Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и13 воспитанников / 39 укучы һәм 13 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Хl Хәсән Туфанга багышланган республика конкурсы. 20.11.2026

Хl Хәсән Туфанга багышланган республика конкурсы.
Кайсыгызның кулы жылы
Бәйлисе бар йөрәкне. ????
Конкурс алдыннан безнең мәктәп укучылары, шагыйрь шигыреннән бу юлларны девизга алып, эшкә чумдылар. Тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхмәтҗанова Гөлфия Рәфыйковна белән бергә Хәсән Туфан музеена вертикаль экскурсиядә катнаштылар.5,6 сыйныфның яшь рәссамнары шагыйрьнең шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар.Татарстан республикасының тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре Идел буе федераль округы проектларында: Олимпиадада актив катнашалар
"IQ ИФО", «Балачакны кайтарырга» Фестивале, ИФОның «Ватан Геройлары "проекты һәм ИФОның "Гвардеец" программасы, шулай ук чараларда
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Росдетцентр» ФДБУ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Белем» Россия җәмгыяте һәм «балачак навигаторлары» Бөтенроссия проекты. -
Көрәштәге уңышлар! 07.11.2026

7нче ноябрь көнне Аксубайда билбаулы көрәш буенча республика турниры узды. Бу олы спорт бәйрәмендә Татарстанның 13 районыннан килгән 175 иң көчле көрәшче катнашты. Келәмдәге көрәш бик кызу барды, һәр спортчы җиңү өчен бар көчен куйды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Аксубай районы командасы сынатмады – гомумкоманда исәбендә беренче урынны яулады. Районыбызның шундый югары уңышка ирешүендә безнең мәктәп укучыларының өлеше аеруча зур. Безнең егетләр үзләренең ныклыгын, осталыгын күрсәтеп, командага мөһим уңышлар алып килделәр
II урын -Сәгъдиев Рәмзис
III урын- Җамалетдинов Зөлфәт , Камалов Илнур.Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын бу зур җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз! Мәктәбебез сезнең белән горурлана. Җиңүләрегез дәвамлы булсын!
-
Әтиләр көне!
18.10.2026
Әтиләр көне
Россиядә әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 18 октябрьгә туры килә.
Әтиләр көне-ул тагын бер кат ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен белдерү генә түгел, ә гаиләдә әтинең абруен күтәрү, балаларны тәрбияләү өчен җаваплылыгын күтәрү, һәм бу бәйрәмнең төп максаты.
Яхшы әти булу-ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Улы өчен үрнәк, кызы өчен яхшы тылсымчы була: боларның барысын да әти кеше генә өйрәтә, сөйли, яклый, аңлата һәм сабырлык белән эшли ала.
«Әтиләр көне» бәйрәме алдыннан 1-4 сыйныфларда котлау открыткалары ясау буенча мастер - класс узды.
Әтигә оригиналь открытканы тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхмәтҗанова Гөлфия Рәфыйк кызы ясарга булышты. Балалар зур фантазия күрсәттеләр һәм үзләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.
Кадерле әтиләр! Кайгыртучанлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сәламәт, бәхетле булыгыз һәм һәрвакыт балаларыгыз өчен гла булып калыгыз -
Футбол яратучылар 12.10.2026

11нче Октябрь көнне без укучыларыбыз белән «Ак Барс Арена» (Казан Арена) стадионында искиткеч мохиттә булып кайттык!


Балалар мондый зур стадионда беренче тапкыр иделәр, шуңа күрә аларның күзләрендәге шатлык һәм соклану хисләрен сүз белән генә тасвирлап булмый. Стадионның масштабы, яшел кыр һәм җанатарларның көче һәркемне таң калдырды.
Без барыбыз да бердәм булып, яраткан " Рубин"командасы өчен җан аттык. Укучылар чын футбол атмосферасын тойды. Бу уен безгә онытылмаслык хисләр һәм зур энергия бирде. -
Укытучылар көне! 06.10.2026

Бүген безнең мәктәптә дуслык мохитендә узган бәйрәм — Укытучылар көне билгеләп үтелде! Бу көн һәрберебез өчен якты хисләр һәм онытылмаслык мизгелләр калдырды.
Бәйрәм иртәсе бөтен мәктәпне бергә җыйган тантаналы линейка белән башланып китте. Укучыларыбыз үзләренең яраткан мөгаллимнәренә хөрмәтләрен күрсәтеп, иң җылы, иң ихлас котлау сүзләрен җиткерделәр.
Икенче үзенчәлекле вакыйга — мәктәбебездә традицион Үзидарә көне узды. Бу көнне өлкән сыйныф укучылары укытучылар ролендә үзләрен сынап карадылар. Алар кече сыйныфларга чын дәресләр үткәрделәр, тәртипне күзәттеләр һәм мәктәп тормышы белән җитәкчелек иттеләр. Югары сыйныф укучылары укытучы һөнәренең никадәр җаваплы, катлаулы һәм бер үк вакытта кызыклы булуын үз күзләре белән күрделәр һәм тирән аңладылар. Укучыларыбыз бу сынауны бик уңышлы уздылар, афәрин.
Кадерле укытучыларыбыз! Сезгә түземлегегез, чиксез белемегез һәм һәр баланың күңеленә юл таба алуыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм һәрвакыт шатланып эшкә килүегезне телибез!

-
Мәктәбебез Көрәшчесе – Призерлар Сафында! 26.09.2026

Актанышта татар милли көрәше буенча Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына данлыклы XXVII Төбәкара ярышлар узды. Быелгы зур спорт бәйрәме Татарстан һәм Башкортстаннан 45 команданы һәм 500дән артык иң көчле яшь көрәшчене бер сызыкка җыйды. Болай зур көндәшлек шартларында келәмдә чын бил алышулар булды.
Бу зур һәм җаваплы турнирда безнең мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Җамалетдинов Зөлфәт катнашты. Ул сынатмады, ныклы ихтыяр көче күрсәтеп, үз авырлык категориясендә лаеклы 3 нче урынны яулады!
Укучыбызны һәм аның тренерын Камалов Илһам Илгизәр улын бу зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Мәктәбебез данын республика дәрәҗәсендә яклавыгыз өчен рәхмәт. Зөлфәткә үсә баргач, Сабантуйда баш батыр булырга язсын! -
«Милләт кроссы» 26.09.2026

Мәктәбебездә «Милләт кроссы»
Бүген илебезнең 85 регионында «Милләт кроссы» (Кросс нации) бөтенроссия йөгерү көне уздырылды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге акциягә теләп кушылдылар.
Укучыларыбыз сынатмады: алар барысы да 1 чакрым (1 км) ераклыкка йөгерделәр. Йөгерү юлында һәркем үзенең җитезлеген, чыдамлыгын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте.
Бу бәйрәмдә катнашкан, үз көчен сынап караган һәр укучыбызга зур рәхмәт! Сез — чын тырышлар һәм спортчылар! -
СПИДка каршы көрәш! 22.09.2026

22 сентябрь көнне мәктәптә ФАП фельдшерлары: Гобәйдуллина Г.И.һәм Кучукова В.Н., "Профилактика, ВИЧ-инфекция, СПИД йоктыру юллары" темасына профилактик әңгәмә уздырдылар. Чара барышында алар ВИЧ-инфекция һәм СПИДны профилактикалау, ВИЧ йоктыру юллары һәм авыру билгеләре турында сөйләделәр.
Мондый чаралар яшүсмерләрне үз сәламәтлекләренә карата җаваплырак булырга өйрәтә. -
«Естественный и искусственный интеллект» 21.09.2026

Разговоры о важном
21 сентября состоялось очередное занятие «Разговоры о важном».
Тематика занятий - «Естественный и искусственный интеллект». Вместе с советником директора по воспитанию Ахметзяновой Г Р. ребята разбирались, где заканчиваются возможности машины и начинается ответственность человека. На простых примерах обсуждали, что нейросеть может «оживить» старую фотографию, но только человек способен сохранить тепло воспоминаний — голоса близких, запах осеннего воздуха и атмосферу первого дня в школе. А ещё искали забавные ошибки в сгенерированных картинках и учились критически относиться к цифровому контенту.Советники директора по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации"
-
Сайлау! 21.09.2026

Безнең мәктәптә «Движения Первых» беренчел бүлеге советы рәисе сайлаулары булып узды. Әлеге вакыйга укучыларга үз мәктәбе тормышында актив катнашырга, үз фикерен белдерергә һәм аларның мәнфәгатьләрен чагылдырачак лидерны сайларга мөмкинлек бирә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Беренче Советлар" рәисе Хабибрахманова Хәнифә булды! Без Рәисебезне җиңүләре белән котлыйбыз, Хәнифә үз вазифаларын башкарып чыгар һәм безнең мәктәп тормышына зур өлеш кертер дип ышанабыз. Нәтиҗәле эш телибез!




