Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
“Илһам - 2016” бәйгесе төгәлләнде
Опубликовано: 20.04.2016
Мәктәп укучыларының сәләтләрен ачыклау максатыннан уздырылган Бөтенроссия “Илһам -2016” бәйгесен йомгаклау тантанасы Казан шәһәрендә Пирамидада уздырылды. Бу шатлыклы бәйрәм тантанасына гимназиябездән 2 яшь шагыйрь – Ахунова Гүзәл (4 Б сыйныф укучысы) һәм Гатауллин Инзил (3 б сыйныф укучысы) барды.
Казанга Россия төбәкләреннән һәм үзебезнең Татарстан районнарыннан 300 яшь каләм тибрәтүче җыелган иде. Аларны, тәмле ризык белән сыйлаганнан соң, Казан Кремленә экскурсиягә алып бардылар. Ерак җирләрдән килгән балалар экскурсоводны бирелеп тыңладылар, үзләренә бик зур рухи азык алдылар.
Кич белән Пирамидада котлау тантанасына язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, мәгариф министрлыгы җитәкчеләре, укытучылар да килде. Бүләкләүләр Татарстанның күренекле артистлары чыгышы белән үрелеп барды.
Киләчәктә дә шундый котлауларга лаек булыгыз, яшь талантлар!
Фоторепортаж:
“Илһам - 2016” бәйгесе төгәлләнде






