Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
-
Билбау көрәше 02.04.2026

Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге.4 нче апрель көнне Норлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында социалистик хезмәт герое Гыйматдинов Габбас Кыямович истәлегенә багышланган Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
Укучыбыз, Хабибрахманов Абдулла, 52 кг авырлык категориясендә икенче урынны яулады. Бу искиткеч нәтиҗә!
Абдулланы шундый зур җиңүе белән котлыйбыз!

-
Без бергә бәйгесе 25.03.2026

Бүген, 25 мартта, “2 нче Аксубай урта мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында “Без бергә” дип аталган иҗади фестивальнең муниципаль этабы булып узды.
Әлеге чарага районның барлык мәктәпләреннән иң сәләтле балалар җыелган иде.
Конкурсантлар халык вокалы (соло), халык вокаль ансамбле, хореография, сәнгати уку, театр иҗаты номинацияләрендә ярыштылар.

“Сәнгатьчә уку” номинациясендә
9 нчы сыйныф укучысы Вәлиев Ибраһим I урынны
һәм 5 нче сыйныф укучысы Сафиуллина Гөлсем III урынны алдылар.

" Халык ансамбле" номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Закиров Инсаф белән 7 нче сыйныф укучысы Донсков Артурдан торган "Майна егетләре" дуэты III урынны алдылар.
Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! -
Мәктәптә математика декадасы 17.03.2026

Бүген "Мәктәптә математика декадасы" кысаларында 6-7 класс укучылары арасында "Математик кроссворд" уены үткәрелде. Укучылар сорауларга җавап бирделәр һәм кроссворд сүзләрен чиштеләр. Чара нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнде. Укучыларга уен бик ошады




