтелә. Шул уңайдан , “Дуслык” лагерына йөрүче балалар белән һәйкәл янында булдык. Батырларыбызны искә алып, бер минут тынлык оештырдык. Балаларга “Сугыш чоры балалары” турында фильм күрсәттек. Соңыннан, шул темага оригами, аппликацияләр ясадык.
-
"Страус фермасы"на экскурсия 21.06.2024

"Дуслык" лагеры бүген "Страус фермасы"на экскурсиягә барды.
-
"Дуслык лагеры мәдәният йортында кунакта 20.06.2024

Сәләт - ул кешенең эшчәнлек таләпләренә җавап бирүче һәм шул эшчәнлекнең уңышлы үтәлешенең шарты булып торучы индивидуаль психологик үзенчәлеге (психолог В.А. Крутецкий). Бүген мәдәният йортында кунакта булдык. Балалар сәхнәдә чыгыш ясадылар: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, скрипкада уйнаучылар да булды хәтта. Пантомимо да күрсәттеләр. Яшь, сәләтле артистлар үсеп килә.
-
Лагерьда - Корбан гаете 19.06.2024

Корбан Гаете уңаеннан, мәктәп мәчет белән берлектә, балалар өчен бәйрәм уздырды. Бәйрәмдә балалар бергәләшеп кызыклы уеннар уйнадылар. Уйнап арыганнан соң, табын артында ял иттеләр. Корбан итеннән тәмле аш ашадылар, шашлык белән сыйландылар.
-
Тәҗрибәләр көне 18.06.2024

Бүген мәктәбебезнең биология, химия, география фәннәре укытучысы- Рифкать абыебыз лагерьга йөрүче балалаларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте. Шулай ук укучыларга баш мие һәм йөрәк органнарының эшчәнлеге турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырып кына тордылар. Әлбәттә, бер сорау да җавапсыз калмады.
-
Гадәти булмаган көн 17.06.2024

Бүген безнең лагерьда гадәти булмаган көн булды. Көн дәвамында укучылар белән болытларны өйрәндек, аларны күзәттек. Үз күзәтүләрен балалар рәсемнәрдә чагылдырдылар. Көн бик күңелле узды.
-
"Дуслык" лагеры - табигатьтә 15.06.2024

Табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары. Табигать – Ана, Җир-ана дибез. Беркем дә табигатькә битараф түгел. Һәр язучы, шагыйрь, рәссам, композитор табигать турында язмый калмый. Моннан йөз ел элек Лев Николаевич Толстой болай дип язып калдырган: "Бәхет ул - табигать белән булу, аны күрү, аның белән сөйләшү!". Безнең "Дуслык" лагеры да бу фикер белән тулысынча килешә. Җәйге эсселәргә карамыйча, без күбрәк табигатьтә булырга тырышабыз. Бүген дә авылыбызның матур урыннарын карап кайттык. Туган җиребезнең табигатендә сокландыргыч урыннар, чыннан да, бик күп. Яшел тугайлы болыннарга, балыклы, кош-кортлы агымсуларга, түгәрәк күлләргә бай ул.
-
"Союзмультфильм"га 88 яшь тулды! 14.06.2024

14 июнь - "Дуслык" лагерында мультфильмнар көненә багышланды. "Союзмультфильм"га 88 яшь тулды! Легендар киностудия үзенең туган көнен 2024 елның 10 июнендә билгеләп узды. "Союзмультфильм" СССР һәм Россиядә генә түгел, ә дөньякүләм яраткан әсәрләр тудыручы булып тора. Студия, яңа әсәрләр чыгарып, хәзерге вакытта да актив эшчәнлек алып бара. Бүген лагерьдагы балалар Россиянең таныш һәм тәрбияви мультфильмнарын карадылар, кадрлар буенча персонажларны танып белделәр, табышмаклар ярдәмендә мультфильм геройларын искә төшерделәр, танылган мультфильмнардагы җырларны җырладылар. Соңыннан укучылар яраткан персонажларын ясадылар.
-
"Дуслык"лагеры - Казанда 13.06.2024

Бүген балалар белән Казанда кунакта булып кайттык. Иң беренче безне "Әкият" курчак театры каршы алды. Монда без "Кызыклы Шүрәле" дип аталган тәрбияви тамаша карадык. Соңыннан "Дом Великана" дип аталган музейда зурдан-зур предметларны карап чыктык. Үзебезнең яратып өлгергән уен залы "Тики-вики"га юнәлдек. Балалар монда туйганчы төрле уеннар уйнадылар, батутта сикерделәр, кыскасы, күңелле ял иттеләр.
-
12 нче июнь - Рәсәй көне 12.06.2024

Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан, "Дуслык" мәктәп лагерына йөрүче балалар белән төрле чаралар уздырылды.




