Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Икенче сыйныфка күчтек!
Опубликовано: 26.05.2014Икенче сыйныфка күчтек!
23 майда 1 сыйныфлар өчен уку елы тәмамланды. 1а сыйныфка укырга кергән 25 укучының барысы да укырга, язарга, математик мәсьәләләр, мисаллар чишәргә өйрәнделәр. Алар үзләрен актив, тырыш укучылар итеп күрсәттеләр. Гимназия, район, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, олимпиадаларда, мәдәни чараларда теләп катнаштылар, секция, түгәрәкләргә йөрделәр. Әлбәттә, балаларның укуда, дәрестән тыш чараларда уңышка ирешүендә ата – аналарның да тырышлыгы бик зур булды. Уку елының соңгы көнендә аеруча зур уңышка ирешкән, төрле өлкәләрдә активлык күрсәткән укучылар Грамоталар белән бүләкләнде. Дәресләрдән соң балалар, әти – әниләр бергәләп, табигать кочагына экскурсиягә бардылар.
Июнь аеннан гимназия укучылары өчен “Кояшкай” мәктәп яны лагере ачылачак. 1а сыйныфтан 16 укучы биредә ял итәргә, 2 нче сыйныфта тырышып укыр өчен көч җыярга киләчәк.
К списку новостей






