Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422223, с. Кадыбаш, ул. Клубная, д. 59 |
| Телефон: | +7(855)-513-34-36 |
| E-Mail: | Skdb. Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Кадыбашская СОШ |
| Руководитель: | Рашитова Фания Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1898 |
| У нас учатся: | 29 учащихся и 5 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Бүген яз!
01.03.2014
1 нче март- язның беренче көне.
Яз айлары яшел келәм җәя,
Туган җирнең тирә-ягына.
Күңелемә чиксез моңнар тула,
Җыр сузса да тургай аз гына.
Уянасың сандугачлы таңда,
Иркенәйтә һава сулышны.
Ямьле язның сихри гүзәллеге
Бизи гөлдәй матур тормышны. -
Грамота белән бүләкләнде. 26.02.2014

Әле кечкенә генә булса да 1 нче сыйныф укучысы Каюмов Марат Әгерҗе урманчылыгы тарафыннан Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә- тирәлекне саклау елы уңаеннан үткәрелгән чараларда актив катнашуы өчен грамота белән бүләкләнде.
-
Гомумроссия дәрәҗәсендә 2 нче урын яулады. 26.02.2014

IX сыйныф укучысы Дулкарнаева Гөлшатны тагын да зуррак уңышлар белән котлыйбыз. Ул армспорт буенча Гомумроссия дәрәҗәсендә Татарстан Республика данын яклап катнашты һәм 2 нче урын яулады. Котлыйбыз!
-
Егетләр өчен бәйрәм.
22.02.2014
23 нче февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган көн белән котлап 9 сыйныф тарафыннан әзерләнгән концерт карадык. Гүзәлия Сабирзяновна җитәкчелегендә оештырылган концерт, уеннар һәр кешенең күңеленә ошады. Ярышларда катнашкан егетләребез арасында иң уңганнар, җитезләр сайланды.
-
Елның иң яхшы физик тәрбия укытучысы 19.02.2014

Яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләүче укытучыбыз Закиров Шамил Мирзиянович Әгерҗе районы буенча “ Елның иң яхшы физик тәрбия укытучысы” исеменә лаек булды.
Котлыйбыз ! Горурланабыз!
-
Интернет олимпиада нәтиҗәләре
19.02.2014
XI сыйныфтан Шәйхетдинов И.И. һәм XI сыйныфтан РасулевФ.Р. Һәм Муллахметова Л.И. Санкт Петербург дәүләт университеты тарафыннан үткәрелгән интернет олимпиадада катнашып I һәм II дәрәҗә дипломга ия булдылар. Молодцы!
-
Расулев Фәрһад-призер. 19.02.2014

XI сыйныф укучысы Расулев Фәрһад физик культура фәне буенча Гомумроссия буенча олимпиаданың региональ этабында катнашып призер булды. Әфәрин, Фәрһад!
-
Рәсүлев Фәрһад-ел спортчысы 19.02.2014

Физик культура буенча республика олимпиадасы җиңүчесе, җиңел атлетика буенча район җыелма команда әгъзасы – безнең укучыбыз Рәсүлев Фәрһад Әгерҗе районы буенча “ Ел спортчысы” исеменә лаек булды. Молодец!
-
Әфәрин, Илсур! 07.02.2014

IX сыйныф укучысы Шәйхетдинов Илсур технология фәне буенча Гомумроссия буенча олимпиаданың региональ этабында катнашып призер булды. Әфәрин, Илсур! Киләчәктәдә зур уңышлар телибез.
-
Россия спортсменнары, без сезгә ышанабыз!
07.02.2014
7 февральдән башлап Кадыбаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары Сочида узучы кышкы олимпиада белән яши, уңышлар өчен шатлана, уңышсызлыкларга көенә. Россия спортсменнары, без сезгә ышанабыз! Сез булдырасыз!










