Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Минем китапханәм
Опубликовано: 30.12.2013«Минем китапханәм”
Укытучы, укучы, мәктәп төшенчәләрен китап, китапханә сүзләреннән башка күз алдына да китерү мөмкин түгелдер. Гимназия укытучылары, укучылар моны бик яхшы аңлап, гимназия һәм 39 нчы Осиново авыл китапханәләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр.
Авыл китапханәсе мөдире Галимуллина Г. Г. укучылар белән даими рәвештә китапханә дәресләре, очрашулар уздыра, укучыларны, укытучыларны төрле әдәби чараларда, бәйгеләрдә катнашырга өнди. 22 декабрьдә Зеленодол шәһәренең балалар китапханәсендә үткәрелгән әдәби чара әлеге эшләрнең күркәм бер нәтиҗәсе булып тора.
Үзәкләштерелгән китапханә системасына 35 ел тулуга багышлап үткәрелгән, “Минем китапханәм” дип аталган әдәби – иҗади бәйгегә йомгак ясау тантанасы искиткеч матур, тирән эчтәлекле итеп оештырылган иде. Китапханәнең даими укучылары, әдәбият яратучылар, ниһаять, бәйгедә җиңүчеләр арасында Осиново авыл китапханәсенә йөрүчеләр бик күп булуы күңелдә шатлык уятты. Аларның күбесе нәкъ менә Осиново гимназиясе укытучылары, укытучылары булуы белән горурландык:
- Айзатуллов С., 4а сыйныф укучысы, “Рус телендә эссе” номинациясендә 1 урын.
Татар һәм рус телендә чыгарылган җыентыкларга җиңүчеләрнең эшләреннән тыш, иң яхшы эшләр дип табылган эшләр дә кертелгән иде. Алар арасында гимназия укытучысы Миннуллина Г. Р. шигырен дә күрү зур куаныч булды.
Бәйрәмдә шигырьләр укылды, музыкаль әсәрләр яңгырады, җиңүчеләргә Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Осиново китапханәсе мөдире Галимуллина Г. Г. бәйгедә катнашкан гимназия укытучыларына, укучыларга зур рәхмәт белдерде.
К списку новостей






