Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | Sis.agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, в дошкольной группе 5 воспитанников, иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Туган көн кичәсе 06.02.2014

Без, 3 ,4 сыйныф укучылары, классыбызда “Туган көн кичәсе” үткәрдек. Һәр ел фасылында туган иптәшләребезне төркемләп котладык, бер-беребезгә бүләк итеп, җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, биедек. Ә соңыннан әниләребез пешереп җибәргән бик тә тәмле бәлеш-пироглар белән чәй эчтек. Бергә-бергә күңелле ял итү өчен менә дигән бәйрәм булды бу!
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 31.01.2014

Студентлар белән очрашу - мәктәбебезнең матур традициясе. Кичәге үзебезнең укучылар, бүгенге студентларыбыз ел да безнең белән күрешергә теләп, сагынып киләләр. 31 нче гыйнвар көнне “Бер күрешү – бер гомер” дип аталган очрашу кичәсенә югары уку йортларында белем алучы 11 студент егет һәм кыз килгән иде. Бәйрәмне 8 нче сыйныф укучылары спорт бәйгесе итеп үткәрделәр. Укучыларыбыз сабакташлары белән көч тә сынашты, үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп аралашты да. Ә соңыннан үзебезнең җырчылар тарафыннан “тере тавыш”ка үткәрелгән дискотека студентларыбызның күңелендә дә озак сакланыр, туган мәктәпләрен сагындырып, исләренә төшереп торыр әле.
-
Нововведения ЕГЭ-2014 30.01.2014

В документы, регламентирующие проведение ЕГЭ в этом году, внесены некоторые изменения. В целом сохранена структура экзаменационных материалов, длительность экзамена, минимальные баллы ЕГЭ также остаются на уровне прошлого года. Главная цель нововведений – обеспечение информационной безопасности ЕГЭ. Кроме того, в помощь участникам ЕГЭ еще в ноябре 2013 в сети Интернет был открыт банк заданий ЕГЭ, которые можно использовать при подготовке к экзаменам.
-
Башлангыч сыйныфларда ата-аналар җыелышы 28.01.2014

28 нче гыйнвар көнне башлангыч классларда ата-аналар җыелышлары үткәрелде. “Гаилә һәм мәктәп” журналыннан “Тәрбиягә ... вакыт кирәкми” һәм “Бу хакта ничек сөйләргә?” дигән язмалар белән таныштырылып фикер алышынды.
-
Ленинград блокадасына – 70 ел 27.01.2014

27 январьда илебез халкы Россия тарихында 862 көнгә сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград чолганышы өзелүнең 70 еллыгын билгеләп узды. Ленинград блокадасы вакытында ике миллионнан артык кешенең гомере өзелә. Бу көнне без дә мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, Ленинград шәһәренең фашист илбасарларыннан азат ителүе уңаеннан “Батырлык дәресләре” үткәрдек. Бу дәресләргә тыл ветераннарын чакырып, очрашу оештырдык. Бәйрәмгә “Наша общая победа” проекты өчен видеороликлар төшердек һәм аларны ветераннарның үзләренә дә күрсәттек. Бу дәресләрдә “Туган якны өйрәнү” түгәрәге әгъзалары мәктәп музее материаллары белән чыгыш ясадылар.
-
"Казан утлары" һәм "Сабантуй"- Алмаз Хамзин, Алия Хамзина белән 25.01.2014

Бездә кунакта – күпкырлы талант иясе Алмаз Хәмзин үзенең кызы Алия Хәмзина һәм “Казан утлары” журналы хезмәткәре Алмаз Гыймадиев белән. Очрашу бик җанлы, кызыклы үтте. Алмаз абый барыбызны да җырлатты да, уйнатты да, эч катканчы көлдерде дә. Җырчы, композитор, шагыйрь, сүз остасы, язучы белән мондый очрашулар ешрак булсын иде.
-
"Җырлыйк та, биик тә" түгәрәгенә йөрүче балаларның иҗади отчеты 24.01.2014

Бүген авылыбызда җыен үткәрелде. Анда авыл җирлегендәге барлык оешмаланрың да узган елгы эшенә йомгак ясала. Ә җыелыштан соң мәктәпнең “Җырлыйк та, биик тә” түгәрәге әгъзалары бик зур концерт күрсәттеләр. Түгәрәкнең кечкенәләр группасы өчен бу беренче сынау концерты булды. Балаларның чгышларын авыл халкы яратып кабул итте. Түгәрәк җитәкчесе Латыпова А.Р. га рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
-
"Талантлар иле" проекты 23.01.2014

21 январь көнне мәктәбебездә “Киләчәгебезне саклыйбыз” Бөтенрәсәй бәйгесенең “Талантлар иле” проекты кысаларында рәсем конкурсының мәктәп туры үткәрелде. Иң актив укучылар – башлангыч сыйныфлар. Җиңүче эшләрне муниципаль турга җибәрәбез.
-
Баскетбол буенча зона ярышлары
22.01.2014
20 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең баскетбол буенча җыелма командасы зона ярышларында катнашты. Егетләр командасы 2 нче, кызлар – 3 нче урынны яулады. Тукманов Нияз һәм Гыйльфанова Сөмбелләр “Яхшы уенчы” номинацияләрендә бүләкләнделәр. (Укытучы Симаков Ф.Ф.)
-
Бездә кунакта - "Яңарыш" газетасы редакциясе 21.01.2014

Бүген бездә кунакта- “Яңарыш” газетасы редакциясе. Рәссам – Әхәт абый Фәррәхов, безнең яраткан “Алтын йомгак” сәхифәсен алып баручы Рилия ханым Закирова һәм алар белән бергә газетаның штаттан тыш хәбәрчесе, авылдашыбыз шагыйрә Әлфирә апа Низамова. Эчкерсез очрашуның максаты – балаларны иҗатка тарту, “Яңарыш” газетасын пропагандалау.






