Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Гимназия чангычылары 21.03.2016

Узган атнада мәктәптә дә районда да чангы ярышлары күп үткәрелде. Зур Җәке авылында елда уздырыла торган Олимпия чемпионы Р.Сафин исеменә багышланган межрегиональ чангы ярышларында 12.03.16.гимназиянең спортны сөюче укучыларыбыз катнаштылар һәм призлы урыннар яулап кайттылар. Сиразутдинов Ринат – I урын, Ганиев Ленар – II урын, Габдриев Инсаф – II урын, Ахметшин Булат – III урын, һәм Халиуллина Г.М. – I урын! Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз!
-
Нәүрүз бәйрәме 17.03.2016

16.03.16. гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары Кышны озатып, Нәүрүзбикәне – Язны каршыладылар. Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме.
Борын үткән заманнан, Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән бу бәйрәм килгән безгә.
Җир өстенә җылы нурлар бөркелә,
Йөрәкләрне җилкетеп Яз килә!
-
Китапханәдә – кунакта 17.03.2016

16.03.16. 7а сыйныфы гимназиянең китапханәсенә барып кызыклы әнгәмәдә катнашты. Викторина сорауларына биргән җаваплары буенча – нәтиҗә ясалды, нинди китап төрләрен балалар күбрәк укыйлар һәм беләләр. Л.Н.Толстой әйтүе буенча “Акылны үстерер өчен көн саен рухи ризык бирергә кирәк”. Китаплар – шул рухи ризык һәм байлык та инде!
-
Китапханәдә 17.03.2016

Гимназиядә белем, тәрбия бирү процессы дәресләр, тәрбия чаралары, күпсанлы түгәрәкләр, секцияләр, озынайтылган көн төркеме эшчәнлеге аша оештырыла. Укучылар өчен мавыктыргыч уеннар, интеллектуаль бәйгеләр, кызыклы очрашулар үткәрүдә Осиново авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә зур тырышлык куялар.
-
“Сәламәтлек патшалыгына” сәяхәт 17.03.2016

16.03.2016 озынайтылган көн группасы балалары тәрбиячеләре Масаева.А.Ш. белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Анда аларны китапханә хезмәткәрләре Галимуллина Г.Г. һәм Булаткина З.Г. ачык йөз белән каршы алды.
-
Әнием бәйрәме 14.03.2016

2в сыйныф укучылары бәйрәмне гимназиябезгә барлык әни, әбиләрне чакырып уздырдылар. Укучылар әниләренә багышлап шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, бәйрәм белән котладылар. Ә иң шатлыклысы балалардан үз куллары белән ясалган бүләкләрне кабул итеп алу булды. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Якташ язучыбыз Афзал Шамовка 115 яшь! 14.03.2016

Гимназиябездә 10 нчы марттан 12 нче мартка кадәр танылган якташ язучыбыз, тәрҗемәче, журналист Афзал Шиһабетдин улы Шамовның якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гатауллина Чулпан Рәхимҗан кызы һәм Нәбиева Ильмира Ильфир кызы җитәкчелегендә 5б һәм 8а сыйныфларында әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Кем ул Афзал Шамов?” викторинасы үткәрелде.
-
Спортка мәхәббәт 14.03.2016

Сираҗетдинов Ренат Ильдар улы 2002 нче елда туган. Бүгенге көндә ул 7б сыйныфы укучысы. Аның сыйныф җитәкчесе Батыршин Ришат Рәшит улы. Мәктәпкә – 1 нче сыйныфка 2010 нчы елда укырга керә.
-
В школьной библиотеке 11.03.2016

Учащиеся 5б класса с большим удовольствием участвуют в мероприятиях библиотеки гимназии, например, устных журналах, викторинах; знакомятся с новинками детских журналов, книг, газет.
-
Поздравляем одноклассников! 11.03.2016

Учащиеся 5б класса – активные участники конкурсов и конференций различных уровней.






