Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
E-Mail: | tatar.cim20762@mail.ru, Gt.Zai@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 372 обучающихся |
У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева"
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 19.03.202519 март көнне гимназиядә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта иминлек, хокук бозуларны профилактикалау, укучыларның сәламәтлеге, 3 чирек нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Зәй шәһәрендәге Әлмәт территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Иванов Вадим Валентинович «Юл хәрәкәте иминлеге»темасына әңгәмә үткәрде. Вадим Валентинович юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның мөһимлеге,машинада каешларның булуы турында сөйләде.
Шулай ук ОРВИ һәм грипп белән авыручылар санын кисәтү һәм профилактикалау,яз җитү белән тиздән урман бетләренең уянуы турында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Түбән Кама районында һәм Түбән Кама шәһәрендә, Зәй районында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Насыйбуллин Ринат Миңнулла улы чыгыш ясады.
71 нче закон,төрле формадагы тестларны үткән очракта балаларның җитди булырга кирәклеген Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе Лилия Фаритовна Разимзянова ата-аналарга җиткерде.
Чара ахырында гимназия директоры Марат Фаимович гомуми йомгак ясады. Каникул алдыннан укучыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга, сулыкларда, спорт-уен мәйданчыкларында сак булырга кирәклеген әти-әниләрнең исләренә төшерде, сорауларына җавап бирде.
К списку новостей