Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Гимназиябездә олуг юбилей!
Опубликовано: 28.01.2015Гимназиябездә олуг юбилей!
27 нче гыйнвар көнне 60 ел элек җан тибрәлешен яктылыкка омтылып, Ахунова Фәридә Фатыйх кызы дөньяга беренче мәртәбә аваз сала. Бөтен гомерен кызганмыйча, көн дә яңалыкка, яктыга, белемгә, балалар тәрбияләүгә багышлаган шәхесебез ул. 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Сезгә бездән бер генә теләк - саулык, ә тән сихәтлеге ул-озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Яраткан эшегезне дәвам итегез!
Гимназия коллективы.
Хезмәттәшем Ахунова Фәридә Фатыйховнага
Ап – ак булган бистә урамнары,
Талгын гына йомшак кар ява.
Таныш сукмак буйлап, ашыга – ашыга
Фәридәбез мәктәпкә бара.
Канатланып бара, очынып атлый,
Дәфтәр тулы сумка кулында.
Шаян йөздә - бәхет очкыннары,
Изгелекләр – һәрчак уенда.
Бу дөньяның гүя бар шатлыгын
Фәридә ханым үзенә җыйган.
Кечкенә генә җитез бу гәүдәгә
Тау кадәрле шәфкать, наз сыйган.
Аның сабырлыгы һәм ныклыгы
Бик күпләрне таңга калдыра.
Ярдәм кирәк чакта кул сузуы,
Кешелеклеге гел сокландыра.
Мәктәп сукмакларын урый – урый,
Юбилей да җиткән, рәхим ит!
“Хатын – кызның яшен сорамыйлар”, -
Күңел һаман 18 дә бит!
Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә - бергә язсын эшләргә,
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!
Чын күңелдән Сезне шушы олы
Бәйрәм белән тәбрик итәбез,
Сезгә хөрмәт, зур ихтирам,
Яратуыбызны бүләк итәбез!
Ап – ак булган бистә урамнары,
Кыш тигезли ак кар җәймәсен!
Фәридәбез бүген бигрәк чибәр –
Бигрәк сылу, күзләр тимәсен!
Гатауллина Г. Р.
Фоторепортаж:
Гимназиябездә олуг юбилей!






