МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Подведены итоги недели русского языка 10.02.2020

На общешкольной линейке учитель русского языка и литературы Гафиятуллина А.А. подвела итоги недели по предмету. Самые активные и отличившиеся учащиеся награждены грамотами и дипломами. Поздравляем!
-
Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк 05.02.2020

Бүген гомуми класс сәгатенә Ачасыр ФАП ы мөдире Гыйниятуллина Фәния Габбаз кызы чакырулы иде. Фәния ханым укучыларга вирус, грипп профилактикасы турында чыгыш ясады. Ничек сакланырга, нинди профилактик чаралар күрергә кирәклек турында әңгәмә корылды. Шулай ук яңа чыккан коронавирус турында кирәкле белешмә бирде. Укучылар Роспотребнадзор тәкъдим иткән видеороликлар карады һәм 5-6 класс укучыларының чыгышларын тыңлады.
-
Шахмат марафоны дәвам итә
04.02.2020
Бүген шахмат турниры 5-9 класс укучылары арасында узды. Ярышта нигездә егетләр катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче булып 9 класс укучысы Сайфудинов Умар табылды. Котлыйбыз!
-
Шахмат турниры 03.02.2020

Район уку йортларында шахмат марафоны игълан ителде. Аның кысаларында беренче турнир 1-4 класс укучылары арасында узып, җиңүгә 4 класс укучысы Минуллин камил иреште. Котлыйбыз!
-
ТР Дәүләт Советы хезмәткәре белән очрашу 01.02.2020

Бүген мәктәбебездә ТАССРның 100 еллыгына багышлап, ТР Дәүләт Советында тәрҗемәләр бүлегендә мөдир булып эшләүче Хәйруллина Нурия Габбаз кызы белән очрашу узды. Нүрия Габбазовна укучыларга бик кызыклы фактларга таянып, безнең дәүләтчелегебез турында сөйләде, үзенең эшчәнлегенә туктады. мәктәп китапханәсенә күп кенә кызыклы китаплар бүләк итте, шул исәптән үзе авторлыгындагы китапларны да. Мәктәп укучылары җавап итеп мөхтәрәм кунагыбызга үз чыгышларын һәм үз куллары белән ясаган кул эшләнмәсе бүләк иттеләр. Очрашуны оештырган татар теле укытучысы Кәбирова Г.Р.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Гриппка каршы профилактика 29.01.2020

Мәктәптә грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча чаралар уза. Бу атнада 5-6 класс укучылары өчен гомуми класс сәгате узды.
-
Грипп профилактикасы буенча класс сәгате 24.01.2020

Илебездә тотрыксыз һава торышы саклана. Шуңа да грипп һәм ОРВИ белән авыручылар күбәер дип көтелә. Авырмас өчен профилактик чаралар күрү кирәк. Ике ай дәвамында мәктәпләрдә Грипп профилактикасы буенча төрледән төрле чаралар узачак. Шуның берсе бүген 1 нче класста узды. Аны башлангыч класс укытучысы Замалиева Ф.Г. оештырды.
-
Кул эшләре күргәзмәсендә катнаштык 22.01.2020

Авыл мәдәният йортында узган авыл җыенында, мәктәп укучылары үз кул эшләре күргәзмәсе белән катнашты. Укучылар әзерләгән эшләнмәләрне Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Усманов М.З. та югары бәяләде.
-
Башлангыч класстагы тырыш укучылар! 20.01.2020

Мәктәп укучылары тырышып-тырышып, узыша-узыша УЧИ,РУ белем порталында төрледән төрле конкурсларда, бирем башкаруларда катнаша. Аеруча да үз уңышлары белән башлангыч класс укучылары мактана ала. Гомуми линейкада әлеге сайтта уңышларга ирешеп, тиешле баллар суммасын туплап грамоталарга лаек булган укучылар бүләкләнде. Шулай ук грамота белән аларны әлеге җиңүләргә илткән укытучылары Замалиева Ф.Г. һәм Шигабутдинова Г.Ф. бүләкләнде.
-
Профилактика гриппа 18.01.2020













