Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Беренче дәреслекләр белән саубуллашу кичәсе
Опубликовано: 20.02.2014Беренче дәреслекләр белән саубуллашу кичәсе
14 февральдә 1 сыйныф укучылары укытучылары Гатауллина Г. Р., Нигматуллина В. Г. белән бергәләп, беренче дәреслекләре – Әлифба һәм Азбука белән саубуллашу кичәсен үткәрделәр. Бәйрәмгә гимназия директоры Ф. Д. Абдрахманов, укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары В. Г. Нургалиева, Э. Ю. Латыпова, 1а сыйныфта татар һәм рус телләре укытучысы З. Г. Габделхаева, 1б сыйныфта рус теле укытучы Ф. Г. Гусамова, татар теле укытучысы Ч. Р. Гатауллина, музыка укытучысы Н. Х. Магизова, физик тәрбия фәнен укытучы Ә. М. Гатаулина, укытучыларның әти – әниләре дә килгән иде. Алар балаларны беренче җиңүләре белән котладылар, укуда уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Укучылар бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеп тә алдылар, һәм, әлбәттә, матур итеп укырга өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Бәйрәмне әзерләүдә, оештыруда гимназиянең 4б сыйныф укучылары да зур тырышлык куйдылар.
Фоторепортаж:
Беренче дәреслекләр белән саубуллашу кичәсе






