Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Без театр куйдык!
Опубликовано: 20.04.2013
Без театр куйдык!
21 март көнне гимназиябез гөрләп торды. Гөрләмичә! Без театр куйдык! 5А, 6А, 7А сыйныф укучылары спектакльләрдән өзекләр уйнадылар: “Үги кыз” әкияте, Г.Камалның “Беренче театр”ы, К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е. Укучылар шундый матур итеп уйнадылар, артистлар килгән дип белерсең. 5А сыйныф укучылары “Үги кыз” әкиятен заманча итеп үзгәртеп уйнадылар. Әби ролендә татар теле һәм әдәбият укытучысы Муллахметова Рәмзия Кәримовна да артистлардан ким уйнамады. 6А сыйныфы укучылары уйнаганда залда барлык укучыларда игътибар белән тыңлап, көлә-көлә карадылар. Ә 7А сыйныф укучылары - җырчылар икән бит?!“Зәңгәр шәл”дән җырлы өзекне алып чын җырчылар икәнлекләрен күрсәттеләр.
Бу сыйныф укучыларына дирекция, татар теле һәм әдәбият укытучылары Муллахметова Рәмзия Кәримовна, Корманова Гөлгенә Хәйдәровнадан зур рәхмәт.
Фоторепортаж:
Без театр куйдык!






