Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | Sis.agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, в дошкольной группе 5 воспитанников, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Милли көрәш 28.10.2013

26 октябрьдә Исәнбай Мәдәният йортында җәй көне фаҗигале төстә вафат булган авылдашлары, көрәшче Әлмир Сабитов истәлегенә багышлап Тугызбуй төбәгендәге мәктәп укучылары һәм Исәнбайлылар арасында милли көрәш буенча бәйге уздырылды. Сундуков Алмаз (8 сыйныф), Җәмилев Салават (9 сыйныф), Ягъфаров Гадел (6 сыйныф), Ахмадиев Илсаф(6 сыйныф),Хабиров Раушан(7 сыйныф) үз үлчәү категорияләрендә I урынга лаек булдылар. II урында - Тукманов Нияз, Нәҗметдинов денис, Ганиев Илнар;III урында - Музафаров Алмаз.
-
“Уңыш-2013” бәйрәме 25.10.2013

25 нче октябрь көнне “Уңыш-2013” бәйрәме шаулап үтте. Бәйрәмгә көз кызы Сөмбелә дә килде. Ул илләргә иминлек, дөньяларга тынычлык, табыннарыбызга муллык теләде. 9 нчы сыйныф укучылары әзерләгән кичә үзенчәлекле, иҗади якын килеп әзерләнгән иде. Алар уйлап тапканкан төрле төр ярышларда барлык сыйныф укучылары да бик теләп катнашты. Бәйрәмгә алдан ук зур әзерлек эшләре башкарылган иде. Укучылар көзге җимешләрән ясаган чәчәк букетлары, натюрмортларга барыбыз да сокландык.
-
Көз кәрзинендә ниләр бар?
23.10.2013
Бүген безнең мәктәбебездә 1- 6 нчы сыйныфлар өчен “Көз кәрзинендә ниләр бар?” дип исемләнгән көз бәйрәме үткәрелде. Аны 5 нче сыйныф укучылары (кл.җит. Зәйнуллина Г.З.) әзерләделәр. Иҗади якын килеп, үзенчәлекле формада уздырылган кичәдә барлык класс укучылары да музыкаль номерлар белән катнашты. Аларны музыка укытучысы Латыпова А.Р. әзерләде.
-
Дәүләт имтиханнарына әзерлек 14.10.2013

Чыгарылыш сыйныф укучыларын 2014 елгы дәүләт имтиханнарына (ГИА) әзерләү максатыннан 9 сыйныф укучылары өчен октябрь аенда математикадан, рус һәм татар телләреннән имтихан тестларын үтәү оештырыла. Укучылар математикадан тест эшләделәр инде.Бүген рус теленнән инструкциягә нигезләнеп бланкларны тутыру, күнегүләр үтәп, дөрес итеп җавап язарга өйрәнү мөмкинлеге бирелә.
-
Бер очрашу - үзе бер гомер 13.10.2013

Октябрь аенда өлкәннәр декадасы бара. Шул уңайдан 12 октябрь көнне ветеран укытучыларыбызны, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләребезне мәктәбебезгә очрашуга чакырдык. Очрашу барышында укучыларыбыз матур концерт куйдылар, ә соңыннан очрашуны мул табын артында дәвам иттек.
-
День самоуправления 11.10.2013

В День учителя для нашей школы доброй традицией стало проведение Дня самоуправления. Педагогами и членами администрации стали школьники. С самого утра звучали поздравления с Днём учителя. После звонка ребята разошлись по классам. Только вместо педагогов уроки вели ученики. Ребята считают, что надо чаще проводить в школе Дни самоуправления. Тогда ученики поймут, что труд учителя – совсем нелёгкий. Праздничное поздравление , концертные номера, подготовленные ребятами, поднимают настроение всего педагогического коллектива на весь день. А праздник в целом даёт позитивный заряд на весь год.
Тукманов Нияз -дәрестә Татар теле укытучысы -Булат Нурмухаметов,завуч -Айгөл Фанилевна
Гыйльфанова Сөмбел Ильдар кызы - булачак математика укытучысы
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2013

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек һәм җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә. Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк! Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын! Мәктәп администрациясе.
-
"Накотикларга каршы көрәш" айлыгы 02.10.2013

Мәктәбебездә “Наркотикларга каршы көрәш” айлыгы бара. “Сәламәтлек көне”, мәктәп күләмендә спорт ярышлары, “Алкоголизм һәм тәмәке тартучылар” темасына класс сәгатьләре, “Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала” мониторингы, әти-әниләр белән “Путь к успеху” программасы буенча эшчәнлек, “Наркотикларга – юк!” балалар рәсемнәре конкурслары шушы айлык кысаларында үтте.
-
Республиканская Спартакиада учителей
28.09.2013
28 сентября в легкоатлетическом манеже Центрального стадиона города Казани прошла летняя Спартакиада работников образования Республики Татарстан. В состав команды Агрызского муниципального района были включены и учителя нашей школы. Это Симаков Ф.Ф.. - бег на 100м, Латыпова Э.Ф. - гиревой спорт. Поздравляем с успешным выступлением!
-
"Чисталык дәресләре" 21.09.2013

2013 нче елның 16 нчы сентябрендә мәктәбебездә “Чисталык дәресләре” узды. Аның максаты- укучыларның экологик белемнәрен камилләштерү, үсеп килүче яшь буында табигать ресурсларына, әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш тәрбияләү. “Чисталык дәресләре”башлангыч сыйныфларда “Без чиста планетада яшәргә телибез” иртәсе, 5- 8 сыйныфларда “Экология – бу безнең дә проблема”- түгәрәк өстәл артында сөйләшү, 9-11 сыйныфлар өчен “Җир ул – уртак йортыбыз” конференциясе рәвешендә үтте.






