Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
E-Mail: | sch1644maina@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
Год основания учреждения: | 1829 |
У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне 05.06.2024
Әлеге экологик бәйрәм 1972 елдан билгеләп үтелә. Бүген экологик проблемалар бик күп, ләкин һәркем, аз-азлап булса да, планетабызны саклау өчен үз өлешен кертә ала. Ничек итепме? Гап-гади кагыйдәләрне үтәп. Тәрбиячеләр лагерьга йөрүче балалар белән шушы кагыйдәләрне искә төшерделәр. Һәркем үти алырлык гади һәм җиңел кагыйдәләр. Гади генә булсалар да, алар безнең тирә - юнебезне саклауга зур өлеш кертергә сәләтле. Балалар арасында шушы кагыйдәләргә нигезләнеп ясалган рәсемнәр конкурсы да үтте.
-
Бөтендөнья кариеска каршы көрәш көне 04.06.2024
4 нче июнь "Бөтендөнья кариеска каршы көрәш көне" буларак билгеләп үтелә. Бу көнне кариес һәм аны профилактикалау ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар үткәрелә.
Әлбәттә, "Дуслык" лагеры да читтә калмады. Балалар белән кариес турында, аның килеп чыгу сәбәпләре һәм аны булдырмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштек. Шулай ук дөрес теш чистартуны да искәртеп үттек. Әңгәмәдән балалар кариеска багышланган кызыклы квест үттеләр. -
Мәктәп лагеры ачылды 03.06.2024
Бүген мәктәп алдындагы "Дуслык" лагеры үзенең эшен башлап җибәрде.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2024
Күркәм традиция буенча, 25нче майда барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырауның моңлы тавышы чыңлады. Бу көнне безнең мәктәбебездә дә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Соңгы кыңгырау бәйрәме олы тормышка юлланучы кичәге укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур, тынгысыз, соклангыч һәм шул ук вакытта сынаулар белән тулы, җаваплы булачагын искәртеп тора кебек. Соңгы тапкыр яңгыраган кыңгырау чыңы укытучылары, сыйныфташлары, туган мәктәбе белән хушлашу авазыдай булып тора.
-
Гаиләгә багышланган сыйныф сәгате 15.05.2024
Укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру,аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлату, балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү максатыннан, мәктәптә “Минем гаиләм” темасына сыйныф сәгатьләре уздырылды.
-
15 нче май - Гаилә көне! 15.05.2024
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телибез. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!
-
Иҗат кичәсе 13.05.2024
Бүген мәктәбебездә Алсу Нәҗминең иҗат кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә бик күп кунаклар җыелды: язучылар, җырчылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре. Кичә "Туган телем- хәзинә" дип аталган исем астында үтте. Килгән кунаклар да, хуҗалар да туган телнең әһәмиятен күп тапкырлар искә төшерделәр. Укучылар Алсу Нәҗминең әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар."Карга һәм карлыгач" шигырен сәхнәләштерделәр. Шагыйрәнең шушы сәхнәләштерелгән шигырендә дә һәр кеше үз телен яратырга, хөрмәт итәргә, сакларга тиешлеге ассызыклана. Укучы кызларыбыз Алсу Нәҗминең буыннан буынга тапшырылып килгән мөнәҗәтен әйттеләр.
-
Җиңү бәйрәме 09.05.2024
Бөек җиңүнең 79 елыгына багышланган митинг. Укучылар авылдашларыбыз өчен матур бәйрәм күрсәттеләр. Өлкән буынга үз куллары белән ясалган котлау открыткаларын тапшырдылар.
-
Укучыларыбыз -яшь патриотлар 09.05.2024
Яшь патриотлар, Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт йөзеннән, үз бурычларын горурлык белән башкардылар. Балалар - илебезнең киләчәге, һәм без аларның Ватаныбызның лаеклы яклаучылары булачагына ышанабыз.
-
"Үлемсез полк" акциясе 09.05.2024
Укучылар "Үлемсез полк"акциясенә кушылды. Бабайларыбыз безнең киләчәгебез өчен көрәшкән. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!!!
Атлыйк әле, бергә атлыйк
Үлемсез полк белән.
Җәлил кебек, бабам кебек
Үлемсез батырлар белән!