Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
У нас в гимназии гости! 10.12.2025

Сегодня Зеленодольский район с рабочим визитом посетил Камиль Камалович Гилманов - депутат Государственного совета Республики Татарстан, председатель комиссии по установлению идентичности текстов законов Республики Татарстан на татарском и русском языках. В ходе своего визита депутат побывал и в нашей гимназии. Представитель Госсовета познакомился с деятельностью по сохранению национального воспитания. Камиль Камалович дал высокую оценку профессионализму учителей, отметил значительный вклад в сохранение и популяризацию национального наследия, подчеркнул важность воспитания у подрастающего поколения любви к родной культуре.
Бүген Яшел Үзән районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнары текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Камил Камал улы Гыйльманов килде. Ул бүген безнең гимназиядә дә булды. Дәүләт Советы вәкиле милли тәрбияне саклау эшчәнлеге белән танышты. Камил Камал улы укытучыларның һөнәри осталыгына югары бәя бирде, милли мирасны саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте, яшь буында туган мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.
-
День Героев Отечества 09.12.2025

-
"7 нче Гыйматдинов укулары" 05.12.2025

Яшел Үзән районы С.К.Гыйматдинов исемендэге Осиново гимназиясендә чираттагы төбәкара фәнни-гамәли конференция "7 нче Гыйматдинов укулары" үткәрелде. Һәрвакыттагыча конференция эшендә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, Казан дәүләт университеты галимнәре, татарларыбызның мәдәниятен, динен, рухи тамырларыбызны саклап калган җәмәгать оешмалары, Бөтендөнья татар конгрессының, "Ак калфак" оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчеләре катнашты. Конференциянең иң кадерле кунагы - Гыйматдинов Рөстәм Сәяс улы, Казан дәүләт медицина университеты доценты, гимназия исемен йөрткән Сәяс Киямовичның улы булды.Ул гимназиянең елдан-ел камилләшә баруын һәм бик теләп бу белем йортына кайтуын белдерде. Гыйматдиновлар династиясенең жәмгыятькә файдалы шәхес булып хезмәт куюларын ассызыклады. Шуны да әйтеп китэргэ кирәк, Рөстәм Сәяс улы гимназиянең актив чыгарылыш сыйныф укучыларына ел саен премия бүлеп бирә. Конференциянең географиясе елдан-ел киңәя бара. Чыгыш ясаучылар арасында Австралия, Түбән Новгород, Башкортстан, Удмуртия, Ульян, Казан, Чистай, Саба, Биектау, Яшел Үзән һәм республикабызның тагын бик күп мәктәпләреннән 300 гә якын катнашучы иде. Алар барысы да бик җитди әзерлек белән килгәннәр. Эш 12 секциядә дәвам итте: "Минем шәҗәрәм " һәм "Геройлар безнең йөрәкләрдә" ,"Яшь профессионаллар", "Беренчеләр хәрәкәте", "Агрария", "Полилингваль укыту", "Минем гаиләмнең гореф-гадәтләре" һ.б. Чыгыш ясаучылар үзләренең проектларын презентацияләр белән тулыландырылар. Оештыру комитеты тарафыннан барлык чыгышлар да җыентыкка теркәлеп, катнашучыларга таратылды. Чыгышлар нигезләмә буенча өч телдә әзерләнгән иде. Капиталь ремонттан соң яңарып, искиткеч зәвыклы белем йортына әйләнгән, 30 еллык мәктәп, үзенә генә хас эчке җылылыгын, кыйбласын саклап калып, заман таләпләренә туры килә торган чын татар мәгарифе үзәгендәге чараларда катнашу - аеруча дәрәҗә. Биредәге уку-укыту сыйфаты да, тәрбияви чаралар да, уңайлы атмосфера да гимназия укытучыларының, җитәкчеләрнең көчле профессионал икәнлеген күрсәтә. Заман шартларында барлыкка килгән төрле грантларны тиз арада кулланып, укучылар белән иҗади эшләр башкаралар һәм мәктәпне матди яктан баеталар. Моңа дәлил булып торган укытучылар һәм укучылар тарафыннан Осиново күле легендасы турында төшерелгән нәфис фильм премьерасы безне шаккатырды. Ә инде гимназия театры коллективы куйган спектакль күзләребезне чылатты, күңелләребезне йомшартты. Чарага килгән галимнәр, мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, укытучылар, әти - әниләр Осиново татар гимназиясендә узган төбәкара фәнни-гамәли конференциягә югары бәя биреп, алга таба зур уңышлар теләделәр.
-
«Россия безопасная – национальная безопасность» 04.12.2025

-
Неделя математики и информатики 29.11.2025

С 24 по 29 ноября в гимназии прошла неделя математики и информатики. Проведение предметных недель в нашей школе становится хорошей традицией и вызывает у учащихся повышенное внимание и желание проявить себя. Предметные недели сплачивают школьников, делая их командой, развивают творческие способности и логическое мышление. В течение всей недели проходили различные мероприятия: «Цифра в картинках», «Математика в пословицах и поговорках», лучшего знатока устных вычислений, математические турниры, игры т.д.
24-29 ноябрь көннәрендә гимназиядә математика һәм информатика атналыгы булып узды. Безнең мәктәптә предмет атналарын үткәрү яхшы традициягә әверелә һәм укучыларда зур игътибар һәм үзләрен күрсәтергә теләк уята. Предмет атналары укучыларны берләштерә, иҗади сәләтләрен һәм логик фикерләүне үстерә. Атна дәвамында төрле чаралар үткәрелде: «Рәсемнәрдәге саннар», телдән исәпләүләрне иң яхшы белүче, математика турнирлары, уеннар һ. б.
-
«Россия умная: математика в действии» 27.11.2025

Сегодня прошли профориентационные занятия по теме «Россия умная: математика в действии». Просмотрели видеоролик о том, что лежит в основе сложных технологий, которые мы используем, как предсказывают погоду, как рассчитывают проектории спутников, создают нейросети или прогнозируют экономические кризисы. За всеми этими достижениями стоит математика - невидимый фундамент современной науки. Что такое высшая математика, и где она применяется. Без математики современный мир просто не смог бы существовать.
Бүген «Математика» темасына һөнәри юнәлеш бирү дәресләре узды. Укучылар әлеге темага багышланган видеоролик карадылар. Иярченнәр проекторияләрен исәпләү, нейрочелтәрләр төзү яки икътисади кризисларны фаразлый торган катлаулы технологияләр турында мәгълүмат алдылар. Математикадан башка заманча дөнья яши алмас иде, шул турыда фикер алыштылар.
-
Предметная неделя по физкультуре 22.11.2025

С 17 по 22 ноября в гимназии прошла предметная неделя по физической культуре. Предметная неделя является одной из эффективных форм работы, повышающей интерес обучающихся к физической культуре, потребности в занятиях спортом, наиболее активных и физически развитых детей.
Всю неделю проходили турниры по футболу, волейболу, баскетболу, соревнования по шашкам и т.д. На уроках физической культуры принимались нормативы сдачи прыжков через скакалку и поднимание туловища на высокой перекладине среди юношей. Подводя итоги недели, можно с уверенностью сказать, что все мероприятия прошли в атмосфере доброжелательности, спортивного духа, ребята показали хорошую результативность.17-22 ноябрь көннәрендә гимназиядә спорт атналыгы булып узды. Предмет атнасы укучыларның кызыксынуын, спорт белән шөгыльләнүгә ихтыяҗын, аеруча актив һәм физик яктан нык үскән балаларның ихтыяҗын арттыра торган нәтиҗәле эш формаларының берсе булып тора.
Атна буе футбол, волейбол, баскетбол, шашка һ.б. буенча турнирлар үткәрелде. Барлык чаралар да күңелле узды, балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
«Россия индустриальная» 20.11.2025

Сегодня прошло очередное занятие курса “Россия – мои горизонты”. В разделе «Россия индустриальная», ученики узнали, как устроена легкая промышленность, что эта отрасль, которая производит ткани, одежду, обувь, аксессуары, мебель и многое другое, и какие навыки и качества необходимы для работающих в легкой промышленности, а именно: творческий подход, знания в области материалов и технологий, терпение, организованность, ответственность, внимательность к деталям, организованность в командной работе и для этого необходимо серьезно изучать следующие предметы: математика, химия, физика, технология, ИЗО, информатика. Ребята узнали, какие специалисты нужны в легкой промышленности.
Бүген укучылар сыйныф сәгатендә «Индустриаль Россия» темасына фикер алыштылар. Алар җиңел сәнәгатьнең ничек төзелгәнен, тукымалар, кием-салым, аяк киемнәре, аксессуарлар һ.б. җитештерүче бу тармакның нәрсә икәнен, җиңел сәнәгатьтә эшләүчеләр өчен нинди күнекмәләр һәм сыйфатлар кирәклеген белделәр.
-
"Россия - мои горизонты. Машиностроение и судостроение" 13.11.2025

Сегодня в гимназии прошло очередное занятие курса "Россия - мои горизонты" на тему "Машиностроение и судостроение". Это отличная возможность познакомиться с этими важными отраслями промышленности и узнать больше о перспективах профессионального развития в этих сферах. Машиностроение и судостроение играют ключевую роль в экономике России. Они обеспечивают создание высокотехнологичной продукции, развитие инфраструктуры и повышение конкурентоспособности отечественной промышленности. Участие в акции позволяет школьникам получить представление о современных тенденциях и возможностях карьерного роста в этих областях.
Бүген гимназиядә "Машина төзелеше һәм судно төзелеше" темасына чираттагы сыйныф сәгатьләре узды. Бу сәнәгатьнең мөһим тармаклары белән танышу һәм әлеге өлкәләрдә һөнәри үсеш перспективалары турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек. Машина төзелеше һәм судно төзелеше Россия икътисадында төп рольне уйный. Алар югары технологияле продукция булдыруны, илебез сәнәгатенең инфраструктурасын үстерүне һәм конкурентлык сәләтен арттыруны тәэмин итә. Акциядә катнашу укучыларга бу өлкәдә заманча тенденцияләр һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
-
"Татарча диктант" 28.10.2025

ПРИСОЕДИНЯЙТЕСЬ К АКЦИИ "ТАТАРЧА ДИКТАНТ"
Дата и время проведения акции:
14-16 ноября 2025 года, в 10: 00 по московскому времени.
"ТАТАРЧА ДИКТАНТ" АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛЫГЫЗ
Акцияне үткәрү көне һәм вакыты:
2025 елның 14-16 ноябре, Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә.
Акциянең Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша кала.
Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.
Бурычлары:
Татар теленә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;
Татар телен өйрәнергә кызыксынуны арттыру;
Язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
Грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү;
Татар әдәбиятын популярлаштыру;






