Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Театрга сәяхәт...
Опубликовано: 11.02.2013Театрга сәяхәт... Без, 10 сыйныф укучылары, 10 февраль көнне сыйныф җитәкчебез Хәбибуллина Ф.К. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Муллахмәтова Р.К. белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына "Үлеп яратты" спектаклен карарга бардык. “Үлеп яратты”... Язучы, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулла пьессасы буенча яшь режиссер Илгиз Зәйниев Г.Камал театры сәхнәсендә куелган драма шулай дип атала иде. Исеменә карап, тамашачы, билгеле, моңарчы күрелмәгән мәхәббәт турында мавыктыргыч, исең-акылың китәрлек спектакль көтте. Төп героиня - тарихи шәхес - Мөхлисә Буби. Фаҗигале язмышлы, батыр йөрәкле, бөек татар хатыны кемне улеп яраткан сон? Сталин репрессияләре корбаны булган, төрмәдә атып үтерелгән Мөхлисә Бубый ролендә – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Дания ханым Мөхлисә Бубыйның трагедиясен, аның уй-кичерешләрен бөтен тулылыгы белән тамашачыга җиткерә алды. Әлеге драма иман ныклыгы, рух көрлеге, Аллаһы Тәгаләгә ышану, тел һәм милләт язмышы дигән төшенчәләрне үзенә сыйдырган иде. Г.Камал театры артистлары Сталин репрессияләре елларын күз алдына китереп бастырды. Мөхлисә Бубиның бөтен тормышы күз алдыннан узды. Драма күңелебезгә үтеп керде, күбебез күз яшьләрен дә тыя алмады. Укытучыларыбызга безнең өчен шундый эчтәлекле спектакль карау мөмкинлеге тудырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей






