Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422223, с. Кадыбаш, ул. Клубная, д. 59 |
| Телефон: | +7(855)-513-34-36 |
| E-Mail: | Skdb. Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Кадыбашская СОШ |
| Руководитель: | Рашитова Фания Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1898 |
| У нас учатся: | 29 учащихся и 5 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Расулев Фархад җиңүче
30.04.2013
30 нчы мартта 10 нчы сыйныф укучысы Расулев Фархад Яр Чаллы шәһәрендә узган фәнни-гамәли конференциядә I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды/
-
Тукай исемендәге III Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре.
26.04.2013
26 нче апрельдә Габдулла Тукай исемендәге III Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында X класс укучысы Расулев Фархад I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде, IV нче класс укучысы Мулланурова Айгөл II турда уңышлы катнашты.
-
Нәүрүз бәйрәме. 2013 нче ел. 23.03.2013

23 нче мартта мәктәбебездә халкыбызның яраткан бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелде. Бәйрәмдә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан барысы да "Карга боткасыннан" авыз иттеләр, тәмле-томнар белән чәй эчтеләр. Бәйрәмнән балалар да, кунаклар да бик кәнагать калдылар.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2013

7 нче март көнне мәктәптә Язның беренче бәйрәме –халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган үзенчәлекле концерт булды. Концертның үзенчәлеге шунда, аны 1-11 нче класс малайлары оештырды. Алар үзләрен чын артистларча итеп күрсәттеләр. Бәйрәмнән соң ата-аналар җыелышы үтте.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
01.03.2013
1 нче март көнне волейбол уйнаучы егетләребез Тирсэдэ узган волейбол буенча район ярышларында катнаштылар һәм беренче урынга лаек булдылар. Афәрин, егетләр! Булдырасыз!
-
Уңышларыгыз юлдаш булсын сезгә, егетләр!
26.02.2013
Көрәштә дә сынатмыйбыз!
26 нче февральдә Тирсә авыл җирлегендә татар-башкорт милли көрәше буенча район беренчелегенә ярышлар булды. Мәктәбебез егетләре сынатмадылар. Үз үлчәүләрендә тубәндәге урыннарга лаек булдылар: беренче урын Тулбаев Булат; икенче урынга Ямалиев И., өченче урынга Каюмов Булат, Тимершин Ильвир. Уңышларыгыз юлдаш булсын сезгә, егетләр!
-
Уңышларың белән Фәрхад! 16.02.2013

10 нчы сыйныф укучысы Расулев Фәрхад физик тәрбия буенча Респубдика олимпиадасында катнашып призерлы урынны яулады. Фәрхадне һәм аның җитәкчесе Закиров Шамил Мирзиян улын чын күңелдән бу уңышлар белән котлыйбыз!
-
Көрәштә дә сынатмыйбыз! 15.02.2013

Көрәштә дә сынатмыйбыз!
15 нче февральдә Кадыбаш мәктәбендә “Афган гаскәрләре” көненә багышланган татар-башкорт милли көрәш турниры булды. Көрәш түгәрәге оешканга 2 ай гына вакыт узса да егетләр сынатмадылар. Хазиев Рузил, Тулбаев Булат, Садыков Ришат, Расулев Фәрхад үз үлчәүләрендә беренче урынны яуладылар; Ямалиев И., Юсупов И., Шакиров А., Каюмов Б., Якупов Р., Арсланов Т. – икенче урынга; Шакиров Д., Ибрагимов А., Башаров Д., Камарицкий М. -өченче урынга лаек булдылар. Уңышларыгыз белән котлыйбыз егетләр!
-
Бездә Яңа ел. 29.12.2012

Мәктәптә бәйрәм!
Күңелле дә, серле дә бәйрәм - ул Яңа ел! Кемнәр генә көтеп алмый икән аны! Менә без дә Кадыбаш мәктәбендә бу бәйрәмне зурлап үткәрдек.
-
Әнкәйләргә саҗдә кылыйк! 26.11.2012

Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!










