Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | Sis.agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, в дошкольной группе 5 воспитанников, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Хәтер уты" проекты 24.02.2014

“Хәтер уты” проекты “Минем якыннарым- Ватан сакчылары” дип аталды. Без аны Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан хәрби-патриотик айлык кысаларында үткәрдек. Укучылар тантаналы төстә сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган, исән-имин кайтып вафат булган туганнарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Мәңгелек ут янәшәсендә почетлы сакта тордылар.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2014

Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы линейка быел бик үзенчәлекле үтте. “23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ә син котладыңмы?...” исемле акция формасында уздырдык без аны. Бу көнне кояш та, башка көннәр белән чагыштырганда, ныграк яктыртты. Әйтерсең, безнең акциябезгә ул да кушылып, бөтен дөнья ир-егетләрен котлады. Ә без – укучылар – үзебезнең хөрмәтле абый укытучыларга, сыйныфташ егетләргә, гомумән, мәктәбебез малайларына җылы сүзләребезне, изге теләкләребезне матур җырлар, эчтәлекле котлау шигырьләре, дәртле биюләр аша җиткердек. Бәйрәм линейкасы профилактика отряды әгъзалары тарафыннан Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышы ветераннарын котлау белән дәвам итте. Без, аларның өйләренә барып, изге теләкләребезне, җылы рәхмәт хисләребезне әйттек. Ветераннарыбыз күзләрендә шатлык яшьләре күрү, алардан: “Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын иде, балалар!” – дигән изге сүзләрне ишетү безнең өчен бик мөһим иде.
-
Котлыйбыз! 19.02.2014

Без бүген район балалар китапханәсендә “Батырлык ноктасы - Әфганстан” республика балалар иҗат эшләре конкурсының муниципаль туры нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасында катнаштык. 8 нче класс укучысы Нияз Симаков иҗади бәйгенең җиңүчесе дип табылды, ә Илүзә Ямалиева Әгерҗе китапханәләр системасы, Хәрби комиссариат һәм “Сугышчан туганлык” оешмаларының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. (укытучы Симакова Г.И.) Котлыйбыз!
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көненә багышлап 15.02.2014

15 нче февраль – Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көнне мәктәбебездә тантаналы линейка үтте. Каһарман шагыйрьне искә алып, укучылар аның турында чыгышлар ясадылар, төрле елларда, төрле шартларда язылган шигырьләрен укыдылар, Җәлилгә багышлап җырлар җырладылар.
-
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан 15.02.2014

Укучыларга Әфганстан сугышында катнашкан үзебезнең авылдашларыбыз белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү, башка милләткә карата дуслык һәм татулык хисләре булдыру максатыннан һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә тәрбия дәресләре үтә. Тарих дәресләрендә дә укучылар Әфганстан сугышы тарихы һәм нәтиҗәләре белән танышалар; геройларча хәрби бурычны үтәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбыз белән танышалар.
Тулырак мәгълүмат: Әфган сугышында интернациональ бурычларын үтәгән исәнбайлылар.
Әфган сугышында катнашып Кызыл Йолдыз орденына лаек булган Шарафиев Анвар белән әңгәмә(2 часть)
-
Муса Җәлилнең тууына108 ел тулуга багышланган класс сәгатьләре 14.02.2014

15 нче февраль – татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Бүгенге класс сәгатьләрен без бөек шагыйребезне искә алуга багышладык. Муса Җәлил турында бик күп белсәк тә, аның сугышка китәр алдыннан районыбыз үзәге Әгерҗедә 3 көн булуы хакында бөтен укучылар да хәбәрдар түгел иде. 8 нче сыйныф укучылары Җәлилнең Әгерҗегә килү, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Сания Мәҗитова белән танышуы, соңнан хатлар алышулары турында сөйләделәр. Мусаның Саниягә фронттан җибәргән шигырьләрен укыдылар. Ә башлангыч сыйныф укучылары исә, Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар, җырларын җырладылар.
-
Күңелле стартлар 13.02.2014

Хәрби – патриотик айлык кысаларында каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулуга, XXII Кышкы Олимпиада уеннарына багышлап һәм Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуларына 25 ел булу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” эстафетасы үткәрелде. Төрле формадагы уеннар укучыларның җитезлеген, өлгерлеген, елдамлыгын, көчен һәм дуслыгын сынады. Ярышлардан һәркем күтәренке кәеф, көләч йөз белән таралды.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2014

Бүген беренчеләребез үзләренең тәүге җиңүләрен билгеләп үттеләр. “Әлифба бәйрәме” – беренчеләрнең генә түгел, бөтен мәктәп укучыларының көтеп алган бәйрәмнәре. Без барыбыз да беренчеләр белән бергәләп сөендек, үзебезнең шул чакларыбызны искә төшереп алдык. Булдырдыгыз, беренчеләр, афәрин! Алга таба да сезгә зур уңышлар, яңа үрләр, шатлыклы җиңүләр телибез.
-
Кошларны кышын ашат 10.02.2014

“Кошларны кышын ашат” акциясенең муниципаль турына йомгак ясалды. Безнең мәктәбебездән өч укучы – Ягъфаров Гадел, Симаков Айназ һәм Фәрхетдинов Булатлар җиңүче булды. Аларга грамоталар бирелде. Котлыйбыз!
-
В гостях у воина интернационалиста 09.02.2014

Члены краеведческого кружка были в гостях у Шарафиева Анвара Загитовича, воина – интернационалиста. В 1982 – 1984 годах он участвовал в боевых операциях в Афганистане. Награжден медалью «За отвагу», орденом Красной Звезды. Анвар Загитович поделился своими воспоминаниями о той войне, рассказал о боевых друзьях, боевом братстве.






