Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422223, с. Кадыбаш, ул. Клубная, д. 59 |
| Телефон: | +7(855)-513-34-36 |
| E-Mail: | Skdb. Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Кадыбашская СОШ |
| Руководитель: | Рашитова Фания Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1898 |
| У нас учатся: | 29 учащихся и 5 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Район ярышларында да зур уңышлар телибез. 22.10.2012

22 нче ноябрь көнне “Баскетбол” түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм егетләр Исәнбай авылында узган баскетбол буенча зона ярышларында катнаштылар. Кызлар командасы 3 нче урынны, ә егетләр командасы 1 нче урынны яулап кайттылар. Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз. Район ярышларында да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Укытучылар, бәйрәм белән! 06.10.2012

Укытучыларның һөнәри бәйрәме безнең мәктәптә бик кызыклы итеп 7 нче сыйныф укучылары оештырды. Укучылар укытучыларга багышлап концерт куйды. Шигырь, җыр-бию бер-берсенә бик матур үрелеп барды, укытучылардан имтихан алырга да онытмадылар.
-
Көзге баллар. 29.09.2012

Бәйрәмнә бәйгеләр алдан игълән ителде. Укучылар бик үзенчәлекле бизәлгән өстәлләр әзеләделәр. Көзге букет конкурсында 10 нчы сыйныф укучылары җиңү яулады. Суда алма ашау бәйгесендә Азатка тиңнәр булмады. Һәр сыйныф үзенең әзерләгән чыгышларын күрсәттеләр.Монда җыр да, бию дә булды. Егетләрнең гитара белән җырлаулары бәйрәмне тагын да җанландырды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Көз – уңышларга бай ай. 06.09.2012

Көз – уңышларга бай ай. Без дә нинди генә яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстермибез мәктәп бакчасында. 8, 9, 10 нчы сыйныф укучылары бүген бик теләп кишер, чөгендер, кәбестә, бәрәңге уңышларын җыеп алдылар. Бик зур рәхмәт аларга
-
1 нче сентябрь-Белем бәйрәме! 01.09.2012

Бүген мәктәптә беренче сыйныф укучылары өчен тәүге кыңгырау яңгырады.
Яңа уку елының беренче көнендә Республиканың барлык мәктәпләрендә Универсиада дәресләре үтте. Бу дәреснең максаты укучыларны 2013 Бөтендөня җәйге студентлар уеннары концепцисе белән таныштыру һәм укучыларны волонтерлар "Казан 2013" рәтенә тарту.
-
“Безопасное колесо” конкурсы
12.05.2012
Безнең мәктәп әле 11 нче май көнне “Безопасное колесо” конкурсында да катнашты. Алар нинди генә сынаулар үтмәгәннәр: велосипедта да йөргәннәр, беренче ярдәм дә күрсәткәннәр, юл билгеләрен дә дөрес күрсәткәннәр. Бу ярышта 6 нчы сыйныф укучысы Юсупов Илмир II урын алып грамота һәм бүләк белән бүләкләнгән. Без аны да зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
Спартакиада да III урын 12.05.2012

Безнең команда 11 нче май көнне Әгерҗедә узган Спартакиада да катнашып район буенча III урынны яулап кайтты. Җиңел атлетика буенча 10-11 нче класс кызлары арасында 11 нче сыйныф укучысы Шаймарданова Айсылу I урын, 9 нчы сыйныф укучысы Расулев Фәрхад егетләр арасыннан I урынга лаек булдылар. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Җиңү көненә бүләкләр. 08.05.2012

Җиңү көне! Нинди сагышлы һәм шатлыклы бәйрәм. Без үз кулларыбыз белән сугыш ветераннарына чәчәкләр бәйләме ясарга булдык. Һәр укучы да бу эшкә бик теләп катнашты. Салфеткадан ясалган бу чәчәкләр бабайларны сөендерер дип ышанып калабыз.
-
Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митинг. 08.05.2012

Бүген 8 нче май. Авылыбызда зур бәйрәм. Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митинг. Без дә мәктәп белән бу бәйрәмдә катнаштык. Бәйрәмгә сугыш ветераннары, авылга кайткан кунаклар җыелган.
-
XIII "Фәннәр җилкәне" исемле фәнни гамәли конференция
30.04.2012
28 нче апрельдә республика күләмендә XIII "Фәннәр җилкәне" исеме астында узучы фәнни гамәли конференциядә 9 класс укучысы Расулев Фархад, 10 нчы класс укучылары Ахметова Зиля.










